Әхсән Сарыйм улы Фәтхетдинов — татар рәссамы, сынчы, Татарстанның халык рәссаме, Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы.

Тәрҗемәи хәле 1939 елның 7 июнендә Татарстанның Чирмешән районы Үтәмеш авылында туа. Авыл мәктәбен тәмамлаганнан соң, ул Куйбышев өлкәсенең Камышлы татар педучилищесында белем ала. Аннан соң берникадәр вакыт укытучы булып эшли. Түбән Тагил педагогия институтының сәнгать-графика факультетында белем алып, 1969 елда Татарстанга кайта һәм 30 елдан артык биредә, Түбән Кама шәһәрендә яши һәм иҗат итә.

Әхсән Фәтхетдинов иҗатының башлангыч этабы агачтан уеп декоратив-нәкыш ясауга һәм Түбән Каманың архитектура ансамбльләре интерьерларында манументаль рәсемнәр иҗат итүгә багышлана. Әхсән Сәрим улы иҗат иткән әсәрләр Түбән Каманың үзенчәлекле символы булып торалар. Ул күп кенә объектларны, җәмәгать биналарын бизәкләп эшләүдә катнаша. Алар арасында – музыка училищесы, энергетика-төзелеш техникумы, «Бигеш» аэропорты, «Кама» кунакханәсе, атракционнар паркы, «Әкият» кафесы, балалар бакчалары бар.

Ә.Фәтхетдиновның иҗаты уникаль (сирәк очрый торган) һәм үзенә бер төрле. Әсәрләрендәге төп темаларның берсе – Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты. Аның бик күп рәсемнәре һәм скульптур композицияләрендә шагыйрь, аның әсәрләре геройлары урын ала. Ә.Фәтхетдинов үзенең үзенчәлекле дөньясын булдырып, шуны татар мәдәниятенең табигый бер өлешенә әйләндерә. Агач, пластика һәм рәсем сәнгатенең башка өлкәләрендә иҗат ителгән хезмәтләрендә татар халкының бай мифологик мирасы һәм сынлы сәнгатьнең бүгенге чаралары уңышлы үрелә.

2012 елның 15 июлендә якты дөнья белән хушлаша.

Өземтәләр

Хәтер 2016 елда Түбән Камада музее ачыла. 2022 елда Татарстан китап нәшрияты Равил Фәйзуллинның «Әхсән хатлары» китабын нәшер иткән. Тиражы 1 000 данәЙолдыз Шәрапова. “Әхсән хатлары” китабы үз укучыларын тапты. Шәһри Казан, 1.04.2022. Аның нигезен рәссамның 1970-елларның урталарыннан башлап Равил Фәйзуллинга язган хатлары (барысы 36 хат) тәшкил итә. Китап рәссамның әсәрләре, фоторәсемнәр белән бизәлгәнЗилә Мөбәрәкшина. “Татмедиа”да Равил Фәйзуллинга багышланган “Әхсән хатлары” китабы тәкъдим ителде. Татар-информ, 30.03.2022. Искәрмәләр

Сылтамалар

Авылыбызның күренекле шәхесе Шәһәрдә Әхсән Фәтхетдинов күргәзмәсе ачылды Әхсән Фәтхетдинов рәсемнәре Фәлсәфәче рәссам Скончался народный художник, почетный гражданин Нижнекамска Ахсан Фатхутдинов Татарстан: Истәлекле һәм онытылмас даталар календаре. 2014 .

Моны да карагыз

Төркем:Татар рәссамнары Төркем:Татар сынчылары Төркем:Татарстан скульпторлары Төркем:Тукай премиясе лауреатлары Төркем:Татарстанның халык рәссамнары Төркем:Түбән Тагил педагогия институтын тәмамлаучылар