Вакыйгалар 18 февраль — Америка астрономы Клайд Томбо Кояш системасының тугызынчы планетасы Плутонны ача. 8 март — Һиндстанда Маһатма Ганди җитәкчелеге астында граждан буйсынмау кампаниясе башланды. 27 февраль — Казанда «Эшче» операсының премьерасы. 24 март — Плутон планетасына исем бирелә. 13 май — Казан коммуналь-төзелеш институты барлыкка килә. 13 июль — Уругвайда беренче футбол буенча дөнья чемпионаты башлана. 22 июль — Совет хөкүмәте күмәк хуҗалыкларда акча түләүләрен «хезмәт көннәре» белән алыштыра. 26 июль — ТАССР 46 районга бүленә (аңарчы 8 район/кантон кына була). 16 август — Беренче тавышлы төсле мультфильм ясалды. 31 август — җыелышында «җидегәнчелек» эше тикшерелә. 19 сентябрь — Казан университетының өч факультетында 1-3 курсларда татар теле мәҗбүри укытыла башлый. 29 ноябрь — Сталино шәһәрендә профсоюзларның бөтенукраина шурасы, Украина КП(б)-ның Сталино өлкә комитеты органы «Пролетар» (соңыннан «Донбасс эшчесе») гәзите чыга башлый.

Туулар Шулай ук карагыз: :Төркем:1930 елда туганнар 9 гыйнвар — Диләрә Зөбәерова, язучы, журналист. 11 декабрь — Әнвәр Әфләтунов, лингвист, Башкортстан татарлары диалектологиясе буенча белгеч. 17 гыйнвар — Барлас Камалов, язучы. 7 февраль — Марат Мөлеков, сәясәт эшлеклесе, Бөтендөнья Татар Иҗтимагый Үзәге беренче президенты. 8 март — Җәвит Акчурин, фотохәбәрче, КФУ доценты. 24 март — Хәсән Сарьян, язучы. 2 апрель — Рамазан Ихсанов, артист. 2 апрель — Абдулла Сәлахетдинев, журналист, язучы, җырлар авторы. 8 апрель — Рәшит Мәрдиханов, артист. 14 апрель — Таһир Нурмөхәммәтов, татар тәрҗемәчесе. 15 апрель — Җәүдәт Гыйләҗетдинов, татар галиме. 23 апрель — Илдус Ахунҗанов, тәнкыйтьче. 25 апрель — Фердинанд Фарсин, артист. 1 май — Резеда Вәлиева, татар язучысы. 10 май — Мәхмүт Нигъмәтҗанов, фольклорчы. 15 май — Мәгъсүм Хуҗин, язучы. 11 июнь — Мәрзия Фәйзуллина, язучы, шагыйрә. 25 июнь — Мансур Хәсәнов, татар галиме. 26 июнь — Азат Абдуллин, язучы, драматург («Унөченче рәис» авторы). 5 июль — Мәсгут Имашев, татар композиторы. 5 июль — Ирина Колмогорцева, рәссам. 20 июль — Олег Анофриев, РФ кино һәм театр актеры, РФ халык артисты. 31 июль — Фуат Ганиев, татар галиме. 5 август — Нил Армстронг, АКШ астронавты, Айга аягы баскан беренче кеше. 15 август — Шәмши Калдаяков, казакъ композиторы. 23 август — Рәфхат Мәкъсүтов, профессор, техник фәннәр докторы. 29 август — Иделбикә (чын исеме Лена Сабитова-Садыйкова), татар шагыйрәсе. 9 сентябрь — Габделбәр Гарифҗанов, татар галиме. 30 сентябрь — Люция Фарсина, татар актрисасы. 12 октябрь — Габделхак Саматов, күренекле Ислам эшлеклесе. 20 октябрь — Вахит Юныс, татар язучысы. 27 октябрь — Роза Җиһаншина, татар актрисасы, Татарстанның атказанган артисткасы. 6 ноябрь — Энгель Нигъмәтуллин, татар галиме. 9 ноябрь — Эдуард Касыймов, язучы. 14 ноябрь — Ифрат Хисамов, татар композиторы. 15 ноябрь — Фәтхерахман Әхмәдиев, композитор. 15 ноябрь — Гомәр Мәрдәнов, актер, режиссер, Әтнә театрына нигез салучы. 17 ноябрь — Габделфәрт Вәлиев, татар галиме. 19 ноябрь — Фәрит Сәйфелмөлеков, журналист. 1 декабрь — Мөхәммәт Мәһдиев, язучы. 7 декабрь — Рәшит Фазлый, Башкортстанда яшәп иҗат итүче татар шагыйре.

Вафатлар Шулай ук карагыз: :Төркем:1930 елда вафатлар 21 март — Гыйниятулла Капкаев, мөселман дин һәм җәмәгать эшлеклесе, Ырынбур мөселман диния нәзарәте (1893-1917) казые. 7 июль – Артур Конан Дойль, инглиз язучысы. 14 июль — Сабит Яхшыбаев, беренче татар сәхнә рәссамы. 12 август — Шәһит Әхмәдиев (40), татар язучысы, журналист, революционер. 29 сентябрь ― Илья Репин, рус рәссамы. 23 октябрь — Иван Яковлев, чуаш мәгърифәтчесе.

Төркем:Еллар Төркем:1930 ел