Хәмит Нурислам улы Гыйззәтуллин — татар галиме, икътисад фәннәре докторы, Россия Фәннәр академиясенең әгъза-корреспондеты.

Ул Башкортстанның Җылаер районындагы Чуенчы-Чупан исемле татар авылында дөньяга килә. Авылның җидееллык мәктәбен Мактау кәгазе белән тәмамлагач, башта Җылаер техникумында, аннан соң Баймак тау-металлургия техникумында белем ала. Мәктәпкә кайтып мөгаллимлек кыла башлый, читтән торып Башкортстан дәүләт университетының физика-математика факультетында укый. Аны кызыл диплом белән тәмамлаган яшь белгеч Свердловскига, СССР Фәннәр академиясенең В. А. Стеклов исемендәге математика институтына эшкә чакырыла. Хәмит Гыйззәтуллин анда аспирантурада укып, башта кандидатлык, аннан соң докторлык диссертацияләрен яклый.

1985 елда, Башкортстан Хөкүмәте чакыруы буенча Хәмит Гыйззәтуллин Уфагә әйләнеп кайта. Биредәге фән дөньясында да үз кеше булып китә, күп яңа проектлар өстендә эшли.

1991 елда ул Россия фәннәр академиясенең әгъза-корреспонденты булып сайлана.

Чыганаклар Башкортстандагы күренекле татар галиме Хәмит Гыйззәтуллинның олы юбилее

Төркем:Татар галимнәре Төркем:Шәхесләр:Башкортстан татарлары Төркем:Икътисадчылар Төркем:Россия (СССР) фәннәр академиясе әгъзалары Төркем:Икътисад фәннәре докторлары Төркем:Россия галимнәре