Гомәрова Лилия Салават кызы (16 декабрь 1976 ел) — Башкортстан Республикасының һәм Россия Федерациясенең дәүләт һәм җәмәгать эшлеклесе, галим-педагог. 2012-2014 елларда Башкортстан Премьер-Министры урынбасары, 2014 елдан Россия Федерациясенең Федераль Җыелышының Федерация Советында Башкортстан Республикасы дәүләт власте башкарма комитеты вәкиле. 2019 елдан Федерация Советының фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисеСенатор от Башкирии возглавит комитет Совфеда по науке, образованию и культуре. Башинформ, 25.09.2024 (2014―2019 елларда комитет рәисенең беренче урынбасары). Педагогия фәннәре кандидаты.

Тормышы һәм хезмәт эшчәнлеге Лилия Салават кызы Гомәрова 1976 елның 16 декабрендә Башкорт АССРның (1992 елдан Башкортстан РеспубликасыЗАКОН Башкирской ССР от 25.02.92 N ВС-10/12 ОБ ИЗМЕНЕНИИ НАИМЕНОВАНИЯ ГОСУДАРСТВА БАШКИРСКАЯ СОВЕТСКАЯ СОЦИАЛИСТИЧЕСКАЯ РЕСПУБЛИКА ) Учалы шәһәрендә туган. 1994 елда Башкорт дәүләт педагогия университетының педагогика һәм психология факультетын тәмамлаган. Хезмәт эшчәнлеген шул ук елда Учалы шәһәренең 10 нчы урта мәктәбендә педагог-психолог, психология укытучысы булып башлый. 2001 елда Учалы шәһәре һәм районы хакимиятенә белгеч итеп эшкә чакырыла һәм 2007 елга кадәр анда район башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары вазифасына кадәр хезмәт юлы үтә.

2007 елда Башкортстан Хөкүмәте Аппаратына эшкә үрләтелә һәм анда 2010 елга кадәр социаль үсеш, сәламәтлек саклау, хезмәт һәм халык мәшгульлеге бүлеге мөдире була.

2010-2011 елларда Башкортстан Республикасында Бала хокуклары буенча вәкил.

2011-2012 елларда Башкортстан Дәүләт Җыелышы — Корылтай рәисе урынбасары«Башҡортостан Республикаһы Дәүләт Йыйылышы — Ҡоролтай депутаты Ғүмәрова Лилиә Салауат ҡыҙының вәкәләттәрен ваҡытынан алда туҡтатыу тураһында». Башҡортостан Республикаһы Дәүләт Йыйылышы — Ҡоролтай ҡарары — «Башҡортостан» гәзите, 2012, 1 ноябрь.

2012-2014 елларда Башкортстан Премьер-Министры урынбасары.

2014 елдан Россия Федерациясенең Федераль Җыелышының Федерация Советында Башкортстан Республикасы дәүләт власте башкарма органы вәкиле. Федерация Советының Мәгариф, фән һәм мәдәният буенча комитет рәисенең беренче урынбасары.

2019 елдан Федерация Советының фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисе Комитет СФ по образованию переизбрал Гумерову своим председателем. ТАСС, 25.09.2024.

Лилия Гомәрова — педагогика фәннәре кандидаты. Ул шулай ук Башкортстан Республикасы Башлыгы каршындагы Башкортстан дәүләт хезмәте һәм идарә итү академиясен (русча БАСУ) «юриспруденция» һөнәре буенча тәмамлаган.

