Хәмдүнә Тимергалиева (1949 елның 24 мае, ССРБ, РСФСР, БАССР, Борай районы, Котлыяр — 2020 елның 14 сентябре, РФ, ТР, Казан) — танылган җырчы (меццо-сопрано, эстрада, халык җырлары), ТАССРның атказанган (1987), Татарстан АССРның (1991) һәм Башкортстанның (2020) халык артисты.

Биографиясе

Тимергалиева Хәмдүнә Сәетгали кызы 1949 елны Башкортстан АССРның Борай районы Котлыяр исемле кечкенә татар авылында колхоз рәисе гаиләсендә дөньяга килгән.

Мәктәп тәмамлагач, Уфа телефон элемтәсе станциясендә 4-нче разрядлы монтажчы булып эшли.Хәмдүнә Тимергалиева: «Рухи яктан көчсез булсам, күптән үлә идем»

Уфа сәнгать училищесын тәмамлый.

1976-1987/1998 елларда Казанда Татар дәүләт филармониясендә эшли, Эмиль Җәләлетдинов төркемендә «Гармун моңнары» дигән җырны беренче тапкыр башкара. Шулай ук, Габдулла Рәхимкулов, Илһам Шакиров төркемнәрендә эшләргә туры килә. 1998дән «Салават» җыр театр-студиясендә, 2016дан Татар дәүләт филармония буендагы «Илһамият» төркемендә. «TMTV» телеканалының «Барс-Медиа» продюссерлык үзәге белән хезмәттәшлек итә.

Репертуарында 1000ләп җыр бар, шулардан 200-е татар халык җырлары.

2020 елның 14 сентябрендә Казанда вафат Скончалась народная артистка Татарстана Хамдуна Тимергалиева. Азатлык радиосы, 14.09.2020. Казан шәһәренең «Курган» зиратында җирләнгәнХәмдүнә Тимергалиева белән хушлаштылар. Татар-информ, 15.09.2020.

Бүләкләре, мактаулы исемнәре 1987 — Татарстан АССР атказанган артисты 1991 — Татарстан АССР халык артисты 2020 — Башкортстанның халык артисты (Дәрәҗәле исем бирү турындагы Указга Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров 2020 елның 10 февралендә кул куйган) Тимергалиевой присвоено звание народной артистки Башкирии. Татар-информ, 14.09.2020Тимергалиевага вафатыннан соң Башкортстанның халык артисты исеме тапшырылды. Татар-информ, 15.09.2020

Хәтер

2018 елда Татар филармониясе скверында «Хәмдүнә Тимергалиева истәлегенә» чыршы утыртылган. . 2020 елда Борай районы үзәге Борай авылындагы урамнарның берсенә аның исемен бирү планы турында игълан ителгән. 2020 елда Казанның «Ак Бүре» нәшриятында «Хәмдүнә Тимергалиева: истәлек-очерклар, интервьюлар» әдәби-нәфис басмасы дөнья күргән.

Искәрмәләр

Чыганаклар Хәмдүнә давыл чыгара Хәмдүнә Тимергалиева: "Көч-куәтем әлегә җитә, киләчәге хәерле булсын" Үзебезнең Хәмдүнә

Сылтамалар

Шулай ук карагыз

Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Әлифба буенча җырчылар Төркем:Татар җырчылары Төркем:Татарстан җырчылары Төркем:ТАССР халык артистлары Төркем:ТАССР атказанган артистлары Төркем:Шәхесләр:Татар дәүләт филармониясе Төркем:Башкортстанның халык артистлары Төркем:Меццо-сопрано Төркем:Уфа сәнгать училищесын тәмамлаучылар Төркем:«Мәдәнияттәге казанышлар өчен» билгесе (Татарстан) белән бүләкләнүчеләр