Раев Ринат Афраем улы (26 июнь 1966 ел) — татар һәм башкорт җәмәгать эшлеклесе, мөселман дин әһеле. Чиләбе һәм Курган өлкәләре мөселманнары Төбәк Диния нәзарәте рәисе (2005 елдан), Уфадагы Россия Ислам университеты ректоры (2003-2015). 2008 елдан Урал федераль округының баш мөфтие.

Биографиясе 1966 елның 26 июнендә Курган өлкәсе Сафакүл районы Карасу авылында туган. 1983 елда Мансур авылы урта мәктәбен тәмамлыйРаев Ринат Афраемович // «Лица Зауралья»..

1983 елда Троицк зооветеринария техникумына укырга керә. 1984-1986 елларда Совет армиясе сафында хезмәт итә. 1988 елда Троицк зооветеринария техникумын тәмамлый.

1993 елда «Ветеринария» һөнәре буенча Троицк ветеринария институтын тәмамлый. 1993-1995 елларда Троицк шәһәрендә мәдрәсәдә белем ала, имам-хатип булып китә.

1995 елдан Уфада Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте Баш мөфтиенең җаваплы сәркәтибе, эшләр идарәчесе булып эшли.

1996-1999 елларда «Теология» һөнәре буенча Ризаэтдин Фәхретдин исемендәге мәдрәсәдә укый. Бер вакытта мәдрәсәдә укыта һәм уку бүлеге буенча мөдире була.

1999-2003 елларда Ризаитдин Фәхреддин исемендәге Россия Ислам институты директоры була, институтны университетка үзгәртеп коруда катнашаЮнысова А. Б. Раев Ринат Афраемович // Башкортостан: народы и культуры. Иллюстрированная энциклопедия..

2005 елдан Чиләбе Ак мәчетенең баш имам-хатыйбы.

2003-2015 елларда Россия мосолмандары Үзәк Диния назаратының Россия Ислам университеты ректоры була.

Бер вакытта 2005 елдан – Чиләбе һәм Курган өлкәләре мөселманнары Төбәк Диния нәзарәте рәисе (мөфтие), «Һилал» гәҗитенең мөхәррире. 2006-2007 елларда Урал федераль округының баш мөфтие. Чиләбе өлкәсе Җәмәгать палатасы, Чиләбе өлкәсе Законнар чыгару җыелышы Җәмәгать советы, Чиләбе өлкәсе Эчке эшләр дәүләт идарәлеге каршындагы Җәмәгать советы әгъзасы.

2007 елның ноябреннән Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте Баш мөфтиенең мәгариф һәм кадрлар әзерләү буенча урынбасарыМуфтий Челябинской и Курганской областей Ринат Раев // Центральное духовное управление мусульман России..

Сафакүл авылында мәдрәсә ачу проектын күтәрә.

2008 елдан Урал федераль округының баш мөфтие.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2026 ― 2нче дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены Указ Президента Российской Федерации от 15.10.2026 № 736. Официальное опубликование правовых актов Искәрмәләр

Төркем:Мөфтиләр Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:1966 елда туганнар Төркем:26 июнь көнне туганнар Төркем:Троицк ветеринария институтын тәмамлаучыларТөркем:Россия ислам университетын (Уфа) тәмамлаучылар