Quisqueyanos valientes (Кискеяның кыю уллары) — Доминикан Җөмһүриятенең милли һәм дәүләт гимны. Кискея (Quisqueya) — бу ил һәм шулай ук Һаити урнашкан утрауның борынгы исеме, испаннар басып алганчы яшәгән төп халык телендә “Җир анасы” дигәнне аңлата. Сүзләрен Эмилио Прюдомм (Emilio Prud’homme) язган, көен Хосе Рейес (José Reyés) иҗат иткән. Беренче тапкыр башкарылуы 1883 елның 17 августында булган. Текст авторының шул елларда һәм соңрак та президент булып торган Улисес Эро (Ulises Heuro) белән килешеп бетә алмавы сәбәпле, гимн рәсмиләштерелми калган, хәтта 1897 елда, текстны беркадәр үзгәрткәч, даими кулланышка кертелгән булса да. Алга таба да, шундый каршылыклар аркасында, гимнның ахыргы, кануни рәвештә кабул ителүе 1934 елның 30 маена кадәр кичектерелеп килгән. Гимн тексты 16 юллык өч куплеттан тора. Куплетлар озын булганга күрә, күпчелек очракта беренчесе генә уйнала һәм җырлана. Гимнның икенче куплеты илнең тарихына һәм күренекле шәхесләренә багышланган. Беренче куплетта бәян ителгәнчә, бүгенге Доминикан Җөмһүриятенең элгәре булган ил күп тапкыр бәйсезлеген югалтып, аны яңадан яулап алып килгән. Испан колонизаторларын француз баскынчылары алмаштырган. АКШ исә, турыдан-туры басып алмаса да, илнең финансларын һәм икътисадын контрольдә тота. Берзаман хәтта утрауның көнбатыш өлешен биләп торган Һаити режимы астында да булып алганнар Кискеяның кыю уллары һәм кызлары. Һо Ши Мин әйтмешли, “азатлыктан һәм бәйсезлектән кадерлерәк берни дә юк”.

Беренче куплеты һәм тәрҗемәсе Испан телендәТәрҗемәсе1. Quisqueyanos valientes, alcemos Nuestro canto con viva emoción, Y del mundo a la faz ostentemos Nuestro invicto glorioso pendón. ¡salve el pueblo que intrépido y fuerte, A la guerra a morir se lanzó Cuando en bélico reto de muerte Sus cadenas de esclavo rompió. Ningun pueblo ser libre merece Si es esclavo indolente y servil; Si en su pecho la llama no crece Que templó el heroismo viril. Mas Quisqueya la indómita y brava Siempre altiva la frente alzará: Que si fuere mil veces esclava Otras tantas ser libre sabrá.1. Җырлыйбыз, Кискейя кыюлары, Дәртләнеп хисле җырыбызны, Соклансын күреп бар Җир шары Җиңелмәс данлыклы туыбызны. Дан батыр йөрәкле халыкка — Аяусыз көрәшкә атлады, Җан фида кылып һәр сугышта, Богауларын ватып ташлады! Һичкайчан булалмас хөр-азат Ихтыярсыз бер кол, ярамсак, Күкрәгендә ялкынланмаса Гайрәте кабызган бер учак. Ә Кискейя кыю, бирешмәс, — Коллыкка төшсә дә мең кабат, Горур тотар үзен, килешмәс, Булыр ул яңадан хөр-азат.

Гимнның калган куплетлары 2. Que si dolo y ardid la expusieron de un intruso señor al desdén, ¡Las Carreras ! ¡Beller!… campos fueron que cubiertos de gloria se ven. Que en la cima de heroíco baluarte, de los libres el verbo encarnó, donde el genio de Sánchez y Duarte a ser libre o morir enseñó. Y si pudo inconsulto caudillo de esas glorias el brillo empañar, de la guerra se vió en Capotillo la bandera de fuego ondear. Y el incendio que atónito deja de Castilla al soberbio león, de las playas gloriosas le aleja donde flota el cruzado pendón.

3. Compatriotas, mostremos erguida nuestra frente, orgullosos de hoy más; que Quisqueya será destruida pero sierva de nuevo, jamás. Que es santuario de amor cada pecho do la patria se siente vivir; Y es su escudo invencible, el derecho; Y es su lema: ser libre o morir. Libertad que aún se yergue serena La victoria en su carro triunfal. Y el clarín de la guerra aún resuena Pregonando su gloria inmortal. ¡Libertad! Que los ecos se agiten Mientras llenos de noble ansiedad Nuestros campos de gloria repiten ¡Libertad! ¡Libertad! ¡Libertad!

Төркем:Илләр буенча гимннар Төркем:Доминикан Җөмһүрияте