Фархшатова Луиза Азамат кызы (8 март 1953 ел) — радио һәм телевидение ветераны, журналист, сценарийлар һәм телевизион фильмнар авторы, Башкортстан дәүләт телерадиокомпаниясенең «Тамыр» балалар студиясен оештыручы. Россия Федерациясенең Кинематографистлар берлеге әгъзасыКинематографисты Башкортостана: 94. Фархшатова Луиза — сценарист . Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре (1994). Зәйнәб Биишева исемендәге премия лауреаты (2012)Тележурналист Луиза Фархшатова удостоена литературной премии имени Зайнаб Биишевой. «Башинформ» мәғлүмәт агентлығы, 2013, 1 февраль.
Биографиясе Луиза Азамат кызы Фархшатова (кыз фамилиясе - Әхмәдиева) 1953 елның 8 мартында Башкорт АССРның Учалы районы Яңа Байрамгул авылында укытучылар гаиләсендә туган. Урта белемне Уральск мәктәбендә ала.
1978 елда Башкорт дәүләт университеты филология факультетының башкорт-рус бүлеген тәмамлый һәм хезмәт эшчәнлегенен Башкорт АССРның Телевидение һәм радиотапшырулар буенча дәүләт комитетында башлый. Аннары Башкортстан радиосының музыкаль мөхәррире була.
1983 елның сентябреннән — Телевидение һәм радиотапшырулар буенча дәүләт комитетының кадрлар бүлегендә өлкән инспектор, 1990 елның гыйнварыннан — хатлар бүлеге комментаторы.
1992 елның февралендә Луиза Фархшатовага 1991 елда яңыртылган Башкортстан дәүләт телерадиокомпаниясе составында «Тамыр» балалар студиясен оештыру буенча мөһим бурычлар йөкләтелә: ул «Тамыр»ның сәнгатьчә җитәкчесеннән аның директорына кадәр хезмәт юлы үтә.
2000 елның октябреннән 2006 елгача Луиза Фархшатова «Башкортстан» дәүләт телерадиокомпаниясенең генераль директор урынбасары һәм телевидение студиясе директоры булып эшли.
Иҗади эшчәнлеге
Документаль фильм сценарийлары
Китаплары
Ләйсән — Безнең бәйрәм. Хатирәләр китабы- альбом (2016)В Башкирии написали книгу об одном из самых известных танцевальных ансамблей. Сайт «kp.ru.ufa», 2016, 12 апреля Тәкъдир. Гофран мәчетенең имам хатибы Гали Хәсәнов турында китап- альбом (2011) Яшәмеш (ике телдә; 2009) Абдулла. Абдулла Солтанов иҗаты һәм тормышына багышланган китап-альбом (-2008) Яшәмеш акыл җыя (2007) Яшәмеш абый булды. «Акбузат» журналы китабы. (2003) Яшәмеш абый, имеш. (2002) Яшәмеш үсә. (2000)
Казанышлары
2019 елның 2-7 июнендә Ханты-Манси автономияле округы — Юграның административ үзәге Ханты-Мансийск шәһәрендә узган «Спасти и сохранить» 23-нче халыкара экология телефестивале йомгаклары буенча Луиза Фаршатованың «Башка ташлар. Торатау — кабырчык таш» исемле документаль фильмы «Этноэкология (табигать һәм төп халыклар)» номинациясендә җиңүче дип танылды һәм бәйгенең абруйлы бүләге «Алтын гагара»га лаек булдыВ Ханты-Мансийске наградили победителей телефестиваля «Спасти и сохранить». Международный экологический телевизионный фестиваль Спасти и сохранить». Официальный сайт .
Мактаулы исемнәре һәм башка бүләкләре
Зәйнәб Биишева исемендәге бүләк лауреаты (2012)Луиза Фархшатова — лауреат премии им. З.Биишевой 2012 года. КУГАРЧИНСКАЯ ЦБС. Официальный сайт. Лауреаты премии им. З.Биишевой. Башкортстан Президентының Мактау грамотасы (2002) Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1994). Башкортстанның 100 еллыгы уңаеннан юбилей медале (2019)Луиза Фархшатова удостоена памятной медали к 100-летию Башкортостана
Искәрмәләр
Сылтамалар
Известный журналист Луиза Фархшатова отметила юбилей. Сайт «Берформага. Ru». Новости города. 2013, 24 марта. Известный тележурналист Луиза Фархшатова отмечает юбилей. «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы, 2013, 22 марта. Две судьбы. Малия Рахимова. «Учалинская газета» № 18(10093) от 16 февраля 2008 года .
Төркем:Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Учалы районында туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1953 елда туганнар Төркем:8 март көнне туганнар