Вакыйгалар 30 март — Мурманскта беренче тапкыр Котып олимпиадасы үткәрелә. 16 апрель — ССРБ-да Советлар Союзы Каһарманы исеме оештырыла. 30 апрель — Австриядә яңа Конституция кабул ителә. 24 июнь — Украина башкаласы Харьковтан Киевка күчерелә. 25 июль — Татарстан язучылар берлеге оештырыла. 12 сентябрь — Латвия, Литва һәм Эстония сәяси берлеге төзелде. 18 сентябрь — ССРБ Милләтләр Лигасы составына керә. 1 декабрь — Ленинградта Сергей Киров үтерелә. 20 декабрь — Мордва автономияле өлкәсе Мордва АССР-ы статусын ала. 28 декабрь — Удмурт автономияле өлкәсе Удмурт АССР-ы статусын ала.
Туулар
15 гыйнвар — Әмир Абдразаков, кинорежиссёр, Салават Юлаев премиясе лауреаты (2006). 25 гыйнвар — Зәки Мәхмүтов, җыырчы, БАССР халык, РСФСР атказанган артисты. 9 март — Юрий Гагарин, космонавт, Советлар Союзы герое, космоска очкан беренче кеше. 30 март — Евгений Четвергов (Нуянь Видяз), совет галиме-агроном, эрзя язучысы, «Эрзянь мастор» гәзитенең баш мөхәррире. 29 май — Радик Сибәгатов, күренекле тел галиме, филология фәннәре докторы, Башкортстан татарларының милли–мәдәни хәрәкәтенә нигез салучыларның берсе. 31 май — Миркасыйм Госманов, күренекле татар язучысы, әдәбият белгече һәм тарихчы-галим. 16 июль — Чыңгыз Мусин, шагыйрь. 16 август — Пьер Ришар, француз актеры. 5 август — Фәрваз Миңнуллин, тәрҗемәче, әдәби тәнкыйтьче. 21 август — Геннадий Айги, чуаш шагыйре. 25 сентябрь — Рахмай Хисмәтуллин, татар язучысы, шагыйрь, драматург, журналист. 31 октябрь — Ренат Мөслимов, геолог, КФУ профессоры. 5 ноябрь — Кира Моратова, совет һәм украин кино режиссеры. 7 ноябрь — Марсель Сәлимҗанов, мәшһүр татар режиссеры, ССРБ-ның халык артисты, РФ-ның һәм ТАССР-ның атказанган сәнгать хезмәткәре, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премия лауреаты. 3 декабрь — Нина Дорошина, РФ кино һәм театр актрисасы.
Вафатлар
Әхмәтгәрәй Хәсәни, татар, тәрҗемәче, меценат. 28 октябрь — Мәҗит Гафури, татар һәм башкорт әдәбиятлары классигы, күренекле шагыйрь һәм язучы, Башкортстанның халык шагыйре.
Төркем:1934 ел Төркем:Еллар