Майя Михаил кызы Плисецкая (20 ноябрь 1925, Мәскәү, СССР — 2 май 2015, Мүнхен, Германия) — совет һәм рәсәй балеринасы, балетмейстер, хореограф, актриса. Мессерер-Плисецкийлар театры династиясы вәкиле, 1948-1990 елларда СССР Зур театрның прима-балеринасы. Социалистик Хезмәт Герое (1985). ССРБның Халык артисты (1959)Большая Советская Энциклопедия. Гл. ред. А. М. Прохоров, 3-е изд. Т. 20. Плата — Проб. 1975. 608 стр., илл.; 21 л. илл. и карт.. «Ватан алдындагы казанышлары өчен» орденның тулы кавалеры. Ленин премиясе лауреаты (1964). Өч Ленин ордены кавалеры (1967, 1976, 1985). XX гасырның бөек балериналарының берсе.
Биографиясе
Майя Плисецкая 1925 елның 20 ноябрендә Мәскәүдә, совет хуҗалыгы эшмәкәре Михаил Эммануилович Плисецкий (1899 — 1938)Плисецкая М. М. Я, Майя Плисецкая…— М.: АСТ Москва, 2008. — 490 с. һәм тавышсыз кино актрисасы Рахиль Михайловна Мессер-Плисецкая (1902 — 1993) гаиләсендә туган. Өч баланың иң өлкәне була.
1932 елдан 1936 елга кадәр Шпицбергенда яши, анда атасы элек «Артикул» предприятиесенең беренче җитәкчесе була, ары — ССРБ-ның генераль консулы. Зур террор вакытында 1937 елның 30 апреленнән 1 маена карый төнлә аны кулга алалар һәм 1938 елның гыйнварында аталар (Хрущев вакытында аклана). Әсәсен 1938 елның март башында кулга алалар һәм аны күкрәк баласы Азарий белән Казагстанга Туган илнең хыянатсылар катыннарының Акмулла лагерына җибәрәләр (1941 елның язында Мәскәүгә кайта). Майяны сатлык балалары йортына алмасыннар өчен, аны әсәсенең инәсе, Зур театр җырчысы Суламифь Мессерер асрауга ала (кусты Александрны агасы Асаф Мессерер ала).
Суламифь Мессерер туганын «Кызыл башлык» спектакленә алып барып, балет белән таныштыра, шундагы ролләрнең берсен үзе башкара. Майяны балет кызыксындыра: өйгә кайткач, төрле персонажларның балет партияләрен күрсәтә башлый. Майяга 7 яшь тә 8 ай тулгач, инәсе аны хореография училищесына алып килә, анда чираттагы төркемне үтә. Кагыйдә буенча, баланы балет классына кабул итү өчен, 8 яшь булырга тиеш, әммә инәсе комиссия агзаларын Майяга аның таланты һәм табигый сәләте аркасында биергә өйрәнергә мөмкинлек бирүләренә күндерә алаСуламифь. Фрагменты воспоминаний. Авторы: Суламифь Мессерер.
1941 елның сентябреннән 1942 елның сентябрендә кадәр Майя гаиләсе белән Свердловск шәһәрендә эвакуациядә була. Шәһәрдә даими рәвештә балет белән шөгыльләнү мөмкинлеге юк иде, әммә «Умирающей лебедь» номеры белән беренче чыгышы (Суламифь Мессерер мәхәррирлегендә Михаил Фокин хореографиясе) нәкъ шушында оештырыла. Майяның кулларының сыгылмалыгы һәм матурлыгы күренсен өчен, инәсе сыгышны аның иң яхшы техник якларын күрсәтә алырлык итеп төзергә тырыша, ул шулай ук балеринаның тамашачыга арты белән чыгуын уйлап чыгара.
1943 елда Майя Плисецкая Елизавета Гердт һәм Мария Леонтьевла укып Мәскәү хореография училищесын тәмамлагач, Зур театр труппасына
Зур уңыш белән Англия (1950, 1963), АКШ (1959, 1962), Франция (1961, 1964), Италия (1964) һәм башка илләрдә чыгыш ясый.
1966 елда Иосиф Сталинның реабилитациясенә каршы 25 фән һәм мәдәният эшмәкәрләренең хатына кул куя.
