Күкрәк сөтен имезү — хатын-кызның берәр бәби яки кечкенә балага үз сөт бизләре җитештергән сөтне имисеннән ашату (шулай ук лактация дип атала).

Киңәшләр Сәламәтлек профессионаллары күкрәк сөтен имезү бала туганнан соң беренче сәгатендә үк башланырга, ешлыгы һәм күләме баланың теләгенә нигезләнергә тиешлеген киңәш итәләр.

Бөтендөнья сәламәтлек оешмасы рәсми белдергәненчә, кешенең тормышы дәвамындагы сәламәтлелеге өчен сабый чагында анасының күкрәк сөте иң зур факторларыннан берсе булып тора. Бәбинең беренче 6 ай дәвамында аны фәкать күкрәк сөте белән ашату киңәш ителә. Ягъни, кайбер очракларында зарур булган өстәмә D витаминыннан тыш башка бернинди ашамлык яки эчемлек бирелми. Алты айда башка ризыклар кертелә башлавыннан соң да, баланың кимендә бер яки ике яшькә җиткәнчегә кадәр аны күкрәк сөте белән имезү киңәш ителә.

Искәрмәләр

Чыганаклар

Сылтамалар

Шулай ук карагыз Әни Иммунитет Йөклелек

Төркем:Бәби карау

Төркем:Бала хокуклары Төркем:Хатын-кыз хокуклары Төркем:Кешеләр тотышы Төркем:Шәхесара мөнәсәбәтләр Төркем:Бәби ашату