Фәйзрахман Әминов, Фәйзрахман Габдрахман улы Әминов (Ибне-ӘмиковАминов (Ибне-Амиков) Файзрахман Абдрахманович. Пермская ГХГ, Әминев) (1908 елның 28 июле, РИ, Пермь губернасы, Көңгер — 1984 елның 20 ноябре, ССРБ, РСФСР, Ленинград) — рәссам, нәкышче, педагог. Татарстан АССР атказанган сәнгать эшлеклесе (1972), РСФСР атказанган рәссамы (1984). ССРБ Рәссамнар берлеге әгъзасы (1945 елдан).
Тәрҗемәи хәле 1908 елның 28 июлендә (10 августта) Пермь губернасы (хәзерге Пермь крае) Көңгер шәһәрендә туган. Әти-әнисе чыгышлары белән Тау ягыннан (әтисе Габдрахман Танай, әнисе Зиһнекамал Кече Кайбыч авылларыннан Кизел шахтасына киткәннәр). Фәйзрахман Пермьдәге 8нче татар-башкорт җидееллык мәктәбен, 1930 елда Пермь сәнгать-педагогика техникумын (1921-1925 елларда ) тәмамлаганВ. В. Семянников. Высшие художественно-промышленные мастерские Перми. Гос.архив Пермского края, 14.09.2016.
1931—1933 елларда Пермь шәһәр театрында (Икенче Урал опера театры, 1939 елдан ) рәссам-декоратор булып эшләгән.
1933 елда Ленинградка күчеп китә һәм рәссам И. И. Бродский ярдәме белән Ленинградтагы Нәкыш, скульптура һәм архитектура институтының (Репин исемендәге институтның) эшче факультетына укырга керә, 1937 елда төп курска күчә, 1948 елда тәмамлаган (остазлары: 2нче курска кадәр Исаак Израилевич Бродский, 2нче курстан соң: Рудольф Рудольфович Френц). Диплом эше: «Татар бәйрәме Сабан туе» картинасы (1948)Ольга Улемнова. Рәссам графикасы тылсымы. Репин иннститутының графика бүлегендә укытучы рус китап графикасы остасы, графика сәнгатендә бербөтен юнәлешкә нигез салучы, рус халык иҗаты мотивларын модерн купшылыгы белән баеткан нигезендә милли борынгылык белән мавыгу һәм аның тарафыннан эшкәртелгән график ысуллар системасы яткан иҗат методы яшь рәссам формалашуга аерата зур йогынты ясый. 1945 елда Ф. Г. Әминов кабул ителә.
Бөек Ватан сугышы елларында Ф. Әминовны Ленинградтан Пермьга, хәрби заводка җибәрәләр.
1952—1953 елларда Ленинград югары сәнгать-сәнәгать укуханәсендә (1994 елдан ) укыта. 1984 елның 20 ноябрендә Ленинградта вафат.
Иҗаты
1933 елдан алып 1950-еллар ахырына кадәр тематик картина, пейзаж жанрында эшли, портретлар серияләре, шулар эчендә Бөек Ватан сугышы каһарманнары портретларын («Капитан А. А. Янбулат», «Хирург Ф. Х. Кутушев», «Доктор Ш. Г. Шараф», «Л. В. Мочалов» Аминов Файзрахман Габдрахманович. Онлайн - энциклопедия Tatarica) иҗат итә. Каһарманнар тематикасын дәвам итеп, 1959 елда эчтәлеге буенча драматик булган темаларга алына: «Салават Юлаев», «Муса Җәлил», «Иптәшләрнең хушлашуы» исемле зур күләмле әсәрләрен яза.
1960 елда татар әдәбияты классигы шагыйрь Габдулла Тукай әсәрләре буенча акварель сериясен ижат итә («Кәҗә белән сарык» әкияте, «Су анасы» поэмасы), «Таз» шигыренә багышлап, график сурәтләр (тушь, каләм) эшли. 1960—1970 елларда Габдулла Туҡайның «Шүрәле» поэмасына эшләгән иллюстрацияләрендә автор «Сәнгать дөньясы» (ru) рәссамнар берләшмәсенең казанышларын һәм татар китап графикасы традицияләрен берләштерә алган. Ф. Әминовның кайбер станок хезмәтләре дә Габдулла Туҡайга багышланган («Тукай Кырлайда», «Шүрәле урманы»). Рәссам Ленинград татар зыялылары портетларын ижат иткән. 1970-еллар башында Тукайга һәм татар дөньясына, татар әкиятләренә – риваятьләргә, татар җырына, татар шәхесләренә багышланган күләмле әсәрләре белән («Салкын чишмә», «Кырлай», «Җизнәкәй», «Хуҗа Насретдин», «Сабантуй», «Муса Җәлил», «Э. Сәгыйдева», «Хәсән Туфан» (1980) һ. б.) татар рәсем сәнгатенә килеп керә.