1990 елда Юрий Григорович аны Екатерина Максимова, Владимир Васильев һәм башка кайбер артислар белән Зур театрдан эштән бушата, бу зур иҗтимагый резонанс тудыра.
ССРБ таркалуыннан соң Мюнхендә (Алмания) яши, вакыт вакыты белән ире белән бергә Мәскәүгә һәм Санкт-Петербургка килә. Шулай ук Литва гражданлыгына ия була (ул һәм аның ире Щедрин Родион рәсәйлеләрдән беренче булып Литва паспортын алаРадио Свобода, передача «Литовский паспорт») һәм Тракай сараенан якын-тирәдә дачасына йөри.
Майя Михайловна Плисецкая 2015 елның 2 маенда Мюнхенда 90-чы яшендә миокард инфарктыннан вафат булаЕфимович Н. Плисецкая так мечтала ещё раз выйти на сцену Большого // Комсомольская правда. — 02.05.2015..
Шәхси тормышы
Атасы — Плисецкий Михаил Эммануилович (1899-1938), хуҗалык эшмәкәре, дипломат. Әсәсе — Рахиль Михайловна Мессерер-Плисецкая (1902-1993), телсез кино актрисасы. Энесе — Плисецкий Александр Михайлович (1931-1985), балетмейстер, Зур театры балет солисты. Кусты — Плисецкий Азари Михайлович (1937), балет артисты, педагог һәм хореограф. Инәсе — Мессерер Суламифь Михайловна (1908-2004), совет балеринасы һәм балетмейстер. Олатасы — Мессерер Асаф Михайлович (1903-1992), совет балет артисты, хореограф һәм балетмейстер.
Үзенең мемуарларында балерина балет солистлары Голубин Вячеслав (1923-1953) һәм Кашани белән романы турында яза.
1956 елда балет солисты Марис Лиепа кияүгә чыга (1936-1989), әммә өч айдан соң алар аерылыша.
1958 елда композитор Щедрин Родионга кияүгә чыга (1932). Аларның балалары булмыйМайя Плисецкая: «После „Лебединого озера“ я была просто вывернута наизнанку». // «Аргументы и Факты» № 46, 17.11.2010.. Ире Щедрин һәм Плисецкая икесен лә ССРБ халык артисты булган бик сирәк гаиләләр исәбендә.
1999 елның 28 гыйнварында «Московский комсомолец» гәзите «саумысыгыз, мин Майя Плисецкаяның кызы» дигән мәкалә бастырып чыгара, анда Плисецкаяның КГБ агенты Борис Гулаговский белән бәйләнешеннән никахтан тыш туган кызы Юлия Голговская турында әйтеләГолос крови. // «Коммерсант», 04.08.1999.. Балеринаның адвокатлары Мәскәүнең Пресня район судына аның намысын яклау буенча дәгъва гаризасы бирә, хөкем балеринаның бер нинди дә кызы юк дип шул ук елның маенда артистканың дәгвәсен кәнәгатләндерә. 2001 елда Мәскәү шәһәр суды карарны үз көчендә калдыра«МК» всё же заплатит Майе Плисецкой. // NEWSru.com, 15.11.2001.. 2002 елның 3 декабрендә «Московский комсомолец» гәзитенең баш мөхәррире Павел Гусев култамгасы астында элек матбугат мәкәләгә кире кагу чыга, анда «атналык хезмәткәре исбатлауларның ышанычсызлыгын, юридик һәм биологик грамотасызлыгына игътибар итмәгән» дип белдерелә.
Иҗаты
Майя Плисецкая — матур пластика, феноменаль сикерү, сыек арка, җиңел адымнар һәм югары музыкальлеккә ия була. Ул беренче булып балет лексикасына «әйләнмә»дип аталган сикерүне индерә. Балерина нечкәлек, ишарәнең, прозаның тәмамланганлыгы һәм үткерлеге белән аерым үз стилен булдыраВ. М. Гаевский. Статья в энциклопедии «Балет».. Аның пластикасында бию сәнгате югары гармониягә ирешә. Һәр яңалыкка кызыксыну белән караган актриса сәхнә экспериментлардан курыкмый. Шулай ук үзенең иҗади феноменаль гомерле булуы билгеле.
