Кыйссаи Сөембикә, шулай ук Сөембикә бәете — Мәсгудә Шәмсетдинова тарафыннан мәшһүр соңгы татар ханбикәсе язмышы хакында язылган музыкаль-шигъри әсәр.

Тасвирлама

Әсәрдә заманча Европа музыка алымнары татар халык музыкасы һәм, әүвәлдә, Казан ханлыгы чоры музыкасы үзенчәлекләре үрелеп килә. Әсәр тавыш, музыка кораллары төркеме һәм яктылык эффектларыннан гыйбарәт. Әсәр тәүге тапкыр 1991 елда Казан кирмәнендә автор тарафыннан башкарыла. Әсәрдә башкаручы җилкәсенә көйләп уку, сәнгатьле сөйләү, Коръән уку, сазда (рубаб) уйнау вазифалары йөкләнә. Әлеге алымнар Казан ханлыгы чорында пәйда булган Шәрыкъ классик сөйләм-профессиональ музыкасы традицияләрен тергезү максаты белән кулланыла. Әсәр традицион сөйләм һәм көйләү шәкелләре-модельләреннән гыйбарәт, һәм күнегелгән һәр үзенчәлеге тасвирланган партитурага нигезләнми. Әлеге үзенчәлек бер яктан, заманча Европа музыкасына традициясенә, икенче яктан – борынгы Казан ханлыгы музыкасына карый. Башкаручы, бер яктан, догалар һәм тарихи вакыйгалар хакында сөйләүдә чагылган автор сүзләрен, икенче яктан, сыктауларда, лирик сөйләүләрдә чагылган Сөембикә - төп каһарманның сүзләрен көйли һәм укый.

Музыка коралларыннан саз, шөндер (кыңгыраулар), альт (кыллы-сызгычлы музыка коралы) һәм саксофон кулланыла.

Төзелеш Әсәрдә түбәндәге кисәкләрне ассызыклау мөмкин: +№Кисәкләрнең атамаларыТасвирлама1Тарихи вакыйгалар хакында сөйләүсәнгатьле уку2"Фатиха" сүрәсекөйләп уку3Кыйссага кереш "Башладым"сәнгатьле уку4Сөембикә балачагы (Сөембикә лейттемасы)сазга кушылып көйләү5Сөембикә туешөндерләргә кушылып көйләү6Мәхәббәт (Г.Кандалый сүзләре)сәнгатьле укуСөембикә лейттемасысаз башкаруында7Иренең вафатысазга кушылып көйләү8Үлем турында җыральтка кушылып көйләү9"Баным кабере өстенә куйдырдым таш манара"сәнгатьле укуСаксофон солосышәрыкъ классик импровизация өслүбендә10Хәтер кайтавазы. Мәскәүгә китүсәнгатьле уку"Бардым ханның каберенә"көйләү"Алсана, җаным, кабереңә!"сәнгатьле уку11"Сөбехан" тәрәвихекөйләп уку12Хушлашу (Зөлфәт сүзләре)сәнгатьле уку13Сыктауальтка кушылып көйләү, уку14"Калды ич Казанның таулары" бәетекөйләү15Баласы белән чукынусәнгатьле уку, сыктаумөнәҗәт көйләү16"Газиз халкым, кайда минем хан дәүләтем?" (саубуллашусәнгатьле уку17"Әнкәем!"җил тавышына кушылып сәнгатьле уку18Әли Гыймран сүрәсекөйләп укуСөембикә лейттемасысаз башкаруында

Чыганаклар

Искәрмәләр

Шулай ук карагыз

Мәүлид ән-Нәби (Шәмсетдинова)

Төркем:Татар музыкасы Төркем:Мәсгудә Шәмсетдинова Төркем:Сөембикә ханбикә