Дуңгы́з гөмбәсе́ () — дуңгыз гөмбәләре семьялыгына кергән гөмбәләр ыругы. Июньнән октябрьгә кадәр төркемләп һәм берәрләп дымлы туфракта үсә.
Фәнгә аның 15кә якын төре билгеле. Ауразия, Төньяк Америкада киң таралган. Татарстан территориясендә дә үсә.
Тасвирлау
Евразиядә, Төньяк Америкада таралган. Татарстан территориясендә ике төре билгеле.
Нечкә дуңгыз гөмбәсе (P. involutus) яфраклы һәм ылыслы урманнарда очрый. Июньнән октябрьгә кадәр төркемләп һәм берәрләп дымлы туфракта үсә. Споралы порошогы көрән. Нечкә дуңгыз гөмбәсендә пешергәндә таркалмый торган мускарин агуы бар.
Юан дуңгыз гөмбәсе (P. atrotomentosus) агач төпләрендә, ауган чыршы һәм нарат кәүсәләрендә үсә. Нечкә дуңгыз гөмбәсеннән бәрхетсыман кара-көрән сабы һәм итләчрәк булуы белән аерыла. Споралы порошогы балчыксыл көрән.
Эшләпәсе соры-көрән, диаметры 5-20 см, кырые үзенчәлекле итеп аска кайтарылган. Пластинкалары сары көрән, тулысы беләняки эре кисәкле булып йомшагыннан аерыла. Сабы кыска, эшләпәсе беләнбер үк төстә. Йомшагы саргылт, йомшак, әчкелтем тәмле.
Агулану куркынычы Нечкә дуңгыз гөмбәсе элегрәк 3нче категория ашарга яраклы гөмбәләр рәтенә кергән, ләкин СССРда 1984нче елдан башлапВсе о грибах: Сбор, переработка, хранение, выращивание: Справочник грибника / Ю. И. Смирняков, А. К. Кощеев, А. А. Кощеев. — М.: Изд-во Ч. А. О. и К., 2000.— ISBN 5-89676-071-X агулы һәм ашарга яраксыз гөмбә дип исәпләнә. Ыругның башка вәкилләре, шул исәптән, юан дуңгыз гөмбәсе, бу агулы гөмбәләр рәтенә кермиГрибная кулинария / И. В. Алехин, Ю. К. Довлетов, А. И. Дмитриева. — М.: Экономика, 1994. — 351 с. — С. 25. — ISBN 5-282-01640-0, тик шулай да, Россия территориясендә аларны эшкәртү һәм сату тыелган«Санитарные правила по заготовке, переработке и продаже грибов (СП 2.3.4.009-93)», утв. постановлением Госкомсанэпиднадзора России от 20.08.1993 № 10. Нечкә дуңгыз гөмбәсен ашаган очракта, организмга эритроцитларда урнашучы һәм юкка чыкмыйча туплана торган антиген эләгә. Эритроцит табигый рәвештә таркалганнан соң, антиген яңа эритроцитка күчә, һәм яшәү дәверендә антиген концентрациясе организмда арта. Берзаман аутоимун аллергия реакциясе башланырга мөмкин — организм дуңгыз гөмбәсе антигенына каршы антитәнчекләр эшләп чыгара башлый. Ләкин антитәнчекләр аны җиңә алмый һәм аның тарафыннан юкка чыгарылалар. Шулай итеп, антитәнчекләр тагын да күбрәк ясала башлый, азканлылык, бавыр һәм бөер авырулары килеп чыга, алар үлемгә дә китерергә мөмкин .
Өстәвенә, дуңгыз гөмбәләре еш кына тимер юл, автомобиль юллары һәм сәнәгать территорияләре тирәсендә үсәргә, авыр металлар тозлары һәм радионуклидлар да тукпларга мөмкин.
Төрләре
Сылтамалар Татар энциклопедиясе
Төркем:Гөмбәләр Төркем:Дуңгыз гөмбәләре