Шәфыйкова Закирә Разетдин кызы () - (24 октябрь 1936 ел) — җәмәгать эшлеклесе, Башкортстан Республикасының атказанган табибы, Башкорт АССР-ының 12-нче чакырылыш Югары Советы депутаты.Шафикова Закира Разетдиновна/Парламентаризм в Башкортостане: история и современность. — Т. 2. — Уфа, 2005.УДК 930 ISBN 5-8258-0204-5.
Биографиясе Закира Разетдин кызы Шафикова 1936 елның 24 октябрендә Башкорт АССР Туймазы районы Әтек авылында () туган. Милләте — татар.
1957 елда Уфа медицина училищесын тәмамлап туган ягына кайткач, фельдшер-акушерлык пункты мөдире булып хезмәт юлын башлаган.
1966 елда Башкорт дәүләт медицина институтын тәмамлаганнан соң Башкортстан өлкә профсоюзлар советының ышанычлы врачы булып эшләгән.
1982 елдан Октябрьский шәһәрендә "Бодрость" шифахана-профилакторие нигез салына. Башкортстан Республикасының көньяк-көнбатышында, Уфага гына түгел (180 чакрым ара), Самар шәһәре белән (300 км) Ырынбур өчен дә әһәмияткә ия булган дәвалау оешмасына тәүге елыннан ук Закирә Разетдин кызы баш врач итеп билгеләнә һәм озак еллар аңа җитәкчелек итә. Бу шифахана республикада бердәнбер Нафталан нефте белән ванналар эшләгән дәвалау оешмасы. Закирә Разетдин кызы үҗәт рәвештә хезмәт күрсәтү ысулларын киңәйтүгә, алдынгы методикалар куллануга көч куя һәм тырыш, намуслы эшчәнлеге өчен Мактау грамоталары белән бүләкләнеп тора. Ул җитәкләгән коллективка да төрле министрлыкларның бик күп мактау грамоталары бирелә.О насУказ Президиума ВС Башкирской АССР от 28.02.1989 N 6-2/72 “О присвоении почетного звания “Заслуженный врач Башкирской АССР“ работникам народного здравоохранения республики“
1990 елда Башкорт АССРы Югары Советының соңгы - тарихи 12-нче чакырылышына Яңавыл районы, 279-нчы Ямъязы сайлау округыннан халык депутаты итеп сайланаНародные депутаты Республики Башкортостан. Двенадцатый созыв. - Уфа, Китап, 1994. - с. 21. .
Мактаулы исемнәре
Башкортстан Республикасының атказанган табибы Указ Президиума ВС Башкирской АССР от 28.02.1989 N 6-2/72 “О присвоении почетного звания “Заслуженный врач Башкирской АССР“ работникам народного здравоохранения республики“ Республика дәүләт оешмалары һәм тармак министрлыкларының Мактау грамоталары
Сылтамалар
БАССР-ның 12-нче чакырылыш Югары Советы депутатлары исемлеге Башкортстан Республикасының 1-нче чакырылыш Дәүләт Җыелышы — Корылтай депутатлары
Искәрмәләр
Чыганаклар
Народные депутаты республикасы Гербы. Двенадцатый созыв. - Уфа, Китап, 1994. - с. 21. Төркем:Шәхесләр:Туймазы районы Төркем:Башкорт дәүләт медицина университетын тәмамлаучылар Төркем:Туймазы районында туганнар Төркем:Википедия:Замандашлар биографиясе Төркем:1936 елда туганнар Төркем:24 октябрь көнне туганнар