Снукер буенча дөнья чемпионатының быелгы финал ярышлары (ингл. 2020 World Snooker Championship, шулай ук 2021 Betfred World Snooker Championship дип тә атала) 17 апрельдән башлап 3 майга кадәр, гадәттәгечә Шеффилд шәһәренең “Крусибл” театрында (Англия) үтте. Сайлап алу уеннары исә 7-14 апрель көннәрендә уздырылды. Британиядә "пандемия локдауны" игълан ителгән булуына карамастан, турнир үткәрелә торган залга тамашачылар кертү рөхсәт ителде. Унҗиде көн дәвамында танаулык кигән килеш карап утырдылар. Икесенең дә турнир формуласы һәм шулай ук бүләкләү системасы үзгәрешсез калды, 2019-2020 еллардагы кебек булды. Финал ярышларында 32 профессиональ уенчы катнашты, шуларның 16сы финалга рейтинг буенча турыдан-туры үтте, калганнары — сайлап алу ярышлары аша. Бүләкләү фонды 2 млн. 395 мең фунт стерлинг күләмендә билгеләнгән, шуның ярты миллионы — җиңүчегә, 200 меңе — финалда оттыручыга бирелә. Әйтергә кирәк, бу чемпионатның сайлап алу турнирында җиде тапкыр дөнья чемпионы, инде берничә ел зур ярышларда уйнамаган 50 яшьлек Стивен Һендри (Stephen Hendry) да катнашты. Бөтендөнья профессиональ бильярд һәм снукер ассоциациясе кагыйдәләре буенча аның моңа хокукы сакланып калган иде әле. Сайлап алуның беренче турында Велсның бу атаклы снукерчысы инглиз Җимми Уайтны 6:3 исәбе белән җиңде, ләкин икенче турда яшь кытайлы Су Шига оттырды (1:6). Моннан 6 ел элек дөнья чемпионы булган инглиз Стюарт Биңһәмгә дә финал ярышларына сайлап алуның соңгы ике турында катнашып үтәргә туры килде, чөнки ул 2020/2021 елгы сезон азагында рейтинг буенча беренче уналтылыктан төшеп калган иде. 2-3 май көннәрендә үткән финал уенына ике профессионал инглиз снукерчысы чыкты: Марк Селби һәм Шон Мөрфи. Икесе дә Крусибл театрында уңышка ирешү бәхетен татыган дөнья чемпионнары. Матч сигезәр-тугызар фреймнан торган дүрт сессиядә үтте. Беренче сессиядән соң 2005 елгы дөнья чемпионы, Ирландия башкаласы Даблин шәһәрендә яшәүче 39 яшьлек инглиз Шон Мөрфи алга чыкты — 5:3. Икенче сессиядә элек өч тапкыр дөнья чемпионы булган (2014, 2016, 2017 елларда), Англиянең Лестер шәһәрендә яшәүче 37 яшьлек Марк Селби 7:2 исәбе белән өстенлеккә иреште. Һәм ул үзенең бу сессиядә яуланган өч фреймлык казанышын 33 нче фреймга кадәр түкми-чәчми саклап калды. Финал уенының исәбе — 18:15. Әйтергә кирәк, финал уенына чыккан ике снукерчы да үз осталыгын бер үк тренер кул астында чарлыйлар. Ул — 67 яшьлек инглиз Вилли Торн (William Joseph Thorne).
Беренче тур (финалның 1/16е)Икенче тур (финалның 1/8е)ЧирекфиналЯрымфинал10 фреймда җиңгәнче13 фреймда җиңгәнче13 фреймда җиңгәнче17 фреймда җиңгәнчеДата, уенчылар, аларның ватандашлыгы һәм әлеге турнирдагы рейтингларыИсәпДата, уенчыларИсәпДата, уенчыларИсәпДата, уенчыларИсәп17 Апрель Ronnie O'Sullivan (1)1022 & 23 Апрель Mark Joyce 4 Ronnie O'Sullivan1218 & 19 Апрель Anthony McGill13 Anthony McGill (16)1027 & 28 Апрель Ricky Walden 5 Anthony McGill1219 & 20 АпрельStuart Bingham13 Ding Junhui (9)925 & 26 Апрель Stuart Bingham 10 Stuart Bingham1317 & 18 Апрель Jamie Jones6 Stephen Maguire (8)429, 30 Апрель & Май Jamie Jones 10Stuart Bingham1518 & 19 АпрельMark Selby17 John Higgins (5)1023 & 24 Апрель Tian Pengfei 7 John Higgins721 Апрель Mark Williams13 Mark Williams (12)1027 & 28 Апрель Sam Craigie 4Mark Williams320 АпрельMark Selby13 Mark Allen (13)1024, 25 & 26 Апрель Lyu Haotian 2 Mark Allen821 & 22 Апрель Mark Selby13 Mark Selby (4)10 Kurt Maflin 117 & 18 Апрель Neil Robertson (3)1022, 23 & 24 Апрель Liang Wenbo 3 Neil Robertson1319 & 20 Апрель Jack Lisowski9 Jack Lisowski (14)1027 & 28 Апрель Ali Carter 9Neil Robertson820 & 21 АпрельKyren Wilson13 Barry Hawkins (11)1023 & 24 Апрель Matthew Selt 3 Barry Hawkins1019 Апрель Kyren Wilson13 Kyren Wilson (6)1029, 30 Апрель & 1 Май Gary Wilson 8Kyren Wilson1221 & 22 АпрельShaun Murphy17 Shaun Murphy (7)1024, 25 & 26 Апрель Mark Davis 7 Shaun Murphy1317 & 18 Апрель Yan Bingtao7 Yan Bingtao (10)1027 & 28 Апрель Martin Gould 6Shaun Murphy1317 & 18 АпрельJudd Trump11 David Gilbert (15)1025 & 26 Апрель Chris Wakelin 4 David Gilbert820 & 21 Апрель Judd Trump13 Judd Trump (2)10 Liam Highfield 4 Финал (18 фреймда җиңгәнче) "Крусибл" театры, Шеффилд, 2-3 май. Рефери: Пол Коллиер Mark Selby 18IShaun Murphy 15IIМарк Селби — снукер буенча 2021 елгы дөнья беренчелеге җиңүчесе.
Сылтамалар Снукер Снукер буенча 2019 елгы дөнья беренчелеге Снукер буенча 2020 елгы дөнья беренчелеге Снукер буенча 2022 елгы дөнья беренчелеге