Мәдияр Хаҗиев - рәссам. ТАССРның Саба районы Керәнле авылында туган. 1966 елда Шәмәрдәндә мәктәпне тәмамлый. 1976 елда, Казан сәнгать көл­лиятен тәмамлагач, Чаллыга эшкә юллама ала. Чаллының 1 нче сынлы сәнгать мәктәбендә 35 ел буе укыткан. "Тамга" иҗат төркеме әгъзасы. 2018 елда Тукай премиясенә тәкъдим ителгән кандидатлар исемлегенә кертелгән иде. Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1999 ел - Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре 2013 ел - Татарстанның халык рәссамы 2014 ел - Чаллы шәһәренең мактаулы гражданы 2017 ел - ТР Мәдәният министрлыгының Бакый Урманче исемендәге премиясе. Сылтамалар

Мадияр Хаҗиев: "Татар рәссамы булсаң – тарихыңны күрсәт". Гафиулла Газиз, Азатлык радиосы, 28 октябрь 2014 Кояшлы рәссам. Дания Гайнетдинова, Безнең мирас.

Моны да карагыз

Төркем:Татар рәссамнары Төркем:Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәрләре Төркем:Татарстанның халык рәссамнары Төркем:Яр Чаллының шәрәфле ватандашлары