Илмән таулары — — Россия Федерациясе Көньяк Уралдагы Чиләбе өлкәсенең Мияс шәһәре янындагы тау сыртлары.
Географиясе Илмән сыртлары көнчыгыштан урманлы-таулы күлләр белән чиктәш, ә көнбатыштан Мияс елгасы үзәненең аръягында Урал тауларының төп сыртлары китә, шулай итеп Илмән сыртлары үз географик киңлегендә Урал тауларының көнчыгыш сиге булып тора.
Иң югары ноктасы — Илмән (755 м). Көньякта Илмән таулары Ирәндек сыртлары белән дәвам итә (Ирәндек — Башкортстанның Учалы районы территориясе).
Тасвирламасы Тау токымнары төрлелеге катлаулы һәм дәвамлы геологик тарихы белән бәйле, бу тарих 2,3 миллиард ел исәпләнә.
Иң зур гыйльми киммате пегматит юлаклары белән бәйле — биредә миаскит, гранит, топаз, гранат,сиенит аквамарин, фенакит, циркон, сапфир, турмалин, амазонит һәм башкалар очрый.
1920 елда Илмән таулары Россиядә булдырылган минераллар тыюлыкларның тәүгеләренең берсе — Илмин тыюлыгы биләмәсенә кереп китәИльменские горы.
1824 елда Илмәнгә килгән немец минералогы И. Н. Менге аның башлангыч тасвирламасын яза һәм 1825 елда ул: "Дөньяның бөтен минераллары бер искиткеч сыртта җыелган кебек һәм алда бу җәһәттән күп ачышлар көтә әле," — дип күрәзәләгән Оренбургского краяГеография Челябинской области / Автор М. А. Андреева, А. С. Маркова — Челябинск: Южно-Уральское книжное издательство, 2002. — С. 124. — 20000 экз.
Этимологиясе Илмән сырты Илмән күленә һәм Илмән тыюлыгына үзенең атамасын биргән. Илмән күле электән русча дип аталып килгән (1736, 1742 елдагы карталар);Петр Симон Паллас аны Именкуль дип атаган (башкортча синонимы — «хәвефсез күл») Озеро Ильменское.
Шул ук вакытта Чиләбе өлкәсенең географы, топонимисты Шувалов Николай Иванович үзенең "От Парижа до Берлина по карте Челябинской области: Топонимический словарь" дигән сүзлегендә атаманы башкортларның тотемы — имән агачыннан килеп чыккандыр дип фаразлыйШувалов Н. И. // От Парижа до Берлина по карте Челябинской области: Топонимический словарь. — 2-е изд., переработанное и дополненное. — Челябинск: Южно-Уральское книжное издательство, 1989. — 160 с. — ISBN ISBN 5-7688-0157-7.От Парижа до Берлина по карте Челябинской области.
Галерея +
Искәрмәләр
Чыганаклар
Большая советская энциклопедия//Ильменские горы География Челябинской области / Автор М. А. Андреева, А. С. Маркова — Челябинск: Южно-Уральское книжное издательство, 2002. — С. 122. — 20000 экз Шувалов Н. И. // От Парижа до Берлина по карте Челябинской области: Топонимический словарь. — 2-е изд., переработанные и дополненное. — Челябинск: Южно-Уральское книжное издательство, 1989. — 160 с.
Сылтамалар
Ильменские горы Ильменский горы
Төркем:Чиләбе өлкәсе таулары Төркем:Тау сыртлары Төркем:Урал