Светлана Миха́йловна Куде́лич (; 1987 елның 7 мае, Пинск, Брест өлкәсе, Беларус ССР, ССРБ) — киртәләр аша 3000 метрга йөгерүдә махсуслашкан Беларусия җиңел атлетчысы. 2015 елгы бинадагы Европа чемпионатының 3000 метр дистанциягә йөгерү буенча көмеш призёры. Күп тапкырлар Беларусия чемпионы. 2012 һәм 2016 елгы җәйге Олимпия уеннарында катнашучы. .
Тормыш юлы 5 нче сыйныфта, дәресләрдән качырга теләп, мәктәп кроссында чыгыш ясарга була һәм үзе дә көтмәгәндә аны ота. Шәһәр узышында да иң яхшы спортчы булгач, ахырдан йөгерүне сайлыйСветлана Куделич: «Рай — на небе, а на земле нужно бороться за жизнь».
Киртәләр аша 3000 метрга йөгерүдә тукталыр алдыннан озын дистанцияләргә йөгерүдә махсуслашкан, анда яшь чакта яхшы нәтиҗәләр күрсәткән. 2005 елгы Яшүсмерләр арасында Европа чемпионатында өченче, 2009 елгы яшьләр арасында Европа чемпионатында биш чакрымлы дистанциядә икенче була. 2010 елда Европа чемпионатында 10 000 метрга йөгерә, ләкин пьедесталдан ерак була.
2012 елда үзен киртәләр аша 3000 метрга йөгерүдә сынап карарга була, анда ул шунда ук Олимпия нормативын үти ала. Июль башында 9.39,43 нәтиҗә күрсәтә, ә инде бер айдан соң Лондондагы Олимпия стадионында чыгыш ясый. Светлана вакытны кабатлауда яки яхшыртуда уңышка ирешә алмый һәм финалдан читтә кала.
2014 елгы Европа чемпионатында Куделич медаль алырга дәгъва кылучыларның берсе була. Ул финишка кадәр түгәрәккә иярүчеләрдән аерылып калган дүрт кыз арасында була, әмма финишта пьедесталга эләкми, дүртенче булып кала.
2015 елның кышкы сезонын тренировка режимында узарга планлаштырган була. Үзенең бердәнбер стартында, ил чемпионатында, 3000 метрга Беларусия рекорды куя һәм команда составына бинада Европа чемпионатына кертелә. Светлана бу турнирда чыгыш ясау турында уңай карарны соңгы мизгелдә кабул итә. Шуңа да карамастан, ул, сезон лидеры булган россияле Елена Коробкинадан гына калышып, көмеш медаль яулый алаАндрей Гордеев: Куделич до последнего отказывалась лететь на чемпионат Европы.
2015 елгы җәйге дөнья чемпионатында стартка кадәр 2 көн калгач барлыкка килгән икра мускулларның спазмы аркасында финишка килеп җитә алмый.
Рио-де-Жанейрода узган Олимпия уеннарында үзенең иң яхшы результатын күрсәтә (9.32,93), ләкин ул финалга чыгу өчен җитми.
Беларусия дәүләт физик культура университетын тәмамлаган.
«Динамо» спорт җәмгыяте өчен чыгыш ясый. 2007 елдан Светлананы Игорь Жаворонок әзерли.
2020 елның сентябренә кадәр гадәттән тыш хәлләр министрлыгында идеологик эш һәм кадрлар белән тәэмин итү секторының өлкән лейтенант исемендә һөнәри әзерлек һәм спорт буенча инспектор вазыйфасында эшли. 2020 елның 18 августында Беларусиядә протестлар вакытында, Беларусия спортчылары белән берлектә илдәге көч куллануны хөкем итүче һәм яңа президент сайлауларын таләп иткән ачык хатка кул куя. Шуннан соң гадәттән тыш хәлләр министрлыгыннан эштән азат ителә һәм хезмәт хакыннан мәхрүм ителә«Лишили зарплаты, выкинули из сборной»: белорусская чемпионка Куделич описала репрессии / mk.ru. Шулай ук ил җыелма командасының исемлек составыннан төшереп калдырыла. Репрессиягә аның ире, тренер Игорь Жаворонок та эләгә, аңа контрактны озайтмаганнар. Шуңа да карамастан, 2020 елгы Олимпия уеннарына әзерлекне мөстәкыйль рәвештә дәвам итә.
Төп нәтиҗәләр ЕлТурнирҮткәрү урыныДисциплинаУрынНәтиҗә2005Яшүсмерләр арасында Европа чемпионатыКаунас, Литва5000 м316.33,072006Яшүсмерләр арасында дөнья чемпионатыПекин, Китай1500 м22 (заб.)4.32,595000 м1217.00,032009Яшьләр арасында Европа чемпионатыКаунас, Литва5000 м216.03,8510 000 м534.15,122010Европа команда чемпионатыБерген, Норвегия3000 м59.16,06Европа ЧемпионатыБарселона, Испания10 000 м833.31,332011Европа команда чемпионатыСтокгольм, Швеция3000 м69.00,062012Европа ЧемпионатыХельсинки, Финляндия3000 м/пр. — (заб.)DQОлимпия уеннарыЛондон, Великобритания3000 м/пр.32 (заб.)9.54,772013Европа команда чемпионатыГейтсхед, Великобритания3000 м/пр.79.59,602014Европа ЧемпионатыЦюрих, Швейцария3000 м/пр.49.30,99Континенталь кубокМарракеш, Марокко3000 м/пр.49.56,312015Бинада Европа чемпионатыПрага, Чехия3000 м28.48,02Европа команда чемпионатыЧебоксары, Россия3000 м49.24,12Дөнья чемпионатыПекин, Китай3000 м/пр. — (заб.)DNF2016Бинада дөнья чемпионатыПортленд, США3000 м119.17,45Олимпия уеннарыРио-де-Жанейро, Бразилия3000 м/пр.22 (заб.)9.32,93
Искәрмәләр
Сылтамалар Профиль Светланы Куделич на сайте all-athletics.com Профиль Светланы Куделич на сайте Европейской легкоатлетической ассоциации Профиль Светланы Куделич на сайте Олимпийских игр 2016 года
Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1987 елда туганнар Төркем:7 май көнне туганнар