Абдулла Дубин – Казан телевидениесе дикторы, төбәкне өйрәнүче – филокартист. Тәрҗемәи хәле

1941 елның 26 мартындаПамяти конструктора Әстерхан шәһәрендә күпбалалы (ундурт балалы) гаиләдә төпчек бала булып дөньяга килгән. Әтисе Ибраһим Хәсән улы ― җирле икмәк хаводы баш белгече (пенсиягә чыккач, гомере ахырына кадәр җәмигъ мәчете мөәзине булган), әнисе Хәдичә Габидулла кызы - хуҗабикә.

Мәктәптә укыганда ук, драма түгәрәгенә йөри, Әстерхан драма театры артисты була. Казан театр училищесында укыган, А.В. Луначарский ис. ГИТИСның (театр сәнгате институты) режиссёрлык факультетына укырга кергән, тиздән читтән укуга күчеп, театр белеме факультетын тәмамлаганЗвезда экрана. Абдулла Дубин о силе печатного слова и телевидении.

1960-1984 елларда Казан дәүләт телевидениесендә диктор.

Абдулла Дубин 1968 елдан иске фотосүрәтләр җыю белән мавыга. Урысча аны филокартист дип тә атыйлар. Габдулла әфәнде Әстерхан якларында тугангадыр, берничә альбомын шул шәһәргә багышлаган. Аның коллекциясендәге Казан сурәтләрен Татарстан матбугатында еш күрергә була. Соңгы елларда борынгы Казан турында ул фотоальбомнар нәшер итте. Башкалабызның 1000 еллык юбилей алдыннан хаҗи Габдулла җиң сызганып эш башлаган.

1990 елда хаҗ сәфәре кылган.

Гаилә хәле Абдулла Ибраһим улы өч тапкыр өйләнгән һәм бу никахлардан ике улы һәм ике кызы бар, төпчек кызы ― Илсөяр. 1963 елда республика радиосы мөхәррире, танылган язучының кызы Эльза Гариф кызы Гобәйдуллинага өйләнгән булган.

Вафаты 2026 елның 30 октябрендә 86нчы яшендә вафат булган1960-1980 елларда Казан телевидениесе дикторы булган Абдулла Дубин вафат. Татар-информ, 30.10.2026.

Җыелмасыннан сурәтләр

Искәрмәләр

Сылтамалар Памяти конструктора

Чыганаклар İske Qazan – fotoräsemnärdä

Шулай ук карагыз

Төркем:Татар журналистлары Төркем:Телевидение дикторлары Төркем:Төбәк тарихчылары Төркем:Әстерхан татарлары Төркем:ГИТИС тәмамлаучылар Төркем:Казан театр училищесын тәмамлаучылар