Коми (зырян) автономияле өлкәсе — РСФСР составында административ-территориаль берәмлек.

Үзәге — Сыктывкар шәһәре.

Тарих Коми (зырян) автономияле өлкәсе 1921 елның августта Архангельск һәм Северодвинск губерналарның көнчыгыштагы өлешләреннән оештырыла; өлкә составында түбәндәге территорияләр кертелә: Усть-Сысольск өязе (тулысынча) Печора өязе (өлешчә), бу өлештән Ижма-Печора өязе оештырыла. Яренск өязенең 21 вулысы.

1923 елда өлкә составына Пермь губернасының Чәрдән өязенең 3 вулысы кертелә.

1929 елда өлкә Төньяк крае составына кертелә; шул ук елның июньдә өлкәнең төньяк өлеше Ненец милли округы составына тапшырыла.

1936 елның 5 декабрьдә Коми (Зыряннар) АӨ Коми Автономияле Совет Социалистик Республикасына үзгәртеп корыла.

Административ бүленеш 1922 елда Коми (Зыряннар) АӨ 4 өяздән торган: Ижма-Печора өязе, Усть-Вымь өязе, Усть-Кулом өязе, Усть-Сысольск (1926 елдан — Сысольск) өязе.

1926 елда Коми өлкәсенең административ бүленеше шундый булган: № Округы Үзәге Мәйдан, км² Халык саныhttp://demoscope.ru/weekly/ssp/rus_26.php?reg=16 (1926), кеше. 1 Сысольск өязе Усть-Сысольск41 52673 308 2 Ижма-Печора өязе Ижма217 55830 722 3 Усть-Вымь өязе Усть-Вымь51 15046 931 4 Усть-Кулом өязе Усть-Кулом123 91656 353

1936 елда Печора округы барлыкка килә.

Моны да карагыз Коми Автономияле Совет Социалистик Республикасы Коми Республикасы Коми-Пермяк милли округы

Искәрмәләр

Төркем:РСФСР автономияле өлкәләре Төркем:Коми тарихы