Салехард (, , , ) — Россиядә шәһәр, Ямал-Ненец автономияле округының үзәге, халык саны буенча округының дүртенче шәһәре.

Халык саны — 42 494 кеше.

2025 елның 15 гыйнварында Россия Федерациясе Президенты В. В. Путин указы белән шәһәргә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» мактаулы исеме бирелгән Яшел Үзәнгә «Хезмәт батырлыгы шәһәре» исеме бирелде. Татар-информ, 15.01.2025.

География Салехард Полуй елгасының Об елгасына кушылган урынында, Төмәннән 1982 километр төньяктарак урнаша. Иң якындагы тимер юл станциясе — Лабытнанги (19 км), ул Обның каршы яктагы ярында урнаша. Элек Салехардта тимер юл стансасы да булган, ләкин Трансполяр магистральен ябу нәтиҗәсендә вокзал да ябылган.http://zdr.gudok.ru/pub/23/115658/

Климат

Тарих Салахард 1595 елда Обдорск крепосте буларак нигезләнә.

1807 елда крепость корылмалары җимереләләр, Обдорск авылга әверелә.

1923 елга кадәр Тубыл губернасының (1919 елдан — Төмән губернасының) Берёзов өязе составында. 1923—1930 елларда — Урал өлкәсенең Обдорск районы үзәге.

1930 елдан — Ямал-Ненец милли округының үзәге.

1933 елда Обдорск шәһәр тибындагы бистәсенә үзгәртеп корыла, аңа Салехард исеме кушыла.

1938 елда шәһәр статусын ала.

1956—1975 елда шәһәрнең админнистранив буйсынуда Лабытнанги шәһәр тибындагы бистәсе булган.

Халык 1897http://demoscope.ru/weekly/ssp/emp_lan_97_uezd.php?reg=714 1939http://www.mojgorod.ru/janao/salehard/index.html 19591959 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19701970 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19791979 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 19891989 елның Бөтенсоюз җанисәбе. РСФСР, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 20022002 елгы Бөтенроссия җанисәбе. РФ, аның территориаль берәмлекләренең, шәһәр җирлекләренең һәм шәһәр районнарының җенес буенча халык саны 2010 ~500 ~12 800 16 567 21 929 24 935 32 334 36 827 42 494 Дин

Православие Көнбатыш Себер халыкларының мәҗүси дине Ислам Салехард җәмигъ мәчете

Икътисад Икмәк комбинаты, балык консервлары заводы, сөт заводы.

Югары уку йортлары Төмән дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе филиалы Урал коммерция һәм хокук ниститутының филиалы Мәскәү финанс-һуманитар академиясе филиалы Дмитрий Менделеев исемле Тубыл дәүләт педагогика институтының филиалы Төмән дәүләт нефть һәм газ университетының филиалы

Фотогалерея

Искәрмәләр

Тышкы сылтамалар http://www.mojgorod.ru/janao/salehard/index.html

Төркем:Ямал-Ненец автономияле округы шәһәрләре Төркем:Россия субъектлары башкалалары Төркем:Хезмәт даны шәһәрләре