Сара Алпыс кызы Назарбаева (; 1941 елның 12 феврале, Кызыл Җар авылы, Караганда өлкәсе, Казакъ ССР, ССРБ) — Бөбек милли фондына нигез салучы һәм аның Президенты. Казакъстанның беренче Президенты Нурсолтан Назарбаевның хатыны.

Тормыш юлы Сара Назарбаева 1941 елның 12 февралендә Караганда өлкәсенең Кызыл Җар авылында туа. Куандык ыруы Морат токымыннан Аргын нәселеннән килеп чыга.

Бер тапкыр кияүдә була, 1962 елда Нурсолтан Назарбаевка кияүгә чыга. Өч кызы (Дарига, 1963; Динара, 1967; Алия, 1980), сигез оныгы (Нурали, 1985; Алтай, 1990; Айсултан, 1990—2020; Венера, 2000; Дениза, 2004; Алиша, 2010; Тиара, 2007; Алсара, 2011), ике оныкчыгы (Лаура, 2003; Алан, 2005) бар.

1992 елның февраленнән — «Бобек» Республика балалар хәйрия фондына нигез салучы һәм президенты.

1994 елның июленнән — «Казакъстанның SOS балалар авыллары» фонды президенты («Киндердорф Интернациональ» Австрия фонды филиалы).

1999 елның мартыннан «Демография» хәйрия фондының Попечительләр советы рәисе.

«Үзаң» дип аталган әхлакый-рухи кыйммәтләрне торгызу буенча белем бирү проекты авторы: аның төп максаты — гомумкешелек кыйммәтләрен торгызу, балаларны үз-үзе белән һәм әйләнә-тирә дөнья белән гармониядә яшәргә өйрәтү.

Китаплар Сара Назарбаева сәламәт яшәү рәвешенә багышланган берничә китап авторы:

Порфирий Корнеевич Ивановның «Детка» системасын кулланып, укучыларның сәламәтлеген ныгыту һәм үстерү, аларның әхлакый тәрбиясенең педагогик проблемалары (1999); Кеше сәламәтлеге һәм П. К. Ивановның «Детка» системасы (1999, автордаш);

Үзенә юл. Порфирий Корнеевич Ивановның сәламәт шәхес тәрбияләү ысулы буларак өйрәтүе (1999);

Тормыш этикасы (2001); Мәхәббәт белән (2001); «Үзаң» (2009). Казакъстанда яңа уку фәне өчен дәреслек.

Бүләкләр

I дәрәҗә Дуслык ордены (Достык) (2001 елның декабре); Чыңгыз Айтматов исемендәге Алтын медаль (2003 елның ноябре) — үзаң фәлсәфәсенә һәм уку культурасына керткән өлеше өчен; БМО — ЮНИСЕФ Балалар фондының истәлекле медале (2007 елның декабре)Биография на сайте centrasia.org; Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының Ихсан Дограмачи исемендәге халыкара премиясе; «SOS-Киндердорф» Халыкара фондының Алтын медале (1999 ел) — ятим балалар мәсьәләләрен хәл итүдә аерым казанышлары өчен; «Unity» халыкара премиясе; «Курманжан датка» премиясе — үсеп килүче буынның сәламәтлеген саклау, хәйриячелек һәм рухи формалаштыру өлкәсендә нәтиҗәле эшчәнлеге өчен; Казакъстан Республикасының Мактаулы мәгариф хезмәткәре; «Бердәмлек йолдызлары» дәүләт премиясе лауреаты; Дан һәм намус ордены (Урыс Православ Чиркәве, 2011)Первой леди Казахстана вручен орден Русской Православной Церкви «Славы и Чести»; I дәрәҗә Изге равноапостол княгиня Ольга ордены (РПЦ, 2016)Святейший Патриарх Кирилл наградил президента Республиканского фонда «Бобек» С. А. Назарбаеву орденом равноапостольной княгини Ольги; II дәрәҗә «Барыс» ордены (2017); I дәрәҗә «Барыс» ордены (2019)Накануне Дня Независимости ряду казахстанцев присуждены государственные награды

Искәрмәләр

Сылтамалар

Информация о лауреатах премии «Звезды Содружества» в 2010 году на сайте МФГС Төркем:2нче дәрәҗә Барыс ордены кавалерлары Төркем:1нче дәрәҗә Барыс ордены кавалерлары Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1941 елда туганнар Төркем:12 февраль көнне туганнар