Сызран () — Россиянең Самар өлкәсе территориясендә урнашкан шәһәр, Сызран районының үзәге (район эченә керми).

Халык саны — 178 773 кеше, буйсындырылган торак пунктлары белән — 179 581 кеше.

2021 елның 10 сентябреннан ― Хезмәт даны шәһәре. География Сызран Идел елгасының (Сарытау сусаклагычының) уң ярында, Сызранка елгасы тамагында, Самардан Идел агымы буенча 137 километр түбәнрәк урнаша. Куйбышев тимер юлының Сызрань I станциясе (Самар—Сызрань—Пенза сызыгы). Шәһәр аша М5 «Урал» (Мәскәү — Рязань — Пенза — Самар — Уфа — Чиләбе), А151 (Чуел — Канаш — Сембер — Сызран), Р227 (Сызран — Шигоны — Усолье), Р228 (Сызран — Сарытау — Волгоград) автоюллар баралар.

Төмәннән эре шәһәрләр кадәр ераклыгы (автоюллар буенча)Ульяновск ~ 135 км.Казан ~ 378 км.Тольятти ~ 127 км.Пенза ~ 253 км Самар ~ 191 кмСарытау ~ 316 км.Балакау ~ 160 км. Уральск ~ 437 км. Сәгать поясы

Сызран халыкара стандарт буенча Moscow Time Zone (MSK/MSD) сәгать поясында урнаша. Бу сан, UTC системасы буенча исәпләгәндә, +4:00 гә тигез.

Климат

Исемнең килеп чыгышы Шәһәр исеме татар «сыза» сүзеннән + «-ран» (чуаш телендә чыгыш килеше күрсәткече) кушымчадан килеп чыккан.

Тарих Сызран 1683 елда воевода Григорий Козловский тарафыннан крепость буларак нигезләнә.

1717 елдан — Әстерхан губернасы составында, 1728 елдан — Казан губернасының Синбир провинциясе составында. 1780 елда Сызранга шәһәр һәм өяз үзәге статусы бирелә.

1856 елда Сызран шәһәрендә 10 чиркәү, 2907 йорт һәм 361 лавка (кибет) булган.

1874 елда Моршанск-Сызран тимер юл сызыгы Батраки (Сызран янында) кадәр төзелә; 1876 һәм 1898 елларда Сызран янында тагын ике тимер юл (Самар-Ырынбур һәм Мәскәү-Казан сызыклары) төзелә. 1880 елда Сызран янында Александр II исемле Идел аша күпере ачыла (совет чорында исеме Сызран күперенә үзгәртелә).

1906 елда Сызран янгыннан зыян күрә; янгын тарафыннан 3 540 йорт, шул исәптә 6 чиркәү һәм монастырь бетерелә.

1928 елдан — Урта Идел өлкәсе (крае) составында, 1928—1930 елларда аның Сызран округы үзәге. 1938 елдан Сызран районы үзәге булып тора. 1920-1930 елларда Сызранда ГЭС (1929) һәм Кашпир комбинаты (1932) төзелә, Суран нефтепромыселы барлыкка килә (1937), тегү һәм фабрикалары (1935), азык концентратлары заводы (1936) ачыла.

Бөек Ватан сугышы вакытында шәһәрдә локомотив һәм нефть эшкәртү заводлары барлыкка киләләр; Шуның өстенә, Сызранга вакытлыча кайбер ССРБ министрлыклары эвакуацияләнләр.http://www.sgubern.ru/journal/article.php?AID=2409&ID=2376&GEO=1224

1942 елда Батраки, Правая Волга, Первомайск штб-лары һәм Костычи авылы нигезендә Сызранның Октябрь районы барлыкка килә. 1956 елда ул Октябрьск шәһәренә үзгәртеп корыла.

Сугыштан соңгы периодта Сызранда машиналар төзү, нефтехимия, химия, энергетик, җиңел, агач эшкәртү һәм азык-төлек сәнәгатьләре зур үскәннәр. 1997 елда шәһәр составына Новокашпирский штб-ы кертелә.

Халык 1856http://www.mojgorod.ru/samarsk_obl/samara/index.html 1897http://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_lan_97_uezd.php?reg=1379 1913 1926 1931 1939 19591959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19701970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19791979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19891989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 20022002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 2010 ~17 800 32 383 ~43 600 ~48 800 ~55 300 ~77 900 148 391 173 347 178 498 174 335 188 107 178 773

Милли состав Милләт 2002 2010 руслар 83,7% 89,2% татарлар 4,2% 5,3% мордва 2,1% 1,0% украиннар 2,0% 1,1%

Икътисад Нефть эшкәртү, нефтехимия, химия сәнәгатенең ширкәтләре; турбиналар төзү заводы, «Сызраньсельмаш» заводы.

фабрикасы. "Волна" тегү берләшмәсе. Азык концентратлары заводы, һ.б.

Югары уку йортлары Самар дәүләт икътисади университиетының филиалы Сызаран хәрби авиация очучылар училищесы Самар дәүләт техника университиетының филиалы

Танылган шәхесләр Виктор Горбунов (1924-?), БЛКЯБ Татарстан өлкә комитеты беренче сәркәтибе (1957-1958).

Галерея

Шулай ук карагыз Сызран кирмәне

Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар Сызран «Минем шәһәр» энциклопедиясендә

Төркем:Самар өлкәсе шәһәрләре Төркем:Сызрань Төркем:Хезмәт даны шәһәрләре