Казан дәүләт мәдәният институты — Татарстанның Казан шәһәрендә урнашкан югары белем бирүче уку йорты. филиалы буларак 1969 елда ачыла.

Тарихы 1974 елда Казан дәүләт мәдәният институты итеп үзгәртелә. 1991 елда Казан дәүләт сәнгать һәм мәдәният институты исеме бирелә. 1995 елның маенда академия статусын, 2002 елның 4 июленнән 2015 елның 25 июненә кадәр Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты дип йөртелә.

1999 һәм 2000 елларда мәдәният һәм сәнгать өлкәсендә уңышлы рәвештә белгечләр әзерләү, укыту, фән һәм иҗат эшендәге уңышлары өчен Университет белем бирүче уку йортлары һәм оешмаларының “Культура: Окно в Россию” Бөтенрусия конкурсының Лауреаты исеменә лаек булды һәм 2000нче елда ЮНЕСКОның “Памятная ветвь мира” дигән алтын медале белән бүләкләнде.

2006нчы елда Университетның бер төркем укытучылары “Урта Иделнең иҗитимагый-мәдәни һәм сәнгать өлкәсендә өзлексез һөнәри белем бирү системасының методологиясен һәм технологиясен тормышка ашыру” дигән хезмәтләре өчен Россия Федерациясе хөкүмәтенең мәгариф өлкәсендәге премиясенә лаек булдылар.

2011нче елда Урта Идел республикаларының 20дән артык мәдәният һәм сәнгать уку йортларын берләштергән Региональ университет белем бирү округы оештырыла, аның методик һәм фәнни үзәге булып Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты билгеләнә.

Университетның региондагы динамик үсешендә үзәк урын булып Санкт-Петербург мәдәният һәм сәнгать университеты мирасы санала, шул ук вакытта, төп игътибар региондагы халык иҗаты һәм классик сәнгатьнең узара бәйләнешенә, бер-берсенә тәэсирен өйрәнүгә дә юнәлдерелә.

Төзелеше Факультет, кафедра һәм программалары Институт 9 факультет һәм 30 кафедрадан тора. Төп белем бирү программалары тормышка ашыралар: 14-е бакалавриат дәрәҗесендә, 29-ы специалитет дәрәҗесендә, 3-е магистрлар әзерләү программасы буенча; 7 аспирантура, 1 докторантура, 3 докторлык диссертациясе яклау буенча; өстәмә белем бирү программасын тормышка ашыручы белем тапшыру (трансфер) Институты (төп профессиональ белем бирү программасы буенча квалификацияне күтәрү; югары уку йортына керергә әзерлек; өстәмә профессиональ белем).

Китапханә — мәгълүмат оешмалары белән берлектә Татарстан Республикасының Милли китапханәсе, Казан дәүләт университетының Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәсе, Республикасының яшьләр китапханәсе һ.б.) китапханә — мәгълүмәт эше, информатика, документ белән эш итү өлкәсендә белгечләр әзерләнә.

Инфраструктурасы Университетта заман таләпләренә туры килә торган мультимедийный һәм компьютерлары булган уку класслары, лабораторияләре, мастерскойлар, Универсиада 2013 объектлары исәбенә керүче “Итил” спорт комплексы, студентлар кафесы бар. “Студентлар йорты” күп еллар буе Казандагы иң яхшы студентлар торагы булып исәпләнә.

Конференцияләр КДМИ укытучылары фән һәм иҗат эшендә актив катнашалар. Тарих, фәлсәфә, классик сәнгать, милли сәнгать, Идел буе халыклары этнографиясе һәм фольклоры, культурология, музей эше, иҗтимагый педагогика, китап тарату эше, идарә итүне документлаштыру, китпаханә-магълүмат эше буенча проблемаларны чишү өстендә эшлиләр. Ел саен университетта региональ, бөтенроссия һәм халыкара статусында булган конференцияләр уздырала.

Студентлар практика үткән оешмалар КДМИ студентларының практика уза торган урыннары булып 250дән артык мәдәният сәнгать оешмалары, социаль сфера, мәгариф, туризм һәм кунакчылык өлкәсе, җәмәгатьчелек оешмалары торалар.

Эшкә алучылар соравы буенча 80% якын чыгарылыш студентлары эш урыннарына җибәреләләр.

Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Татар дәүләт яшь тамашачы театры, курчак театры һәм Татарстан — Яңа Гасыр телекомпаниясе белән берлектә Татарстан өчен генә түгел, РФ регионнары өчен дә профессиональ актерлар һәм режиссерлар әзерләү алып барыла.

Студент тормышы Көндез һәм читән торып 3меңгә якын студент укый, шул исәптән 1600дән артык укучы укудагы, фәнни-тикшерү һәм иҗат эшендәге югары уңышлары өчен Россия Федерациясе бюджеты исәбенә академик һәм социаль стипендия алалар.

КДМИ халык инструментлары оркестрлары һәм ансамбльләре, катнаш һәм татар хорлары, бию коллективлары бар һәм алар уңышлы эшләп киләләр.

Уку йортында укыткан шәхесләр

Университет кафедрларында 300дән артык укытучы эшли, алар арасында 42 професор, 123 доцент, 80нән артык Россиянең һәм Татарстанның атказанган фән, мәдәният, сәнгать эшлекләре, 46 Россиянең һәм Татарстанның атказанган һәм халык артистлары.

туу датасы Исем уку йорты һөнәр төре Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы 1907-01-08 Гай Таһиров хореограф Gay Tagirov 1995-09-16 1921-07-15 Асия Хәйруллина Россия театр сәнгате университеты — ГИТИСТатар дәүләт гуманитар-педагогика университеты театр актерытеатр мөгаллиме 2004-11-04 1921-05-15 Фуат Вәлиев Киев милли төзелеш һәм архитектура университеты Fuad Valeev 1984-10-11 1926-02-27 Халит Кумысников Россия театр сәнгате университеты — ГИТИС театр белгече 2008-05-12 1928-04-17 Бату Мулюков Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясеИльяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллияте композиторскрипкачыбаянчыпианистopera composersymphonist 1999-10-25 1932-02-08 Ильтани Илялова Үзбәкстан дәүләт сәнгать институтыРоссия театр сәнгате университеты — ГИТИС театраль тәнкыйтьче 1933-04-20 Гомәр Сабирҗанов Илья Николаевич Ульянов исемендәге Сембер дәүләт педагогия университетыСБКФ ҮК каршындагы иҗтимагый фәннәр академиясе тарихчы Gumer Sabirzyanov 1934-11-07 Марсель Сәлимҗанов Россия театр сәнгате университеты — ГИТИСКазан (Идел буе) федераль университеты драматургтеатр режиссерытеатр мөгаллиме Marcel Salimzhanov 2002-03-26 1936-05-02 Флера Хәмитова М. С. Щепкин ис. Югары театр укуханәсеКазан педагогика көллияте актёрпедагог 2025-05-31 1937-02-101937 Юрий Благов Казан (Идел буе) федераль университетыМәскәү театр институты94 нче гимназия театраль тәнкыйтьче 2014-10-23 1938-03-26 Рабит Батулла М. С. Щепкин ис. Югары театр укуханәсеЮгары сценарийчеләр һәм режиссерлар курсларыА. М. Горький исемендәге Әдәбият институты язучыдраматургпублицистсатирик Rabit Batulla 1940-08-04 Энгель Таһиров Казан (Идел буе) федераль университеты тарихчыфәнни хезмәткәр Engel Tagirov 1940-03-11 Анатолий Василевский Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе баянчыдирижёр Anatoliy Vasilevskiy 2022-11-19 1943-05-20 Ай­дар Ха­физ Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсе театр актерытеатр мөгаллиметеатр режиссерыprincipal directorактёр Aydar Hafizov 2020-12-13 1944-06-11 Нина Калаганова Сарытау театр институты театр актеры Nina Kalaganova 1945-08-03 Лима Кустабаева Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе сәнгатькәр 1946-07-06 Анатолий Шутиков Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе дирижёрмузыка мөгаллиме Anatoliy Shutikov 1946-08-07 Ания Туишева җырчымузыка укытучысы 1947 Әнвәр Хәйри Казан (Идел буе) федераль университеты галим 2014-07-20 1947-02-12 Рафаил Хәким Казан (Идел буе) федераль университеты сәясәтчетарихчыфәлсәфәчесәясәт белгече Raphail Hakimov 1947-01-26 Илдар Арсланов Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе музыкачыпедагог 2021-04-07 1948-06-12 Фәридә Салитова Ильяс Әүхәдиев исемендәге Казан музыка көллиятеНәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе музыкачы 1949-09-19 Юрий Гвоздь С. А. Герасимов исемендәге Бөтенрусия дәүләт кинематография институты кинооператорprincipal directorкинорежиссёркиносценаристсценарист Yuri Gvozd 1950-06-06 Илдар Хәйруллин Шәүкәт Хәсән улы Биктимеров исемендәге Казан театр укуханәсе театр актерытеатр мөгаллиметеатр режиссерыкиноактерактёр Ildar Khairullin (actor) 1951-02-11 Шәмси Закиров Казан дәүләт мәдәният институты университет профессорытеатр режиссеры 1952-01-02 Гүзәл Вәлиева-Сөләйманова Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты сәнгать белгече Guzel Valeeva-Suleymanova 1952-03-21 Геннадий Макаров Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты фольклорчымузыка белгечеэтнографкомпозитор Gennady Mikhaylovich Makarov 1953-07-17 Тәслимә Фәйзуллина Уфа сәнгать училищесы университет профессорытеатр актеры Taslima Fayzullina 2018-10-13 1955-04-20 Мәхмүт Ваһапов Казан сынлы сәнгать укуханәсеВасилий Иванович Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академия сәнгать институты рәссам Makhmut Vagapov 1955-08-28 Рафаэль Валеев Казан (Идел буе) федераль университетыТатарстан Фәннәр академиясенең Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты тарихчыархеологуниверситет профессоры Rafael Valeev 1955 Дилбәр Шәмсетдинова Казан дәүләт мәдәният институты университет профессоры 1959-03-03 Елена Алексеева С. А. Герасимов исемендәге Бөтенрусия дәүләт кинематография институты кино белгечекинокритиккино тарихчысыкинорежиссёркиносценарист Elena Alekseeva 1961-02-10 Гөлчәчәк Нәҗипова Казан (Идел буе) федераль университеты музейчылык белгече 1962-08-11 Илсур Сафин Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе университет профессоры 1978-11-21 Алинә Шәрипҗанова Казан дәүләт мәдәният институтыВ. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты җырчы 1979-08-13 Роза Әхмәдиева Казан дәүләт мәдәният институтыРоссия Федерациясе Президенты каршындагы Россия халык хуҗалыгы һәм дәүләт хезмәте академиясе 1988-03-01 Илмир Ямалов Казан дәүләт мәдәният институтыАлабуга мәдәният һәм сәнгать көллияте музыкачымузыка укытучысыҗырчы

