Континенталь хоккей лигасы — халыкара хоккей лигасы. Лиганың баш бүләге — Гагарин Кубогы.
Тарих
Кыйтга хоккей лигасының беренче чемпионаты 2008/09 елда узган. КХЛ Россия хоккей Суперлигасы нигезендә оештырылган һәм үз эченә 24 команда алган. 2011/12 һәм 2012/13 елларның сезоннарда бәйгедә 23 команда катнашкан, 2014/15 сезоннан — 28 команда катнаша. Россия хоккей федерациясе белән контракты буенча, Гагарин кубогы иясе шулай ук Россия чемпионы титулын ала.
КХЛ төзелеше КХЛ эченә өч лига керә: КХЛ Югары Хоккей Лигасы Яшьләр Хоккей Лигасы
Сезон төзелеше Лига ике (Көнбатыш һәм Көнчыгыш) конференциядән тора; конференцияләр, үз чиратында, ике дивизионнан торалар — Көнбатыш конференциясе: Бобров дивизионы һәм Тарасов дивизионнарыннан тора, ә Көнчыгыш конференциясе: Харламов дивизионы һәм Чернышёв дивизионнарыннан тора.
Регуляр сезоны Регуляр ярышта һәрбер команда үз дивиионыннан командалар белән дүрт тапкыр уйный (ике тапкыр — өйдә, ике тапкыр — кунакта) һәм башка дивизионнардан командалар белән ике тапкыр уйный (өйдә һәм кунакта).
Регуляр бәйгенең җиңүчегә Кыйтга кубогы тапшырыла.
Плей-офф Үз конференциядә беренчедән сигезнчегә кадәр урыннарын алган такымнар плей-офф системасы буенча Көнбатыш һәм Көнчыгыш конференцияләренда җиңү өчен көрәшәләр. Финалда Көнбатыш һәм Көнчыгыш конференцияләр җиңүчеләре очрашалар, финал җиңүчегә Гагарин кубогы тапшырыла.
Җиңүчеләр исемлеге Сезон Гагарин кубогы иясе Финалче Кыйтга кубогы иясе Ачылу кубогы иясе 2025/26Металлург (Магнитогорск)Локомотив2024/25Локомотив ТракторЛокомотивЛокомотив2023/24Металлург (Магнитогорск) Локомотив Динамо (Мәскәү) Ак Барс2022/23ЦСКА Ак Барс СКАЦСКА2021/22ЦСКАМеталлург (Магнитогорск)БилгеләнмәгәнАвангард2020/21АвангардЦСКА ЦСКА Ак Барс2019/2020----2018/19ЦСКААвангард ЦСКА СКА2017/18Ак БарсЦСКА СКА СКА2016/17СКАМеталлург (Магнитогорск) ЦСКА Металлург (Магнитогорск)2015/16 Металлург (Магнитогорск) ЦСКА ЦСКА ЦСКА2014/15 СКА Ак Барс ЦСКА (Мәскәү) Металлург (Магнитогорск)2013/14 Металлург (Магнитогорск) Лев Динамо (Мәскәү) Динамо (Мәскәү)2012/13 Динамо (Мәскәү) Трактор СКА Динамо (Мәскәү)2011/12 Динамо (Мәскәү) Авангард Трактор Салават Юлаев2010/11 Салават Юлаев Атлант Авангард Динамо (Мәскәү)2009/10 Ак Барс ХК МВД Салават Юлаев Ак Барс2008/09 Ак Барс Локомотив Салават Юлаев* Салават Юлаев
• 2008/09 сезонда Кыйтга кубогы тапшырылмаган.
Искәрмәләр
Тышкы сылтамалар http://www.khl.ru/ http://www.КХЛ.рф/official/22013/ http://maps.yandex.ru/-/CBQuBct http://www.khlptu.ru http://eurohockey.com/league/395-khl.html http://g.co/maps/65ra2
Төркем:Континенталь хоккей лигасы Төркем:Россия хоккей лигалары Төркем:Хоккей лигалары