Эк Сельма (; 1856—1941) — швед опера җырчысы (сопрано).
Лилли Леманн һәм Лилиан Нордика кебек үк, ул XIX гасыр азагының лирик һәм драматик репертуардан рольләр үзләштерә алучы универсаль талантлы җырчыларының берсе була.
Биографиясе Сельма Эк Стокгольмда 1856 елның 3 сентябрендә туган.
1873 елдан 1878 елга кадәр Стокгольмда Король югары музыка мәктәбендә Эллен Бергман һәм Юлиус Гюнтерда укый. Аннан соң Парижда Полина Виардолада өстәмә белем ала.
Сельма Стокгольмда Швеция Король операсында профессиональ операда Карл Веберның «Вольный стрелок» операсында Агата партиясе белән дебют ясыйEk Biography at operissimo.com
Тиздән дебютыннан соң аңа Швед король операсы белән дәвамлы контракт тәгъдим ителә, һәм ул 1890 елга кадәр театр труппасының әгъзасы була. 1896 елга кадәр Сельма Эк бу театрда чакырырлган артист сыйфатында чыгыш ясавын дәвам итә. Аның репертуары бай була һәм («Отелло») Дездемона, («Тангейзер») Элизабет, («Дон Жуан») Донна Эльвира, («Нюрнбергские мейстерзингеры») Ева, («Ромео һәм Джульетта») Джульетта, («Wasa Gustaf») Иоганна Науман, («Миньон») Филина, («Волшебная флейта») Төн патшабикәсе, Карл Веберның «Оберон» операсында Реция, («Валькирия») Зиглинда, («Гугеноты») Валентина «Джамиля» операсында төп рольне башкара. Ул шулай ук «Аида» операсында Швецияда бу әсәрнең беренче башкаручысы була.
1941 елның маенда вафат була һәм Стокгольмда Норра бегравнингсплатсен зиратында җирләнә.
Сәхнәдән бик иртә китеп, актриса йомык тормыш алып бара, хәйрия белән шөгыльләнә. Үзенең васыяте буенча, Эк Сельма 100 000 швед кронын яшь талантлы опера җырчыларына ярдәм итүче «Operasängerska Selma Ek fond» фондына билгели. Engelbrekts församling мәхәлләсе аннан «Systrarna, Selma och Maria Eks fond» фонды өчен 58 185 швед кроны ала, аның процентлары ел саен мәхәлләдә мохтаҗлар арасында бүлеп бирелә.
Искәрмәләр
Әдәбият
J. Svanberg. Kungl. teatrarne under ett hälft sekel 1860-1910.
Сылтамалар
Ek, Selma Ek, Selma Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Шәхесләр:Швеция Төркем:3 сентябрь көнне туганнар Төркем:1856 елда туганнар Төркем:Швециядә туганнар Төркем:1941 елда вафатлар Төркем:Википедия:Викимәгълүматтан чыганак булган мәкаләләр Төркем:Сопранолар Төркем:Хәйриячеләр