«Россия-1» (Россия-1) — Россия дәүләт телеканалы. Бөтенроссия дәүләт телевизион һәм радиотапшырулар ширкәтенә керә. Россия-1 телеканалы — БДТРК-ның төп каналы. Ул үзен Россиянең төп каналы итеп күрсәтә.

«Россия-1» телеканалында региональ ДТРК-лар өчен бердәм эфир вакытлары бар. Мәсәлән, билгеле вакытларда Татарстан телерадиокомпаниясе рус һәм татар телләрендә үз тапшыруларын күрсәтә. Шушы региональ вакытта рус телендә җирле «Вести» хәбәрләре күрсәтелә.

Сылтамалар Рәсми сайт

Төркем:Россия телеканаллары Төркем:Рус телендә эшләүче телеканаллар