Кыр Бикшеге (, ) — Чуаш Республикасының Батыр районында урнашкан татар авылы. Зирекле елгасы буенда урнашкан.

Тарихы Авылның өч зираты ташлары буенча караганда, ул 14-15 гасыр чикләрендә нигезләнгән була ала.

Халык саны

Халык саны 1356 кеше.

Күренекле кешеләре Шушы авылда танылган драматург Фәтхи Бурнаш, академик Хәбиб Миначев һәм тагын бик күп шәхесләр туып үскәннәр. Кыр Бикшеге музеенда Чинкиннар нәселенә бер стенд багышланган. Аларның Татарстан, Россия спорты тарихына кереп калганнары байтак. Әйтик, Чаллы физкультура институты ректоры, биология фәннәре докторы, профессор Габделәхәт Чинкин, микробиолог Гальфия Ильясова, кырыктан артык спорт мастеры, хәтта Олимпиадаларда катнашкан йөгерешчеләр тәрбияләгән атаклы тренер Миңнулла Чинкин, милли көрәш буенча Россиянең ике тапкыр баш батыры Наил Чинкин, республикабызның иң оста судьяларыннан берсе, доцент Сәет Чинкин.

Социаль сфера

туу Исем уку йорты һөнәр төре эш урыны үлем датасы үлем урыны 1898-01-13 Фәтхи Бурнаш «Мөхәммәдия» мәдрәсәсеКазан Татар укытучылар мәктәбе язучышагыйрьжурналистдраматургтәрҗемәче «Кызыл Армия»Таң«Ватаным Татарстан»Безнең байрак«Чаян» журналыГалиәсгар Камал исемендәге Татар театрыТатарстан китап нәшриятыТатар опера студиясеКПССның Татарстан өлкә комитеты 1942-08-01 Самар 1908-12-241908-12-11 Хәбиб Миначев Михаил Васильевич Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университеты химик РФА Органик химия институты 2002-03-25 Мәскәү 1931-06-04 Миңнулла Чинкин тренер 2014-01-08 Чаллы 1937-04-22 Габделәхәт Чинкин Казан 1942-01-08 Нәкыйп Каштан Казан дәүләт медицина университеты шагыйрьүпкәбелгеч 1948-06-01 Гальфия Ильясова Николай Бауман исемендәге Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе

Авылда 1975 елда ачылган урта мәктәп, мәдәният йорты, мәдәният йорты каршында Бикшек халык театры эшли.

Бер фельдшер пункты (1938 елгы) бар.

Искәрмәләр

Төркем:Батыр районы торак пунктлары Төркем:Чуашстан татар авыллары