Латыйпова Фәүзия Шәгале кызы (11 март 1947 ел) — журналист. Рәсәйнең һәм Башкортстанның Журналистлар берлеге әгъзасы (1996). Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1993), Башкортстан Хөкүмәтенең Шәһит Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты (2002).

Биографиясе Фәүзия Шәгале кызы Латыйпова 1947 елның 11 мартында БАССРның Абзан районы Агурда авылында (хәзер Башкортстан Республикасының Зиянчура районы) туган.

1969 елда Башкорт дәүләт университетын тәмамлаган. 1971 елдан алып КПССның Башкортстан өлкә комитеты нәшрияты, 1977 елдан — «Башкортстан кызы» журналы хезмәткәре, 1993-2007 елларда «Башкортстан» гәзитенең бүлек мөдире.

Башкортстанның билгеле шәхесләре турында «Изгелекләр генә эзләдем» (2006), «Дөньяны бизи алар» (2006) очерклар китаплары, социаль темаларга мәкаләләр авторы.

Мактаулы исемнәре

Башкортстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре (1993). Башкортстан Хөкүмәтенең Шәһит Ходайбирдин исемендәге премия лауреаты (2002).

Искәрмәләр

Латыйпова Фәүзия Шәгале кызы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015—2020. — ISBN 978-5-88185-143-9. Төркем:Башкорт дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Башкортстан журналистлары Төркем:Шәһит Ходайбирдин премиясе лауреатлары Төркем:Зиянчура районында туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:1947 елда туганнар Төркем:11 март көнне туганнар