Зинеди́н Язи́д Зида́н (tat.lat. Zinedin Yäzid Zidan, фр. Zinédine Yazid Zidane, гарәб. زين الدين زيدان‎‎, кабил. Zineddin Lyazid Zidan; 23 июньдә 1972, Марсел, Франция) — Франция мәшһүр футболчысы (Кабил нәселеннән, Төньяк Әлҗәзаир), һөҗүмдәге ярым-сакчысы булып уйнады, Франция җыелмасының капитаны 1998-2006 булды. Хәзер Реал Мадрид футбол клубының баш тренеры.

Зинедин Зидан — Дөнья чемпионы (1998), Европа чемпионы (2000), өч мәртәбәле иң яхшы Дөнья футболчысы (1998, 2000, 2003), "Алтын Туп" иясе (1998), соңгы 50 ел дәвамында иң яхшы УЕФА футболчысы (2004).

Зинедин Зидан «Канн», «Бордо», «Ювентус», «Реал Мадрид» футбол клубларында уйнады. 2006 елда уенчы карьерасы тәмамлады, тренер булып эшли башлады. Хәзер Реал Мадрид футбол клубы баш тренеры. Бүләкләр Франция Хөрмәтле легион ордены кавалеры: 1998 Франция Хөрмәтле легион ордены офицеры: 2009 Әлҗәзаир Милли хезмәт ордены кавалеры, 3-нче дәрәҗә: 2006

Шулай ук карагыз

Тышкы сылтамалар Рәсми сәхифәсе

Төркем:Франция футболчылары Төркем:«Алтын туп» ияләре