Клара Цеткин урамы () — Казанның Киров районындагы тарихи Бишбалта бистәсенең үзәк урамы. Зур Казан Боҗрасын Аракчино, Иске Аракчино, Кызыл Таучык бистәләре белән тоташтыручы юллардан иң кыска юл булып тора.
Исем чыганагы Урам 1932 елдан алман сәясәтчесе Клара Цеткин хөрмәтенә атала. 2005 елда урамга тарихи Бишбалта исеме кайтарыла, ләкин 2006 елда, «урысча ямьсез яңгырый» сылтавы белән иске исем калдырыла.http://tatarstan.news-city.info/docs2/sistemsz/dok_ieqzli.htmhttp://kazan.ws/cgi-bin/republic/viewDG.pl?a=fa&id=6433&idr=272
Урнашу Клара Цеткин урамы Несмелов урамы белән чаттан башлана, Урак һәм Чүкеч (Иовлев урамы өлеше), Кызыл Армия, Урицкий, Адмиралтейство урамнарын кисеп үтә һәм Боевая урамына әйләнүе белән тәмамлана. Йөри торган юл дүрт полосадан тора. 2007 елга кадәр урам буенча трамвайлар йөргәннәр, 2010 елда рельсларны сүткәннәр.
Транспорт Автобуслар: 2, 30, 44, 45, 49. Тукталыш пунктлар: «Урак һәм Чүкеч ур.», «Урицкий ур.», «Адмиралтейство ур.» Трамвайлар: №1 трамвае (2007 елга кадәр).
Искәрмәләр
Төркем:Казанның Киров районы урамнары