Авы́л күле́ – Көнчыгыш Кама аръягындагы күл. Элеккеге су юлында сакланып калган күл: Ык елгасының сулъяк тугаенда, Азнакай районындагы Сөендек авылының көньяк читендә урнашкан.
Су өслегенең мәйданы 1,08 га. Озынлыгы 300 м, иң зур киңлеге 50 м.
Хуҗалык-көнкүреш максатларында кулланыла.
Чыганаклар Мәгълүматны бирүче: ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты. Татар энциклопедиясе. Казан, 2008.
Төркем:Азнакай районы күлләре