Зарипов Ирек Айрат улы (27 март 1983 ел) — Россиянең атказанган спорт мастеры,. Җәмәгать эшлеклесе. Ванкувердагы физик мөмкинлекләре чикләнгән спортчылар өчен уздырылучы халыкара спорт ярышлары — Паралимпиаданың дүрт тапкыр чемпионы, Сочи олимпиадасында Россия вәкиле, терәк-хәрәкәт әгъзалары зарарланган инвалидларның Россия физкультура һәм спорт федерациясенең беренче вице-президенты. Халык телендә "Башкорт Маресьевы" дигән исем алган, аның спорт буенча иптәшләренә рәсми рәвештә дә "заман Маресьевлары" дигән шушындый бүләкләр тапшырылаВручена премия Мухиной
Биографиясе Ирек Айрат улы Зарипов 1983 елның 27 мартында Башкорт АССР ның Стәрлетамак шәһәрендә туган.
2000 елда — 17 генә яшьлек чагында автомобиль һәлакәтеннән соң аның ике аягын да кисәләр.
Инвалидлыгына карамастан Һөнәрчелек лицеен һәм Башкортстан икътисади-юридик колледжын тәмамлыйХесина, Виктория. «А Ирек-то наш золотой!» Паралимпийские игры в Сочи: цена побед Зарипова // Аргументы и факты. — 2014. — № 10 (1739) за 5 марта. — С. 52—53. . «Идел» спорт клубында күнегүләргә йөри башлый (беренче тренеры — Ф. Н. Габдуллин) УЧАСТНИКИ ЗИМНИХ ПАРАЛИМПИЙСКИХ ИГР В ТУРИНЕ ИЗ БАШКОРТОСТАНА.
Ирек спортның төрлеләрендә: җиңел һәм авыр атлетика, йөзү, өстәл теннисы үзен сынап карый.
2004 елда аны Башкортстан Республикасының җиңел атлетика буенча командасына кертәләр; Россия чемпионатында ул чаңгы узышы һәм биатлон буенча өлкән тренер Ирина Громова белән таныша. Ул аңа Башкортстанда танылган тренер Салават Гомәровка мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итә.
Билгеле булуынча, Паралимпия уеннарында катнашучы спортчыларның нинди яктан инвалид булуына карап, ярышлар алты категориягә бүленә. Ирек ампутация кичергән спортчылар өчен категориягә керә һәм кышкы спорт төрен сайлый да инде. Гомәров Ирекне чаңгы ярышларында катнашырга әзерли башлый Ул шулай ук Әмир Гомәровтән дә сабаклар ала Президентская благодарность тренеру.
2005 елдан Башкортстан югары спорт осталыгы мәктәбе өчен чыгыш ясый (тренеры — А. А. Гомәров).
2005 елдан Россия җыелма паралимпия командасы әгъзасы.
Гаиләсе Өйләнгән. 2008 елның 21 мартында улы Айнур дөньяга килгән.
Җәмәгать эшчәнлеге 2010 елның июнендә III Бөтендөнья башкортлары корылтаенда Стәрлетамак делегаты булып катнашаВахит Рахматович Абдрахимов, глава администрации городского округа город Стерлитамак о делегации Стерлитамака на всемирном курултае башкир
2010 елдан — Россия терәк-хәрәкәт ағзалары зарарланган инвалидларның физкультура һәм спорт федерациясе беренче вице-президенты.
Урал физик культура академиясе әгъзасы.
Спорт казанышлары
1 Алтын —2009 елда Россия чемпионаты — 1 урын (5 км) 2 Көмеш —2009 елда донъя чемпионаты — 2 урын 1 Алтын — 2010 елгы Ҡышҡы Паралимпия уеннары— 1 урын (биатлон, 2, 4 км) 1 Алтын — 2010 елгы Ҡышҡы Паралимпия уеннары — 1 урын (чаңгы узышы,15 км.) 1 Алтын — 2010 елгы Ҡышҡы Паралимпия уеннары — 1 урын (биатлон, 12,5 км.) 1 Алтын — 2010 елгы Ҡышҡы Паралимпия уеннары — 1 место (чаңгы узышы, 10 км.) 2 Көмеш — 2010 елгы Ҡышҡы Паралимпия уеннары — 2 урын (чаңгы узышы, 1 км.)
Бүләкләре
IV дәрәҗә Ватан каршында күрсәткән хезмәтләре өчен (2010 елның 26 мартында спорт һәм физик культураны үстерүдәге өлеше һәм X Паралимпиадасында (Ванкувер, Канада) күрсәткән югары казанышлары өчен Россиянең атказанган спорт мастеры (2010) «Башкортстан Республикасы алдында күрсәткән эшчәнлеге өчен» ордены (2010) БашкортстанРеспубликасының Хөрмәт грамотасы (2006 елның 24 апреле)Указ Президента Республики Башкортостан от 24 апреля 2006 года № УП-160 «О награждении Почётной грамотой Республики Башкортостан работников физической культуры Республики Башкортостан»
Искәрмәләр
Сылтамалар Паралимпийские игры//Большая российская энциклопедия Зарипов Ирек Айрат улы // Башкорт энциклопедиясе — Уфа: «Башкорт энциклопедиясе» гыйльми-нәшрият комплексы, 2015-2020. — ISBN 978-5-88185-143-9. http://kiskeufa.ru/index.php?dn=news&to=art&id=1181 Профиль на сайте Паралимпийских игр 2010 года в Ванкувере Качественные характеристики членов спортивной сборные команды Российской Федерации выезжали на Х Паралимпийский зимние игры в Ванкувер на сайте Министерства спорта, туризма и молодежной политики Российской Федерации Участники Зимних Паралимпийских игр в Турин из Башкортостана
Төркем:Россиянең атказанган спорт осталары Төркем:Әлифба буенча спортчылар Төркем:Россия спортчылары Төркем:«Башкортстан Республикасы алдындагы хезмәтләре өчен» ордены кавалерлары Төркем:4 дәрәҗә "Ватан алдында казанышлары өчен" ордены кавалерлары Төркем:Википедия:Викимәгълүмат элементы параметрларына өстенлек бирелгән мәкаләләр Төркем:Стәрлетамакта туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:1983 елда туганнар Төркем:27 март көнне туганнар