Бу Татарстан сәясәтчесе турында мәкалә, режиссер турында биредән укыгыз

Азат Җиһаншин, Азат Илдус улы Җиһаншин (1973 елның 5 апреле) — Татарстанның хуҗалык эшлеклесе һәм сәясәтчесе, «Татагролизинг» АҖ генераль директоры, VI чакырылыш Татарстан Дәүләт шурасы депутаты. Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре. Татарстан Республикасының 2нче класслы хакыйкый дәүләт киңәшчесеЗиганшин Азат Ильдусович. tatagrolizing.ru. Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры (2026―) .

Тәрҗемәи хәле 1973 елның 5 апрелендә туган. «Юриспруденция» белгечлеге буенча Чуаш дәүләт университетын (1998), Казан дәүләт финанс-икътисад институтын (2009) тәмамлаганАзат Ильдусович. ideputat.er.ru.

Хезмәт юлы 1999 елның июненнән ноябрь аена кадәр — Дәүләт салым инспекциясенең Арча районы буенча юридик хезмәтенең әйдәп баручы белгече.

1999—2000 елларда — Казан шәһәре Вахитов районы буенча дәүләт салым инспекциясенең юридик бүлегенең 1нче категорияле белгече.

2000—2005 елларда — «Татарстан сөте» Холдинг компаниясе» ААҖ юридик бүлеге башлыгы.

2005—2010 елларда — «Татарстан сөте» ААҖ генераль директоры урынбасары - икмәк кабул итү предприятиеләре белән идарә итү җитәкчесе.

2010—2012 елларда — Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты Аппаратының агросәнәгать комплексы җир мөнәсәбәтләре һәм кулланучылар базары идарәсе башлыгы.

2012 елдан 2013 елга кадәр — «Вамин Татарстан» ААҖ генераль директорының беренче урынбасары - башкарма директоры.

2013 елдан «Татагролизинг» АҖ генераль директоры Зиганшин Азат Ильдусович. tatcenter.ru.

2019 елның сентябреннән — 50нче санлы Биектау сайлау округыннан Бердәм Россия фиркасе исемлеге буенча VI чакырылыш Татарстан Дәүләт шурасы депутаты. Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты әгъзасы.

2026 елдан ― Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры. Бүләкләре, мактаулы исемнәре Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре

Искәрмәләр

Сылтамалар Зиганшин Азат Ильдусович. Государственный Совет Республики Татарстан

Моны да карагыз

Төркем:Чуаш дәүләт университетын тәмамлаучылар Төркем:Казан дәүләт финанс-икътисад институтын тәмамлаучылар Төркем:Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре Төркем:Гамәлдәге Татарстан хөкүмәте әгъзалары