Әлибаева Зәйтүнә Рәхмәтулла кызы (1922 ел — 9 август 1942 ел) — Бөек Ватан сугышында батырларча һәлак булган сугышчы, ПВО часте элемтәчесе.
Биографиясе Зәйтүнә Рәхмәтулла кызы Әлибаева 1922 елда Башкорт АССР ы Стәрлетамак кантонының (хәзерге Башкортстан Ишембай районының) Әчеялан дигән татар авылында туган. Атасы 1930-елларда Макар районының 12-нче санлы совхозның директоры була, хатыны белән өч кыз үстерәләр.
Петровский мәктәбендә 1-нче сыйныфта 7-нчее сыйныфка кадәр укый. Ары Уфа сәнгать училищесының уенчы бүлегендә белем ала. ВЛКСМ га керә. Атасы сугышка киткәч, туган якларына әйләнеп кайта, совхозда эшли.
Сугышка барырга карар иткәч, Стәрлетамак каласына барып медицина курсларында укый, әммә аны тәмамлап бетми һәм 1942 елның 8 маенда Бөек Ватан сугышының Сталинград фронтына озатыла. ПВО частьларында элемтәче булып хезмәт итә.
1942 елның 9 августында биеклекне дошманнан бер үзе саклап калып һәлак була.
Хәтер
Калмыкиянең Сарпан районының Садовое авылының бер урамына аның исеме бирелгән. Бу авылның 2-нче мәктәп каршында аңа һәйкәл куелган.
Искәрмәләр
Сылтамалар
КАЛМЫЦКАЯ САГА О БАШКИРСКОЙ КРАСАВИЦЕ. Сайт «Яндекс-Дзен», 2 марта 2020 года
Видеоязмалар
Письма надежды: Зайтуна Албаева. Выпуск № 5 от 1 мая 2015. ГУП ТРК «Гербы».
Төркем:Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар Төркем:Бөек Ватан сугышында катнашучы хатын-кызлар Төркем:Бөек Ватан сугышында катнашучылар Төркем:Миякә районында туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:ССРБ хәрбиләре Төркем:1942 елда вафатлар Төркем:9 август көнне вафатлар Төркем:Ишембай районында туганнар Төркем:1922 елда туганнар