Зур театр репертуарындагы партияләр: «Тын Кихот» балетында Китри, «Аккош күле» балетында Одетта һәм Одиллия, «Ромео һәм Джульетта» Джульетта, «Шүрәле» балетында Сөембикә, бер исемле балетта Раймонда, «Конь-Горбунок» балетында патша кызы, «Спящая красавица» балетында принцесса Аврора, «Таш чәчәк» балетында Бакыр тавы хуҗабикәсе, «Күңел турында риваять» балетында Мэмэе бану, «Спартакта» Эгида һәм Фригия.
1960 елда сәхнәдән Галина Уланова киткәннән соң Зур театрның прима-балеринасы була.
1967 елларда режиссер Александр Зархиның «Анна Каренина» фильмында Бетси Тверская ролен башкара. Берничә ел үткәч балетмейстер дебюты өчен «Анна Каренинаны» сайлый һәм сәхнәгә төп рольдә үзе чыга.
Зур театрда Родион Щедринның «Анна Каренина» (Наталья Рыженко һәм Виктор Смирнов-Голованов белән бергә) «Чайка» (1980) һәм «Хатын с собачкой» (1985) балетларын куя, аларда төп хатын-кыз партияләрен башкарып, балетмейстер сыйфатында чыгыш ясый.
1980-се елларда күп вакытын чит илдә үткәрә, Рим опера һәм балет театры җитәкчесе булып эшли (1983-1984), ә аннары — Мадридта Испания милли балетында эшли (1988-1990), «Кармен-сюита» һәм «Мария Стюарт» спектаклләрендә чыгыш ясый. Римдә Опера театрында Александр Глазунованың «Раймонда» классик балетын куя (1984). 1987 елда Нью-Йоркта Рудольф Нуриев һәм Михаил Барышников белән бергә Марта Грэм хөрмәтенә гала-концертта катнаша, аның репертуарына Рут Сен-Лениның «Фимиам» номеры өстәлә (1906)Anna Kisselgoff. Dance: Graham With Baryshnikov, Nureyev and Plisetskaya // New York Times, 7 октября 1987..
1990 елларда театрдан эштән бушатылганнан соң сәхнәне элек, концертларда катнашуын дәвам итә, оста-класслар күрсәтә. Үзенең 70-еллыгына аның өчен Морис Бежар тарафыннан куелган «Майя Ава» номерында беренче тапкыр чыгыш ясый.
1994 елдан бирле ел саен күпмедер вакыт Санкт-Петербургта үтә торган «Майя» халыкара балет конкурсы рәисе була.
Репертуар (*) — партияларны башлангыч башкаручы. (**) — Зур театрда партияны башлангыч башкаручы.
Зур театр
1943 — Па-де-труа «Лебединое озеро, П. Чайковский 1943 — Мазурка, «Шопениана» Ф. Шопен музыкасына 1944 — Маша, П.Чайковский «Щелкунчик» 1944 — Фея Сирени, Фея Филант, П.Чайковский «Спящая красавица» 1944 — Повелительница дриад, Л. Минкус «Тын Кихот» 1944 — Жизель, А.Алан «Жизель» 1945 — Раймонда, «Раймонда», А. Глазунов— Фея Осени*, «Золушка», С. Прокофьев, балетмейстер Р. Захаров 1947 — Одетта-Одиллия, П.Чайковскийның «Лебединое озеро» 1948 — Зарема, Б. Асафьевның «Бахчисарайский фонтан» балеты 1948 — Волшебная дева «Руслан и Людмила» операсында, М. Глинка 1949 — Уличная танцовщица, «Тын Кихот», Л. Минкус 1949 — Царь-девица, «Конек-Горбунок», Р. Щедрин 1950 — Перчинка в опер «Хованщина», М. Мусоргский 1950 — Вакханка, «Вальпургиева ночь» «Фауст» операсыннан, Ш. Гуно, балетмейстер Л. Лавровский 1952 — Аврора, «Спящая красавица», П. Чайковский 1954 — Хозяйка