Шамил Тарпищев — теннисчы тренер, Русиянең теннис федерациясе президенты (2002 елдан), Халыкара Олимпия комитеты әгъзасы, ССРБ (1985) һәм РСФСРның (1981) атказанган тренеры.

Тәрҗемәи хәле Шамил Әнвәр улы Тарпищев 1948 елның 7 мартында Мәскәү шәһәрендә туа. «Самый долгий матч» дигән китабында үз нәселенен Мордовиядәге Татар Йенәсе авылыннан булуы хакында яза. Әлеге нәсел вәкилләре бүген Кытайда, Япониядә, Польшада, Алманиядә, Америкада яши. Шамил Тарпищевнын әтисе Әнвәр Билал улы гомере буе «Знамя труда» авиация заводында эшли, тырыш хезмәте өчен берничә орден-медаль (шул исәптән Ленин ордены) белән бүләкләнә. Әнисе Мәрьям Гали кызы дә озак еллар буе шул заводта хезмәт итә.

Халыкара Олимпия комитеты әгъзасы (1996 елдан). Россиянең теннис федерациясе президенты (2002 елдан). Россия Федерациясе президентының физкультура һәм спорт буенча киңәшчесе 1992-1994). Россия Федерациясенең физик культура һәм туризм буенча дәүләт комитеты рәисе (1994-1996). Теннис буенча СССР (Россия) җыелма командасының баш тренеры (1974 елдан). Аның җитәкчелегендә илнең ир-егетләр командасы ике тапкыр Дэвис кубогын, хатын-кызлар командасы өч тапкыр Федерация кубогын ота. «Шәрәфлек билгесе» ордены белән бүләкләнә (1994), Россиянең иң яхшы тренеры булып таныла (1996-2009)

Аның катнашлыгында 2009 елньң октябрендә Казанда Теннис академиясе ачылды. Ул Шамил Тарпищев исемендәге Халыкара балалар теннис академиясенең филиалы булып тора.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 2022 ― 2 дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены ― Токиода узган XXXII Җәйге Олимпия уеннары һәм XVI Җәйге Паралимпия уеннарында югары спорт күрсәткечләренә ирешкән Россия спортчыларын яхшы әзерләүне тәэмин иткән өченУказ Президента Российской Федерации от 01.07.2022 № 418. Официальный интернет-портал правовой информации 2018 ― 3 дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены ― физик культура һәм спортны үстерүгә зур өлеш кертүе, күпьеллык намуслы хезмәте өченУказ Президента Российской Федерации от 2 марта 2018 года № 93 «О награждении государственными наградами Российской Федерации» 2008 ― 4 дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены ― физик культура һәм спортны үстерүдәге казанышлары һәм күпьеллык намуслы хезмәте өчен 1994 ― Почет ордены (РФ) ― 1994 елгы XVII кышкы Олимпия уеннарында югары спорт казанышлары өченУказ Президента РФ от 22 апреля 1994 г. № 807 2017 ― Дуслык ордены (РФ) 2 дәрәҗә Ватан алдындагы хезмәтләр өчен ордены медале Казанның 1000 еллыгы истәлегенә медале 1985 ― СССР атказанган тренеры 1981 ― РСФСР атказанган тренеры Мордовиянең атказанган физик тәрбия хезмәткәре 2003 ― Мордовия Дәүләт премиясе 2008 ― 2 дәрәҗә Достык ордены (Казакъстан)Шамиль Тарпищев получил награду Казахстана 2008 ― «Астанага 10 ел» юбилей медале Искәрмәләр

Чыганаклар Гафиятов А.Х., Сабантуй мәйданыннан – Олимпия уеннарына бит35

Сылтамалар

Моны да карагыз

Төркем:ССРБ спортчылары Төркем:ССРБ атказанган тренерлары Төркем:Спорт федерациясе президентлары Төркем:Татар спортчылары Төркем:Тренерлар Төркем:Мордовия татарлары Төркем:Мәскәү татарлары