Закир Ишмөхәммәдов - рус теле укытучысы, Уфа губернасында туган. Хөкем чыгару оешмаларында тәрҗемәче булып хезмәт итә, титуляр киңәшче (титуляр советник) дәрәҗәсен ала. Татар матбугатына мәкәләр язганы билгеле. Ризаэтдин ФәхретдинФәхреддин Ризаэддин. Асар. 3 һәм 4 томнар. – Казан: Рухият, 2010., Габдрәшит ИбраһимовГабдерәшит Ибраһимов. "Ислам дөньясы"Р.Б. Гайнетдинов. Тюрко-татарская политическая эмиграция: начало XX века - 30-е годы. Набережные Челны, Камский издательский дом, 1997 г. белән аралашкан.
1893 елда Уфадан Тәрҗемән газетасының 10 еллыгы белән бәйле бәйрәмгә Исмәгыйль Гаспралыга багышлап яңы ысул буенча укыту турында китабын җибәргән "Тәрҗемән" газетасы, 1893 ел, №34.
1896 елда Уфаның окружной судында тәрҗемәче булып хезмәт итәКалендарь и справочная книжка Уфимской губернии на 1897 год. Уфа. 1896 г.. 1897 елда беренче хатыны Һәдия Фәйрузшаһ кызы 30 яшендә вафат була, кабере - Уфаның мөселман зиратындаУсманов В.М. Башкортстан Республикасы татар эпиграфик һәйкәлләре: Уфа. – Казан: ТӘһСИ, 2021.
1900 елны Омскиның окружной судында тәрҗемәче буларак хезмәт итә башлый, һәм Петербургта нәшер ителгән "Миръат" ("Көзге") мәҗмугасында язып А. Пушкин әсәрләрен татарчага тәрҗемә итүен яза Әдәби сүзлек. Рәмиев Исмәгыйль, соавт. Рәис Даутов. – Казан: Татарстан китап нәшрияты, 2001..
1902 елда Фәтих Кәриминең атасы үлүе сәбәпле кайгы уртаклашу белән хат җибәрә.Фатыйх Кәрими. Фәнни-биографик жыентык. Казан, "Рухият" нәшрияты, 2000 ел..
1907 елның ахырында аның ярдәме белән Омскиның җәмиг мәчетенә Петропавелдан Ниязмөхәммәт Сөләйманов күчеп хезмәт итә башлый.
1908 елда "Вакыт" газетасында хаты басыла Закир Ишмөхəммəдовның хаты «Вакыт», 1908, 5 гыйнвар..
1914 елдан Петропавел шәһәрендә адвокат булып эшли. Шәһәр хөкүмәтенән татар спектакльләре куйдыру өчен рөхсәт алырга ярдәм итә.
1919 елда Русиядә граждан сугышы башлануы аркасында Иркутскига күченә. Шунда Колчак армиясендә булган мөселман гәскәрләре алдында чыгыш ясаганы мәгълүм.
1920-нче еллардан гаиләсе белән мөһәҗирлектә - Кытайның Манҗүрия өлкәсендәге Харбин шәһәрендә яшиАдресно-справочная книга "Весь Харбин на 1926 год". Гаиләсе Хатыны - Кәримә Ишмөхəммəдова.
Балалары: Искәндәр Ишмөхәммәдов (фамилиясен Вильдан-Бек дип үзгәртә), 1892 елда Уфада туган. 1930 елда Ташкентта яши, кулга алына. Мәдинә Ишмөхәммәдова. 1904 елда Омскида туган. Суфия Ишмөхәммәдова, 1908 елда, Омскида туган. Рифат Ишмөхәммәдов (фамилиясен Аяз-Бек дип үзгәртә), 1912 елда Омскида туган. Искәрмәләр