Федерация Советындагы эшчәнлеге Федерация Советының Мәгариф, фән һәм мәдәният буенча комитеты рәисенең беренче урынбасары вазифасын башкарган Лилия Гомәрова Россия күләмендә үтә торган төрле чараларда актив катнаша. Шундый ук максатлар белән ул Башкортстанда да еш булаЛилиә Ғүмәрова: «Өфөләге „Йылмайыу-2015“ операцияһы бер ниндәй санкциялар ҙа Россияҙең сит илдәр менән бәйләнештәрен юҡҡа сығара алмауын иҫбатланы» — «Башинформ» мәғлүмәт агентлығы, 2015 йыл, 31 август Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисенең беренче урынбасары, Башкортстаннан сенатор Лилия Гомәрова 1 октябрьдән 5-нә кадәр узган «Сочи-2015» Халыкара инвестиция форумы эшендә катнашаЛилиә Ғүмәрова: «Бюджет аҡсаларын сифатлы тотоноу — заман талабы». — «Башинформ» мәғлүмәт агентлығы, 2015, 6 октябрь. «Parlamentarium» гыйльми бәхәс клубы эшчәнлегенә ярашлы, Федерация Советының Фән, мәгариф һәм мәдәният комитеты рәисенең беренче урынбасары, Башкортстаннан сенатор Лилия Гомәрова Башкорт дәүләт хезмәте һәм идарә итү академиясе укытучылары һәм студентлары белән очрашаСенатор от Башкортостана встретилась со студентами и преподавателями БАГСУ — «Башинформ» мәғлүмәт агентлығы, 2015, 12 октябрь. Җәмәгать эшчәнлеге 2015 елның 18 декабрендә Башкортларның федераль милли-мәдәни автономиясе советы рәисе итеп сайланаРоссияҙә Башҡорттарҙың федераль милли-мәҙәни автономияһы ойошторолдо — «Башинформ» мәғлүмәт агентлығы, 2015, 18 декабрьЛилия Гумерова избрана председателем Совета Федеральной национально-культурной автономии башкир — «Башинформ» мәғлүмәт агентлығы, 2015, 18 декабрь. Вакытлы матбугаттагы чыгышлары, аның белән интервьюлар Лилия Гумерова: «В Послании Президента обозначены задачи социально-гуманитарный сферы в борьбе с терроризмом» — «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы, 2015, 3 декабрь«Башинформ» мәғлүмәт агентлығы, 2015, 3 декабрь. Бүләкләре, мактаулы исемнәре II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медале (2018)Владимир Путин Башҡортостандан сенаторҙы II дәрәжә «Ватан алдындағы ҡаҙаныштары өсөн» орден миҙалы менән бүләкләне. «Башинформ» мәғлүмәт агентлығы, 2018 йыл, 2 июль Башкортстан Республикасының Мактау грамотасы (2015)Рустэм Хамитов вручил государственные награды Российской Федерации и Республики Башкортостан — Официальный сайт Главы Республики. 09.10.2015 . 2022 ― Дуслык ордены (РФ) Президент России наградил Лилию Гумерову орденом Дружбы. ИА «Башинформ», 14.11.2022 2026 ― Александр Невский ордены – парламентаризм үсешенә зур өлеш керткәне һәм актив закон чыгару эшчәнлеге өченСенатора от Башкирии Лилию Гумерову наградили орденом Александра Невского. Башинформ, 18.09.2026 Искәрмәләр

Чыганаклар

Совет Федерации Федерального Собрания Российской Федерации. Официальный сайт Кто есть кто в Республике Гербы

Сылтамалар

Лилия Гумарова: «Өфедәге «Елмаю-2015» операциясе бер нинди санкцияләр да Россиянең чит илләр белән бәйләнешләрен юкка чыгара алмавын исбатлады» — «Башинформ» мәгълүмат агентлыгы, 2015 ел, 31 август СПИСОК награжденных государственными награда Российской Федерации и Башкортостан Республикасы

Төркем:II дәрәҗә «Ватан алдында казанышлар өчен» орденының медале белән бүләкләнгәннәр Төркем:Педагогика фәннәре кандидатлары Төркем:Бердәм Россия фиркасе әгъзалары Төркем:Сәясәтче хатын-кызлар Төркем:Башкортстан хөкүмәте әгъзалары Төркем:Башкорт дәүләт педагогия институтын тәмамлаучылар Төркем:Википедия:Викимәгълүмат элементы параметрларына өстенлек бирелгән мәкаләләр Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:1976 елда туганнар Төркем:16 декабрь көнне туганнар Төркем:Страницы с непроверенными переводами Төркем:Шәхесләр:Украинадагы низаг аркасында шәхси санкцияләргә дучар булганнары Төркем:Дуслык ордены (Россия) кавалерлары Төркем:Россиянең Александр Невский ордены кавалерлары