Бистән () — Пенза өлкәсенең Күзнәй районынындагы татар авылы.Полубояров М. С. Весь Пензенский край: Историко-топографическое описание Пензенской области. М.: ООО «САМ полиграфист», 2016. — 816 с.: илл. ISBN 978-5-00077-381-9
Географиясе 200px|thumb|right|Бистән коесы, 2010 ел
Авыл Идел буе калкулыгының көнбатыш читендә, Пенза өлкәсенең көнчыгыш өлешендә, Комлы елгасы ярында урнашкан. Тирә-ягында урман-кырлар, болынлыклар, авыл эчендә кизләү-чишмәләр агып ята, күлләре бар.
Климаты
Климат уртача континенталь дип характерлана. Иң салкын айның (гыйнвар) уртача һава температурасы −12 °C (абсолют минимум −37 °C); иң җылы айның (июль) һава температурасы — 21,3 °C (абсолют максимум −10 °C). Салкынсыз чор 133 көн дәвам итә. Еллык явым-төшем күләме 627 мм. Кар капламы уртача 141 көн дәвам итәNASA. База данных RETScreen.
Атамасы Авыл үзенең урнашуы аркасында «Гөл-Бостан» исемен алган, «гөл бакча» дигәнне аңлата.
Тарихи белешмә Кайбер чыганаклар буенча, авылга 1650 елда нигез салынган, бу дата Бистән авылы башындагы банер-тактага язылып куелган. Шуңа нигезләп, 2010 елда Бистән авылының 360 еллыгын билгеләп үтәләр, юбилей тантаналарына Казаннан, Мәскәүдән, Пензадан һәм башка шәһәрләрдән дә күп кунаклар килә. Кайбер риваятьләр буенча, авылга 1720 һәм 1780 еллар арасында Темников ягыннан килгән төмән татарлары нигез салган.
1914 елны җир эшкәрткәндә игенчеләр Җүчи хан заманыннан калган 4 кадак көмеш әйберләргә юлыкканнар.
1911 елда 202 йорт була, 2 мәчет, 2 мәдрәсә эшләгән.
Халкы
1795 елда якынча 170, 1859—431, 1877—628, 1897—996, 1911—1477, 1926—1417, 1930—1693, 1939 — якынча 1236, 1959—1508, 1979—1728, 1989—1396, 1996—1377, 2010 елда 1266 кеше яшәгән.
Шәхесләр
Ремус Василев — медицина фәннәре докторы. Дин Бистән авылында беркайчан да мәчет эшләвеннән туктамаган. 1895 елда салынган агач мәчет бар, бу мәчеттә хәтта Сталин заманында биш вакыт намаз укыганнар. Сугыш вакытында авыл башындагы икенче мәчетне читтән ябарга килгәч, мылтык тотып бер Бистән агае аларга каршы чыккан, «Менә биредә 5 патрон, мәчеткә кагылсагыз, шулар беткәнче сезгә төбәп атам», дигән. Тегеләр артларына да карамыйча авылдан чыгып качканнар, ул мәчеткә дә кагылучы булмаган…http://www.mtss.ru/?page=/f_bajram/bistan-t Әлегә 2 мәчет эшләп тора.
Икътисады Бистәнлеләрнең төп шөгыле — игенчелек, умартачылык, урман кисү. Шулай ук авыл халкы гомер-гомергә чишмәләрне төзекләндерү, Россия төбәкләре буенча кое казу белән шөгыльләнә. Биредән һәр җәйдә йөзләгән ир-ат Мәскәү тирәләренә кое казырга чыгып китәләр.
Мәгариф Авылда 177 бала укый торган яңа урта мәктәп бар, биредә татар теле предмет буларак укытыла, күрше рус авылы балалары да Бистән мәктәбенә йөреп белем ала.Tatarica. Татар энциклопедиясе.
Искәрмәләр
Чыганаклар Ф. Бәйрәмова. Бистән-Гөлбостан Село Бестянка — пример для татарских деревень
Төркем:Әлифба буенча торак пунктлар Төркем:Күзнәй районы торак пунтлары