мини А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты — Казандагы техник юнәлешле танылган югары уку йорты.

Тарих Казан дәүләт авиация институты 1932 елның 5 мартында авиация сәнәгатенең төп Идарәсе карары нигезендә Казан дәүләт университетының аэродинамика бүлеге базасында оешкан. Иң элек институт аэродинамика һәм самолет төзелеше дип аталган ике бүлектән торган. 1934 елда рәсми рәвештә самолет төзелеше факультеты ачылган.

Институт белән Николай Четаев җитәкчелек иткән. Ул шул елларда гомуми механика мәктәбендә фәнни-тикшеренү эшен җитәкләгән. 1933 елдан институт авиация югары уку йортлары арасында беренчеләрдән булып «КАИ хезмәтләре» дип аталган фәнни мәкаләләр җыентыгы чыгара башлаган. Шул ук елны кандидатлык диссертацияләре яклана башлаган. 1937 елда институтта докторлык диссертацияләре яклана башлаган. 1939 елда моторлар төзү факультеты ачылган. 1945 елда илдә беренчеләрдән булып реактив двигательләр кафедрасы ачылган. Кафедра мөдире итеп ракета двигательләре төзелешенә нигез салган В.П.Глушко чакырылган. Бу кафедрада Айның бер кратерына исеме бирелгән Г.С.Жирицкий, илнең ракета-космик системалары баш конструкторы булган С.П.Королевлар эшләгән.

1951 елда авиация приборлары төзелеше, 1952 елда авиация радиотехникасы факультетлары ачылган. 1956 елда докторлык диссертацияләре яклау Советы эшли башлаган. 1973 елда институтка күренекле авиаконструктор А.Н.Туполев исеме бирелгән. 1982 елда институт Халыклар дуслыгы ордены белән бүләкләнә. 1987 елда ректор итеп Г.Л.Дегтярев сайланган. 1991 елда икътисад, финанс һәм эшмәкәрлек факультеты ачылган. 1992 елда Казан авиация институты Казан дәүләт техника университеты итеп үзгәртелгән. Шул елдан университет юнәлешләр һәм белгечлекләр спекторын киңәйтеп җибәргән. Шуның нәтиҗәсе булып, бер-бер артлы гуманитар (1995), физика-математика (2000), икътисади теория һәм хокук, психология (2003) факультетлары ачылган.

Бүгенге көндә А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм эзләнү техник университеты (КДТУ, КАИ) — Россия Федерациясенең техник уку йортлары арасында ышанычлы урын тоткан күптармаклы инновацион фәнни-укыту комплексы. Аның 11 филиалы Волжск, Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Алабуга, Чаллы, Чистай, Түбән Кама, Лениногорск, Нократ Аланы шәһәрләрендә эшли. Бүген КДТУда якынча 15000 студент укый.

2009 елның 7 октябрендә конкурста җиңеп, илкүләм эзләнү университеты статусын алган.

Факультетлар Авиация, җир өсте транспорты һәм энергетика (1нче факультет) Физика-математика факультеты (2нче факультет) Автоматика һәм электрон приборлар төзү институты (3нче факультет) Техник кибернетика һәм информатика институты (4нче факультет) Радиоэлектроника һәм телекоммуникацияләр институты (5нче факультет) Инженерлык-икътисадчылар институты (6нчы факультет) Социаль технологияләр институты (7нче факультет) Эшмәкәрлек һәм инновацион технологияләр институты (9нчы факультет)

Мәгълүмати технологияләр колледжы (2007 елдан).

Билгеле кешеләре Укытучылар

туу датасы Исем уку йорты һөнәр төре Викиҗыентыктагы төркем үлем датасы 1893-09-26 Георгий Жирицкий Kyiv Polytechnic Institute of Emperor Alexander II инженер 1966-06-04 1900-07-22 Хәмид Мөштәри А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университетыМирза Олыгбәк исемендәге Үзбәкстан милли университетыМихаил Васильевич Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетыКазан (Идел буе) федераль университетыИкенче Казан ирләр гимназиясе математик Hamid Mushtari 1981-01-23 1901-12-05 Агафангел Афанасьев Г. В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты икътисадчы 1985-06-12 1902-02-25 Моисей Иткин Милли тау эше университеты инженер 1978-08-21 1907-11-11 Иоел Малкин Казан (Идел буе) федераль университеты математик 1958-06-14 1908-08-20 Валентин Глушко Санкт-Петербург дәүләт университеты авиация инженерыинженерязучысәясәтчефизик Valentin Glushko 1989-01-10 1908-01-27 Александр Богоявленский Шостка химия-технология көллияте 1985-07-26 1910-10-15 Алексей Петров Казан (Идел буе) федераль университеты математикфизик-теоретикфизикуниверситет профессоры 1972-05-09 1913-08-12 Һарун Салихов Казан (Идел буе) федераль университеты математик 1971-10-22 1923-08-23 Иван Суханов Михаил Васильевич Ломоносов исемендәге Мәскәү дәүләт университетыМДУның фәлсәфә факультеты галим 2000-07-28 1924-12-09 Поповкин, Василий Иванович Санкт-Петербург дәүләт аэро-космос приборлары төзелеше университеты 2000-11-21 1925-06-17 Валентин Ференец Санкт-Петербург дәүләт аэро-космос приборлары төзелеше университетыМәскәү авиация институты университет профессоры 1927-01-27 Алмас Әхмәров А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты инженер 1931-08-21 Гали Даутов А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты физик 2022-11-08 1932-02-04 Юрий Кожевников А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты математик Yuriy Kozhevnikov 2001-03-22 1932-01-24 Гамир Мөбәрәкҗанов Казан (Идел буе) федераль университеты 2023-09-20 1935-12-28 Анатолий Матвеевич Дружинин Рига югары хәрби-авиация мөһәндисләре укуханәсеА.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты 1936-09-24 Владимир Мизгайлов Академик И. Г. Петровский исемендәге Брянск дәүләт университетыА.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты физик 2019-05-06 1936-12-17 Гайнулла Шәйхиев физик 2003-01-22 1938-06-12 Николай Нарышкин Казан (Идел буе) федераль университеты галим Nikolai Vasilyevich Narishkin 2024-12-02 1938-08-29 Шакиров, Роберт Вафич Кача югары хәрби авиация укуханәсеКазан (Идел буе) федераль университеты тарихчымөгаллимсәясәтче Robert Shakirov 1940-12-08 Альвина Вафина Казан (Идел буе) федераль университеты 1940-10-12 Тәэминә Биктимирова Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты тарихчы 1944-05-20 Дания Сабирова Казан (Идел буе) федераль университеты галим 2015-07-15 1945-02-17 Зәүр Бәширов 2006-07-18 1946-07-05 Станислав Васильев А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты математик 1946-11-07 Любовь Агеева Казан (Идел буе) федераль университеты журналистязучыуниверситет профессоры Lyubov Ageeva 1949-08-04 Илдар Ваһапов Казан (Идел буе) федераль университеты галим 1952-09-08 Владимир Беляев Казан (Идел буе) федераль университеты социолог 1952-03-18 Натан Солодухо Казан (Идел буе) федераль университеты галим 2024-10-18 1955-06-01 Рифкать Миңнеханов Казан югары артиллерия командирлары училищесы хәрби инженерполиция хезмәткәреоешма җитәкчесе Rifkat Minnikhanov 1966-01-01 Илмир Баянов МДУның физика факультеты университет профессоры 1973 Әлфия Газизова Татар дәүләт гуманитар-педагогика университеты университет профессоры 1986-04-27 Евгений Просвиряков Урал дәүләт университеты галиммеханика белгече Динар Балкаев тикшеренүче Михаил Морозов тикшеренүче Артур Глейм тикшеренүче Кирилл Петровнин Казан (Идел буе) федераль университеты тикшеренүче Светлана Новикова тикшеренүче Алексей Носков Казан (Идел буе) федераль университеты тикшеренүче Олег Морозов тикшеренүче Айрат Сәхәбетдинов Казан (Идел буе) федераль университеты тикшеренүче Максим Смирнов тикшеренүче Артём Кузнецов А.Н. Туполев исемендәге Казан илкүләм тикшеренү техник университеты тикшеренүче

Тәмамлаучылар