Хәнәфи мәзһәбе — Ислам динендә хәзергәчә яшәп килгән 4 мәзһәбнең берсе. Аңа күренекле фәкыйһ, имам Ногман Әбү Хәнифә нигез сала. Хәнәфиләр башка мәзхәбләрдә аермалы буларак, шәригатьне киң куллану белән бергә җирле гадәтләрне дә оста файдаланалар. Алар башка диннәргә тынычрак мөнәсәбәттә.
Таралышы Азәрбайҗаннан башка, барлык төрки илләрдә сөнни мөселманнарның күпчелеген тәшкил итә. Шулай ук Кытай, Һиндстан, Сүрия мөселманнары арасында киң таралган.
Әбү Хәнифә тәгълимәте һәм Хәнәфи мәзһәбе
2017 елның көзендә Болгарда ачылырга торган Болгар ислам академиясе әһәмиятлелеге һәм аның киләчәк гыйльми эшчәнлеге турында Татарстан Җөмһүрияте мөселманнарының Диния нәзарәте башлыгының китеп баручы беренче ярдәмчесе һәм пресс-сәркәтибе Рөстәм Батровның язмалары Татарстан, Россия һәм дөнья буенча күп мөселманнарны гына түгел, хәттә Ислам белгечләрне дә дискуссиягә керешергә этәрде.
Моны да карагыз Әбү Хәнифә
Искәрмәләр
Төркем:Мәзһәбләр