Камилла Лэкберг(, 30 август 1974 ел) — швед язучысы. Аның китаплары 30 дан артык башка телләргә тәрҗемә ителгән. Аның әсәрләре мотивы буенча швед телесериалы төшерелгән.

Биографиясе Булачак беллетрист 1974 елның 30 августында Швециянең зур булмаган Фьельбака дигән порт шәһәрендә 1974 елның 30 августында туган. Бик иртә әдәбият белән мавыга башлый. Бала чагынан ук, әкиятләр иҗат итеп һәм аларны сөйләп, үзен язучы буларак сынап карый. Гётеборг университетында икътисад һәм маркетингны өйрәнә һәм Стокгольмда берничә еллап бу тармакта эшли. Детективлар язарга өйрәткән курс тәмамлаганнан соң, 2002 елда беренче романы басылган. Өч елдан дөнья күрә. Шуннан яшь язучының Эрика Фальк һәм полицейский Патрик Хедстрём турында триллерлар сериясе туа. Детективлардан тыш, Камилла Лэкберг күренекле пешекче Христиан Хелльберг белән автордашлыкта ике аш-су китабы һәм «Супер-Чарли» балалар китаплар сериясен бастыра.

Шәхси тормышы Үзенең өч баласы: беренче никахыннан — Вилле һәм Мейа, полицейский һәм телевидение алып баручысы Мартин Мелин (2014 елда аерылганнар) белән икенче никахыннан — Чарли белән Стокгольмда яши. Лэкберг укучыларына, үзеннән аермалы рәвештә, геройларының аерылышмаячакларын вәгәзлиSwedish crime writer Camilla Lackberg mixes grisly murders with ordinary lives — ABC News (Australian Broadcasting Corporation). Язучылыктан тыш, Лэкберг ювелир бизнесы һәм тавыш яздыру компаниясе милекчесе булып тора. 2012 елда ул Россия шоуына охшаган Let's Dance шоуында катнаша, һәм анда дүртенче урын били.

Тәнкыйть һәм бәяләмәләр

Камилла Лэкбергны «швед Агата Кристи»сы дип атыйларCamilla Lackberg’s ‘The Stonecutter’ — The Washington Post. 2014 елга аның китаплары 55 илнең 35 теленә тәрҗемә ителгән һәм гомуми тиражы миллион данә тәшкил иткәнCamilla Lackberg: unusual approach probes psychology of killing. Лэкберг романнарында гаилә тормышы һәм гаилә серләрен: вакыйганы төрле персонажлар күзлегеннән карау үткән тормыш сәхнәләре белән берләшкән, һәм шул барлыкка килгән трагедиянең тамырларын күрсәтү төп тема булып тораLackberg unearths unprincipled evil. Язучы үзе тануы буенча, ул очраклы рәвештә, атасының фаҗигале һәлак булган хатыны һәм баласы булганын ишетә һәм алар турында гаиләдә беркем аңга да алмаган була. Шуңа язучы бу проблема буенча уйлана башлыйCamilla Lackberg, Swedish crime sensation — The Washington Post. Тәнкыйтчеләр авторның батыр характерларын җентекле эшкәртүен, көнкүреш детальләренә игтибарын билгелиBook review: ‘The Preacher’ by Camilla Lackberg — The Washington Post.

Библиографик белешмә рус исемеБетү елыОригинальЛедяная принцесса (роман)2003The Ice Princess (novel) IsprinsessanПроповедник (роман)2004PredikantenВкус пепл (роман)2005StenhuggarenЗапах соли, крики птиц2006OlycksfågelnТимер тәре2006TyskungenПисьмо от руски2007SjöjungfrunПризрачный маяк2009FyrvaktarenАнгелово2011ÄnglamakerskanУкротитель2014Lejontämjaren

Искәрмәләр

Сылтамалар

Лучшие шведские детективы по мнению Камилл Лэке Бәяләмә на роман «Укротитель львов» Убийство рождает бестселлеры

Төркем:Швециядә туганнар Төркем:1974 елда туганнар Төркем:30 август көнне туганнар Төркем:Әлифба буенча язучылар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе