Latın versiyası: Drako Malfoy
Драко Малфой (Draco Malfoy) – Гарри Поттер турындагы романнар сериясенең герое. Гарри Поттерның мәктәп көндәше.
Гомуми мәгълүмат Исем: Драко Люциус Малфой Туган елы, ае, көне: : 1980 елның 5 июне Ата-анасы:: Люциус Малфой һәм Нарцисса Малфой Гаилә торышы:: Астория Гринграсс; Улы: Скорпиус Гиперион Малфой; Үзенчәлекләре:: тылсымчы Хогвартста укуы: 1991—1998 Факультет: Слизерин Квиддич: Слизерин командасы тоткычы (1992—1996) Себеркесе: Нимбус-2001 (1992—1996) Йорткычлары: байгыш.
Исем Латин теленнән тәрҗемәдә «Draco» сүзе «дракон» дигәнне аңлата. Блэклар гаиләсенең башка әгъзаларының кебек үк, исеме йолдызлык хөрмәтенә бирелду, бу очракта Дракон йолдызлыгы.
«Malfoy» сүзе исә искефранцуз «mal foi» яки «mal foy» (mal — «начар, зарарлы»; foi — «иман, ихласлык») дигәнне аңлата, ягъни «ихласлы түгел», «начар иманлы».
Тормыш юлы Драко Люциус Малфой 1980 елның 5 июнендә тууы билгеле. Анасы — Нарцисса Малфой, атасы — Люциус Малфой. Чистаканлылар гаилә әгъзасы.
Соңгы китапта Гарри Поттер Драконың гомерен коткара, бу дуслыкка китермәсә дә, алар арасында көндәшлекне юкка чыгара. Җиденче китап эпилогында әйтелгәнчә, Драко өйләнә, аның Скорпиус исемле улы бар.
Килеп чыгышы
Төркем:Гарри Поттер
de:Figuren der Harry-Potter-Romane#Draco Malfoy