Вакыйгалар

23 гыйнвар — Германия Көнчыгыш Пруссиядән тыныч халыкны эвакуцияләү операциясен башлый. 12 март — беренче татар балеты куела. 22 март — Каһирәдә Гарәп дәүләтләре лигасы нигезләнә. Башта аңа 7 ил керә (Мисыр, Сүрия, Лөбнан, Гыйрак, Үрдүн, Согуд Гарәбстаны һәм Йәмән). 9 апрель — Königsberg шәһәре капитуляциясе. 16 апрель — Бөек Ватан сугышы: Совет гаскәрләре Берлинны яулап алу операциясен башлый. 22 апрель — Кызыл армиянең алдынгы гаскәрләре Берлинга керә. 9 май — Нацист Алманиянең капитуляциясе турында акт Мәскәүгә килә. 26 июнь — Берләшкән Милләтләр Оешмасы уставы 51 дәүләт тарафыннан имзалана. 27 июнь — Иосиф Сталинга «Советлар Берлеге Генералиссимусы» исеме бирелә. 16 июль — атом-төш коралының беренче уңышлы сынавы (Нью-Мексико, АКШ). 6 август — АКШ атом бомбасы белән Хиросима шәһәренең күпчелек өлеше бетерелә. 9 август — Япониянең Нагасаки шәһәренә атом-төш коралы ташлана. 2 сентябрь — Икенче Бөтендөнья сугышы тәмамланы. 16 ноябрь — ЮНЕСКО оеша.

Туулар

4 февраль — Полад Бүлбүлоглу, җырчы, актер, композитор, азәрбайҗан дипломаты. 13 февраль — Сания Хантимерова, балет артисты. 7 апрель — Зөфәр Бохараев, ТАССРның атказанган мәдәният хезмәткәре. 10 апрель — Данияр Мөштәри, математик, физика-математика фәннәре докторы. 14 апрель — Айрат Хәтмулла, радиожурналист. 24 апрель — Сәгыйдулла Хафизов, язучы, әдәбият галиме, тәнкыйтьче. 4 июнь — Лена Шакирҗанова, шагыйрә. 26 июнь — Николай Алешков, язучы. 28 июнь — Розалина Шаһиева, язучы, сәнгать белгече. 26 июль — Һелен Миррен, инглиз кино актрисасы. 27 июль — Мәхмүт Гасыймов, сынчы, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе (2008). 29 июль — Фәрит Хәкимҗанов, татар теле галиме. 3 август — Лима Кустабаева, режиссер, педагог, РФ халык артисты (1996). 5 август — Наилә Ибраһимова, Камал театры артисты, Татарстанның атказанган артисты (1991), Татарстанның халык артисты (2010). 5 сентябрь — Фирая Зыятдинова, татар шагыйрәсе. 9 сентябрь — Дамир Бикбов, ТР икътисад министры. 9 сентябрь — Кәрим Габидуллин, музыкант, ТР атказанган артисты. 24 сентябрь — Лариса Рубальская, шагыйрә, җырлар авторы. 13 октябрь — Җәүдәт Дәрзаман, шагыйрь, прозаик. 17 октябрь — Роза Туфитуллова, журналист. 11 ноябрь — Венер Вахитов, биохимик.

Вафатлар

12 гыйнвар — Игнац Кунош (Ignác Kúnos), татар халык авыз иҗатын туплаучы маҗар галиме, профессор. 31 гыйнвар — Зариф Алимов, Советлар Берлеге Каһарманы. 19 февраль — Фатих Кәрим, татар шагыйре. 22 февраль — Хәбибулла Хәйруллин, Советлар Берлеге Каһарманы, тупчы, өлкән сержант. 23 февраль — Алексей Николай улы Толстой, язучы, граф, Сталин премиясе иясе. 13 март — Касыйм Ситдыйков, Советлар Берлеге Каһарманы, капитан (пехота). 13 март — Ягъфәр Әхмәтшин, Советлар Берлеге Каһарманы. 13 март — Хәбиб Юнич, Кытай Төркестандагы сәясәт эшлеклесе, педагог һәм журналист. 18 март — Абдул Тәйфук, Советлар Берлеге каһарманы, майор. 12 апрель — Франклин Делано Рузвельт, 32нче АКШ президенты. 23 апрель — Нур Баян (1905 елда туды), татар шагыйре. 26 апрель — Павел Миронов, Советлар Берлеге Каһарманы. 28 апрель — Бенито Муссолини, итальян диктаторы. 30 апрель — Адольф Гитлер, алман нацистларның җитәкчесе. 1 май — Зәки Хәбибуллин, Советлар Берлеге Каһарманы (1945). 14 июнь — Галим Акчурин, Милләт Мәҗлесе сәркатибе, Тукай әсәрләрен урысчага беренче тәрҗемә итүчеләрдән. 15 июнь — Гадел Кутуй, татар язучысы. 11 ноябрь — Джером Керн, АКШ композиторы.

Төркем:1945 ел Төркем:Еллар