Халыкара укый-яза белү елы (БМО).
Вакыйгалар Беренче татар рок-төркеме Сак-Сок (Чаллы) барлыкка килгән. 20 гыйнвар — Азәрбайҗан башкаласы Бакы каласына совет гаскәре кертелә. 23 гыйнвар — «Украиннар кырым татарлары яклы» рәсми булмаган организация оеша. 12 март — совет телевидениесендә «Чалы кошы» романы буенча куелган телевизион сериал премьерасы. 21 март — Намибия бәйсезлеге игълан ителә. 27 март — Лондонда, Бейкер-стрит урамында, 221, Шерлок Холмс музее ачыла. 6 апрель — Туймазы татар театры нигезләнә. 15 апрель — Кырымтатар театры Кырымда беренче спектаклен күрсәтә. 25 апрель — Самар шәһәрендә «Бердәмлек» газетасының беренче саны дөнья күрде. 26 апрель — Түбән Камада мөстәкыйль татар газетасының (Туган як) беренче саны чыккан. 15 май — Кырымга кырым татарларның кайту программасы раслана. 29 май — Борис Ельцин РСФСР Югары Советы җитәкчесе буларак сайлана. 6 июнь — СБКФ Татарстан обкомы бюросы карары белән «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы оештырылган. 20 июнь — Алмания парламенты башкаланы Берлинга күчерергә карар кыла. 23 июнь — Кырым татарлары сөргеннән кире Кырымга кайта башлыйлар. 27 июль — Молдавия парламенты Гагаузия автономиясен кире кага. 8 август — булачак Россия Федерациясе президенты Борис Ельцинның Казанга тарихи сәфәре. 9 август — «Эхо Москвы» радиостанциясе теркәлә. 17 август — «Шәһри Казан» газетасының беренче саны басыла. 19 август — Көнчыгыш Германия ФАҖ конституциясен кабул итә. 24 август — Казанда күпмеңле Татар милли хәрәкәте митингы ТССР Югары Шурасыннан Татарстанның Дәүләт Суверенитеты турында Декларацияне кабул итүне таләп итте. 30 август — Татарстан суверенлыгы турында декларация кабул ителә. 12 сентябрь — Алмания берләшү килешүен имзалый. 15 сентябрь — татар телендә Төмән өлкә газетасы «Яңарыш» чыга башлый. 20 сентябрь — Украина дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителә. 21 сентябрь — Минтимер Шәймиев Татарстан өлкә комитетында кәнәфиен калдырып, КПСС эшеннән китә. 29 сентябрь — Чукот автоном округы Магадан өлкәсеннән чыгуы турында игълан итә. 10 октябрь — Башкортстан үзен ССРБ составындагы союздаш җөмһүрият буларак игълан итә. 15 октябрь — Михаил Горбачев Нобель премиясе белән бүләкләнә. 22 октябрь — Кыргызстан суверенитеты турындагы канун кабул ителә. 12 ноябрь — Япониянең яңа императоры Акихитоның рәсми коронациясе. 7 декабрь — Горький өлкәсе татар газетасы «Туган як» чыга башлады. 15 декабрь — Кыргызстан Югары Советы Дәүләт суверенитеты турындагы декларацияне кабул итә.
Туулар
31 март — Рушан Рамазанов, билбаулы көрәш буенча дөнья чемпионы (2008). 9 апрель — Кристен Стюарт, АКШ актрисасы. 15 апрель — Эмма Уотсон, британ актрисасы. 18 май — Динар Хөснетдинов, Әлмәт театры һәм кино актеры. 10 август — Юто Хишияма, лингвист, Идел буе халыклары телләрен өйрәнүче 12 сентябрь — Ләйсән Фәтхетдинова, язучы, журналист. 19 октябрь — Булат Ибраһим, шагыйрь, 2014 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.
Вафатлар right|150px|thumb|Бакый Урманче
16 март – Илдус Ахунҗанов, әдәби тәнкыйтьче. 4 гыйнвар — Галия Нигъмәтуллина, Камал театры актрисасы, ТАССР халык артисты. 19 гыйнвар — Әфзал Шамов, татар язучысы, тәрҗемәче. 9 февраль — Мәрьям Рахманкулова, татар җырчысы, композитор. 19 март — Мәэмүн Сутюшев, татар рәссамы, Татарстанның халык рәссамы. 6 апрель — Гәүһәр Камалова, Татар академия театры артисты. 25 май — Галләм Морзаханов, Советлар Берлеге Каһарманы. 4 июнь — Мәрьям Бикбулатова, гамәли бизәлеш сәнгате остасы. 21 июнь — Садри Ахун, татар сынчысы. 6 август — Бакый Урманче, күренекле татар сынчысы, рәссам, архитектор. 24 август — Сергей Довлатов, рус-америка язучысы. 13 сентябрь — Мәхмүт Хәсәнов, татар язучысы, драматург, публицист. 26 сентябрь — Альберто Моравиа, итальян язучысы, новеллист, журналист. 6 октябрь – Рашат Гайнанов, татар галиме, әдәбияты белгече. 1 ноябрь — Максим Дмитриев, Советлар Берлеге каһарманы, танкчы.
Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатлары Ибраһим Сәлахов, татар язучысы («Колыма хикәяләре» романы өчен)Тукай премиясе лауреатлары — Ибраһим Сәлахов. Мөхәммәт Мәһдиев, татар язучысы («Кеше китә — җыры кала», «Торналар төшкән җирдә», «Бәхилләшү» повестьлары өчен)Тукай премиясе лауреатлары — Мөхәммәт Мәһдиев.
Нобель премиясе лауреатлары Физика өлкәсендә Нобель премиясе — Джером Фридман, Генри Кендалл, Ричард Тейлор. Химия өлкәсендә Нобель премиясе — Элайс Джеймс Кори. Физиология һәм медицина өлкәсендә Нобель премиясе — Джозеф Марри, Эдуард Донналл Томас. Әдәбият өлкәсендә Нобель премиясе — Октавио Пас. Икътисад өлкәсендә Нобель премиясе — Гарри Марковиц, Мертон Миллер, Уильям Шарп. Тынычлык өчен Нобель премиясе — Михаил Горбачев.
Шулай ук карагыз
Искәрмәләр
* Төркем:Еллар