Донжашвили Тина Георгиевна (1916 елның 8 (21) сентябре, Тбилиси шәһәре —) — табиб, грузин совет сәясәтче, Бөек Ватан сугышында катнашучы. 1949 елдан КПСС әгъзасы.
Биографиясе Донжашвили Тина Георгиевна Грузиянең башкаласы Тбилисида туган.
1 нче Мәскәү медицина институтында һәм С. М. Киров исемендәге Хәрби-медицина академиясендә белем ала.
1941—1945 елларда барган Бөек Ватан сугышы һәм Япония белән 1945 елның җәендә барган сугышта катнашкан.
Берничә хәрби наградалары бар, алар арасында « Кавказ оборонасы өчен» дигән медаль
Әдәби иҗаты Тина Георгиевна Донжашвили әсәрләре нигезенә , сугышны үз күзләре белән күреп, анда үзе катнашкан автор буларак, сугыш эпизодлары салынган.
1947 елда аның "Мин сине ташламам" дигән беренче повесте басылып чыккан.
1950 елда дигән әсәре ССРБ-да яшәгән халыкларның дуслыгына багышланган булган. Бу әсәр рус телендә дигән исем белән басылып чыккан.
"Алазанидә" () дигән романы (1956) рус теленә дә А. Дмитриева һәм Р. Микадзе тарафыннан тәржемә ителә, һәм 1968 елда Мәскәүдә "Художественная литература" нәшриятендә басылып чыга На Алазани. Тина Донжашвили Бу романда сугыштан соңгы грузин авылындагы тормыш сүрәтләнгән.
«Җиңүчеләр елмаюы», «Якты юл», «Басулар әкияте» пьесалары грузин сәхнәләрендә куела.
«Минем дус» әсәре рус тәрҗемәсендә Тбилисида 1967 елда дөнья күрә.
Бүләкләре
5 (биш) орден белән наградланган медальләр
Әдәбият
Большая советская энциклопедия, БСЭ. 2012
Искәрмәләр
Сылтамалар
https://slovar.wikireading.ru/2450263 http://www.вокабула.рф/энциклопедии/бсэ/донҗави-тина-георгиевна http://mirror2.ru.indbooks.in/?p=737044 https://slovar.cc/enc/bse/1994346.html http://1slovar.ru/big_soviet_enc/24804/ http://alcala.ru/bse/izbrannoe/slovar-D/G13210.shtml
Төркем:1916 елда туганнар Төркем:Әлифба буенча шәхесләр Төркем:Тифлистә туганнар