Анго́ла Җөмһүрияте́ (порт. República de Angola), Анго́ла – көньяк-көнбатыш Африкада урнашкан дәүләт. Намибия белән көньякта, Демократик Конго Җөмһүрияте белән төньяк-көнчыгышта һәм төньякта, Замбия белән көнчыгышта, шулай ук Конго Җөмһүрияте белән (Кабинда анклавы) чиктәш. Көнбатышта Атлантик океаны белән юыла. Анголаның AngoSat-1 дип аталган беренче ясалма иярчене 2017 елның 26 декабрендә җибәрелгән булган һәм илнең бөтен территориясендә һәм аның чикләреннән тыш телекоммуникацияләр тәэмин итәргә мөмкинчелек бирәчәк.Элеккеге Португалия колониясе. 1975 елның 11 ноябрендә бәйсезлек игълан иткән, аннары соң башланган ватандашлар сугышы фәкать 2002 елда гына тәмамланган.
Искәрмәләр
Сылтамалар
Моны да карагыз
Төркем:Африка дәүләтләре Төркем:Җөмһүриятләр Төркем:Ангола