Форматлары буенча зур булмаган, ләкин зәркән әсәре сыман гаҗәеп нечкә чарланган миниатюра-этюдларында рәссам күмәк хезмәт картиналарын («Иген игү», «Иделдә»), Пермь, Көңгер шәһәрләре манзараларын, Казан арты татар авыллары («Танай», «Каен урманы», «Урман аланчыгындагы ат», «Борылмалы юл», «Ватан», «Басу») күренешләрен, сугыш геройларын, бизәкле күлмәк, ак алъяпкыч кигән кыр хезмәтчәннәрен, карт-коры образларына мәдхия җырлый. «Кызыл киемле кыз портреты», «Ак күлмәк һәм алсу алка кигән хатын портреты» кебек этнографик сурәтләр панорамага якты кайнар төсләр, милли полихромия балкышын өстиРозалина Шаһиева. Иҗатчының бәхет сукмаклары.
1940 елдан башлап, рәссам өлкә, зона, чит ил күргәзмәләрендә катнашып килә. Шәхси күргәзмәләре Ырынбурда сынлы сәнгать музеенда (1972), Казанда ТР дәүләт сынлы сәнгать музеенда (Г. Тукайга багышланган, 1972), «Хәзинә» галереясендә («Мәшһүр һәм билгесез Фәйзрахман Әминов», 2008); Ташкентта Алишер Навои музеенда һәм Мәскәүдә (1978) оештырылган.
1980-еллар ахырында рәссамның 29 эше, шул исәптән, рәсем һәм акварельләре, ТР дәүләт сынлы сәнгать музее фондында тупланган. Ташкентта Алишер Навои музеена Тукайга багышланган 3 картинасы алынган. Картиналары Уфаның М. Нестеров исемендәге дәүләт сәнгать музеенда, Пермьдә дәүләт сынлы сәнгать музеендаАминов Файзрахман Абдрахманович. Пермская ГХГ, Яңа Кырлайда Тукай музеенда, Мәскәүдә, чит илләрдә дәүләт һәм шәхси тупланмаларда саклана.
Бүләкләре, мактаулы исемнәре
1972 — Татарстан АССР атказанган сәнгать эшлеклесе 1984 — РСФСР атказанган рәссамы
Гаиләсе Хатыны Рәбига, туйлары Казанда булган; уллары Фәйзулла (1948), рәссам, әтисе укыган Репин институтын тәмамлаган, доцентФайзулла Файзрахманович Аминов. fantlab.ru; Фәһим, кино-инженерлар институтын тәмамлаган.
Искәрмәләр
Чыганаклар Татарская энциклопедия / отв. ред. Г. С. Сабирзянов. — Казань: Институт Татарской энциклопедии АН РТ, 2002. — Т. 1. — 672 с. — ISBN 5-85247-035-X
Әдәбият Фәйзрахман Әминев. Үзем турында. «Азат хатын», 1972, сентябрь. Байназар Әлминов. Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе рәссам Фәйзрахман Әминев. «Азат хатын», 1972, сентябрь. Музей изобразительных искусств Татарской АССР. Живопись: Альбом. — Л.: Художник РСФСР, 1978. — 190 с. Тәүфикъ Әйди. Тылсымлы сурәтче. «Казан утлары», 1979 ел, март, 114–121нче битләр. Тукай белән илһамланып... Фәйзрахман Әминев. Графика. Нәкыш. Татарстан республикасы дәүләт сынлы сәнгать музее тупланмасыннан әсәрләр каталогы. – Казан: Заман, 2011. – 144 б.: рәс. ISBN 978-5-89052-061-6
Сылтамалар
Тукай белән илһамланып. ТР дәүләт сынлы сәнгать музее Аминов Файзрахман Абдрахманович. rustik68.narod.ru Аминов Файзрахман Габдрахманович. «Милләттәшләр» порталы Выставка в Галерее «Хазинэ» (филиал ГМИИ РТ) в Казанском Кремле. art16.ru Вариант творческой подписи Аминова Ф. Г. leningradart.com
Моны да карагыз Санкт-Петербург татарлары
Төркем:Габдулла Тукай Төркем:Татар рәссамнары Төркем:Репин исемендәге институтны тәмамлаучылар Төркем:Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклеләре Төркем:Русиянең атказанган рәссамнары Төркем:Санкт-Петербург дәүләт сәнгать-сәнәгать академиясе укытучылары