Көфер яки көферлек (, бор. төрк. tänmäklikhttps://www.google.de/books/edition/A_Dictionary_of_Early_Middle_Turkic/roCjEAAAQBAJ?hl=ru&gbpv=1&dq=A+Dictionary+of+Early+Middle+Turkic+-+Hendrik+Boeschoten+-+2022&printsec=frontcover) – исламга тулысынча яки өлешчә каршылыкны, иманның антиподын билгеләүче ислам термины. Көферлек – бөтен гөнаһларның тамыры, аны (тәүбә итмичә) кыла торган кеше кәфер (бор. төрк. tanġan (~таңган)https://www.google.de/books/edition/A_Dictionary_of_Early_Middle_Turkic/roCjEAAAQBAJ?hl=ru&gbpv=1&dq=A+Dictionary+of+Early+Middle+Turkic+-+Hendrik+Boeschoten+-+2022&printsec=frontcoverкерәшен сөйләмендә «таҥ-» тамыры булып сакланган) дип атала. Көфернең бер төре - ширек.
«Көферлек» («Көфер») сүзенең тамыры: «К+Ф+Р» (ك+ف+ر), сүз «КәФәРа» ( - 1)яшерү, каплау, томалау; 2) рәхмәтсез булу 3) ышанмау) фигыленнән ясалганhttp://www.whyislam.ru/index/main/neverie.htm.
Көферлек төрләре Көферлек зур һәм кече көферлеккә бүленә. Зур көферлек белән кече көферлек арасында нигездә 4 аерма бар: Зур көферлек иманга, тәүхидкә тулысынча каршылык булып тора, ә кече көферлек - иманның тулылыгына. Зур көферлек бөтен яхшы гамәлләрне юк итә һәм кешене исламнан чыгара, ә кече көферлек исламнан чыгармый, зур гөнаһка тиңдәш. Зур көферлек, әгәр кеше тәүбә итмәсә, Аллаһ тарафыннан гафу ителми, ә кече көферлекне Ул гафу итәргә мөмкин. Зур көферлек кешене мәңгегә тәмугка илтә, ә кече көферлек каты җәзага сәбәп булып тора. Имам ибн әл-Каййим зур көферлекне биш төргә бүлә: Куфр әт-тәкзиб () - пәйгамбәрләрне ялганда гаепләү, аларны ялганчылар дип санау белән бәйле көферлек. Куфр әл-истикбар () - тәкәбберлек белән бәйле көферлек; исламның хаклыгына инану, ләкин аны кабул итмәү. Куфр әл-иград () - исламны тулысынча игнорлау, исәпкә алмауга нигезләнгән көферлек; пәйгамбәрдән (салләллаһу галәйһи үәссәләм) тулысынча читкә борылу (аның миссиясе турында хак дип тә, ялган дип тә әйтмәү). Куфр әш-шәкк () - исламның хаклыгында шикләнүгә нигезләнгән көферлек. Куфр ән-нифак () - икейөзлелек-нифакка нигезләнгән көферлек; тыштан мөселман булу, ләкин эчтән исламга көферлек күрсәтү.
Искәрмәләр
Чыганаклар
Сылтамалар
Шулай ук кара
Бидгать Иман Ширек
Төркем:Ислам төшенчәләре