Дина Сафина, Дина Илһам кызы Сафина (Дина Илгамовна СафинаДина Сафина. Новосибирский академический молодёжный театр «Глобус» ; 1989 елның 29 сентябре, СССР, РСФСР, ТАССР, Яшел Үзән районы, Олы Хуҗаш) – рус телендә иҗат итүче драматург, белеме буенча астрофизик, Казанда «Моң» театраль мәйданчыгынды эшли, Бөтенроссия «Алтын битлек» театр премиясе лауреаты (2021)Рузилә Мөхәммәтова. «Угол» иҗат лабораториясе драматургы Дина Сафина «Алтын битлек» премиясенә лаек булды. Татар-информ, 22.04.2021.

Тәрҗемәи хәле 1989 елның 29 сентябрендә Татарстан АССР Яшел Үзән районы Олы Хуҗаш авылында туган. Әти-әнисе, апасы ― физиклар. Тугызьеллык мәктәпне тәмамлагач, Казанга килеп, биредә 10—11 классларда, параллель рәвештә Казан университетының кече мехматында укый. 2011 елда «Астрономия» белгечлеге буенча Казан университетының физика факультетынАнна Денисюк. «Мне не очень нравится словосочетание «творческая личность». Сайт КФУ һәм 2014 елда аспирантура тәмамлаган. КДУда укыганда, Карачай-Черкессиядә, Түбән Архыз бистәсендә урнашкан Россия Фәннәр Академиясенең астрофизика обсерваториясендә эшли. 8 ел астрофизика өлкәсендә эшләгәч, фән белән шөгыльләнүен ташлый. 6 ел куркынычсызлыкның интеграль системалары белән шөгыльләнүче эре Казан компаниясендә инженер-проектчы булып эшли. Театр һәм кино-проектлар өчен заказга сценарийлар яза башлый. Режиссер буларак, Propellers анимацион студиясе белән хезмәттәшлек итә.

Иҗаты Башлангыч сыйныфларда укыганда ук кечкенә хикәяләр яза. Фән өлкәсеннән киткәч, актерлык осталыгы курсларына кереп, актерлык эшен һәм режиссураны өйрәнә.

2016 елда, башкаручы буларак, Казанда «Урам сәнгате көннәре» кысаларында «Угол» иҗат лабораториясенең перформанслар сериясендә катнаша.

Казанда «Маяковский» иҗат киңлегендә «Звуки» спектакленең режиссеры һәм драматургы була.

Даугавпилста (Латвия) театр лабораториясенең «Ритуаль мәсәлләр» () спектакленың драматург-консультанты.

«Барыгыз да азат» () студиясендә «Тирамису» һәм «Угол» иҗат лабораториясендә «Децентрализация» спектакльләренең режиссеры.

Перформер, режиссер ярдәмчесе, драматург-консультант буларак, «Свияжск Артель», «Аннигиляция», «Город АртПодготовка», «Pro/Хәрәкәт» һәм «Шәһәр кешеләре театры» () иҗади лабораторияләрендә даими катнаша.

«Шик рухы» (Дух сомнения, 2017), «Кушымтасы юк» (Припева нет, 2018), «Шәһәр тавышлары» (Городские звуки), «5mm/h» (2019 елда «Угол» иҗат лабораториясендә куелган), «Аһәң» (2020 елда Әлмәт татар драма театрында куелган) һ. б. пьесалар авторы Авторы: С: Сафина Дина. Театральная библиотека Сергея Ефимова.

Авторның пьесалары «Pro/лог», «Ремарка» һәм «Любимовка» кебек драматургия конкурсларда катнашкан. Сценарист һәм режиссер буларак кинода эшли Казанский драматург Дина Сафина выиграла «Золотую маску». Деловая электронная газета «Бизнес Online», 22.04.2021.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2021 – «Алтын битлек» премиясе ― «Драма / Драматург эше» номинациясендә ― «5 mm/h» пьесасы буенча «Угол» иҗат лабораториясендә куелган спектакль-медитация өчен (режиссерлар Ангелина Мигранова һәм Родион Сабиров) Дина Сафина. «Алтын битлек» фестивале рәсми сайты. Искәрмәләр

Сылтамалар Айсылу Кадырова. Дина Сафина: Когда работа бесит, всё идет наперекосяк. Идел.Реалии, 8.03.2021

Төркем:Татарстан драматурглары Төркем:Казан дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:«Алтын битлек» премиясе лауреатлары Төркем:Астрофизиклар