медный горы, «Сказ о каменным цветке», Прокофьев Сергей Сергеевич, балетмейстер Л. Лавровский 29 января 1955 (филиал сәхнәсендә) — Сөембикә**, «Шурале», Ф. Яруллин, балетмейстер Л. Якобсон (Батыр — Ю. Кондратов) 1956 — Лауренсия, «Лауренсия», А. А. Крейн, балетмейстер В. Абукин 1958 — Эгида, «Спартак», Хачатурян Арам Ильич, балетмейстер И. Моисеев 1959 — Хозяйка медный горы, «Каменный цветок», Прокофьев Сергей Сергеевич, балетмейстер Григорович Юрий Николаевич (Данила — Н. Фадеев) 1960 — Царь-девица, «Конек-Горбунок» Р. Щедрин, балетмейстер А. Ранский (Иванушка — В. Васильев, Царь — А. Ранский) 1961 — Джульетта, «Ромео и Джульетта» Прокофьев Сергей Сергеевич 1962 — Фригия, «Спартак» А. Хачатурян, балетмейстер Л. Якобсон 1963 — Аврора, «Спящая красавица», П. Чайковский 1964 — Жар-птица, «Жар-птица» И. Стравинский, балетмейстерлар С. К. Власов һәм Н. Р. Симачев) 30 март 1965 — Мехмене Бану**, «Риваять о любви», А. Меликов, балетмейстер Ю.Григорович (Ферхат — М. Лиепа, Визирь — А. Лавренюк, Ширин — Н. Бессмертнова) 1967 — Солистка, «Прелюдии и фуги»* Йоһанн Себастьян Бах музыкасына, балетмейстер Н. Касаткина 20 апреля 1967 — Кармен*, «Кармен-сюита» Кармен Жорж Бизе операсы нигезендә, хореограф А. Алонсо (Хозе — Н. Фадеев, Тореро — С. Радченко, Рок — Н. Касаткина) 1971 — Эгида, «Спартак», А.Хачатурян 13 июня 1972 — Анна Каренина*, «Анна Каренина», Р. Щедрин, М. Плисецкаяның Н. Рыженко һәм В. Смирнов-Голованов белән берлектәге постановкасы, (Вронский — М. Лиепа, Каренин — Н. Фадеев) 27 мая 1980 — Чайка, Нина Заречная*, «Чайка», Р. Щедрин, (Треплев — А. Богатырев) 20 ноябрь 1985 — Анна Сергеевна*, «Хатын с собачкой» Р. Щедрина, рәссамы В. Леленталь, М. Плисецкая өчен костюмнар П. Картонныкы (Гуров — Б. Ефимов)
Ролләре
1973 — Гөлчәчәк, «Гибель розы»* Г. Малерның «Адажио» музыкасына, балетмейстер Р. Пети, Марсель милли балеты 1974 — Анна Каренина, «Анна Каренина» Р. Щедрин, Алишер Навои исемендәге Зур театр (Ташкент), (1974, Новосибирск; 1975, Вильнюс; 1976, Одесса; 1978, Свердловск) 1974 — «Пруст, или Перебой сердца» җыелма музыкага, балетмейстер Р. Пети 28 декабря 1976 — Айседора, «Айседора»* җыелма музыкага, балетмейстер М.Бежар, «XX гасыр балеты», Опера Монте-Карло 1978 — «Болеро» М. Равель музыкасына, балетмейстер М. Бежар, «Балет XX века», «Да Монн» театры (Брюссель) 19 декабря 1978 — Лена, «Лена»* (партнер — Х. Тонн), балетмейстер М. Бежар, «XX гасыр балеты», «Да Монн» театры 1983 — Чайка, Нина Заречная*, «Чайка» Р. Щедрин, Театр «Перга» (Флоренция), (1985, Муниципаль театр, Гетеборг) 1984 — Федра, «Федра» Ж. Орик музыкасына, С.Лифарь хореографиясе, «Балет Нанси», «Одеон» театры (1985, Париж), Рим операсы (1985) 1990 — «Эль Рнидер», балетмейстер Х. Лопес, «Колон» театры (Buenos-Айрес, Аргентина) 1991 — «Астурия» И. Альбени музыкасына; «Мария Стюарт» Э. де Диего музыкасына, хореография Х. Гарнеро