Уку йортын тәмамлаган шәхесләр

Рәйхан Габдуллина Ләйсән Фәйзуллина Ләйсән Гатауллина Лилия Камалиева Ландыш Ибәтуллина Камилә Шакирова Альбина Ногманова, "НЕТАНЦЫ" комьюнитисының амбассадоры, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты. Рузанна Хәбибуллина, Габдулла Кариев театры артисты (2015 елдан). Алсинә Закирова, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты (2013 елдан). Гөлназ Галимуллина, Казан дәүләт яшь тамашачы театры артисты (2009 елдан), Татарстан театр әһелләре берлеге әгъзасы. Диләрә Зиннәтова, Кариев театры артисты (2003 елдан). Энҗе Яруллина, Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты (2005 елдан). Алсу Шакирова, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты (2007 елдан), Татарстан Республикасы Театр әһелләре берлеге әгъзасы. Гөлчәчәк Гайфетдинова, Татарстанның атказанган артисты (2016). Гүзәл Гөлвердиева, драма актрисасы, Камал театры артисты (2013 елдан). Гүзәл Шакирова, Татарстанның атказанган артисты (2015). Гүзәл Гафарова, драма актрисасы, Кәрим Тинчурин театры артисты (2013 елдан). Гүзәл Гайнуллина, Татарстан Республикасының атказанган артисты (2018). Айгөл Шәкүрова, драма актрисасы, Камал театры артисты. Айгөл Миңнуллина, драма актрисасы, Камал театры артисты. Рәзилә Мөхлисуллина, драма актрисасы, Әтнә татар дәүләт драма театры артисты. Энҗе Сәйфетдинова, драма актрисасы, Дамирә Кузаева исемендәге премиясе лауреаты (2019). Алсу Сибгатуллина, драма актрисасы. Алмаз Борһанов, драма актеры, Камал театры артисты. Илнур Закиров, драма актеры, Татарстанның атказанган артисты, М. Җәлил премиясе лауреаты.

Автоматик исемлек