Балканда яшәүче, ның төп халкы турында Болгарлар (славяннар) битен карагыз.

Болгарлар (шулай ук Булгарлар, Прото-Болгарлар, Һунно-Болгарлар The Early Medieval Balkans: A Critical Survey from the Sixth to the Late Twelfth Century, John Van Antwerp Fine, Publisher University of Michigan Press, 1991, ISBN 0-472-08149-7, p. 76.) — VII гасырда Кара диңгез белән Каспий диңгезе тирәсендәге Понтик далаларында, соңрак шулай ук Идел буйларында яшәгән ярым-күчмә халык. Этник яктан болгарлар — үзләренә скифо-сармат (ингл.)Encyclopaedia Britannica OnlineRasho Rashev, Die Protobulgaren im 5.-7. Jahrhundert, Orbel, Sofia, 2005. (in Bulgarian, German summary) һәм сармато-алан (ингл.)Istituto italiano per il Medio ed Estremo Oriente, East and west, Vol. 21, 1971, p.214David Marshall Lang, The Bulgarians: from pagan times to the Ottoman conquest, Westview Press, 1976, p.39 элементларны алган огур телле (ингл.) төркиләрОбразуване на българската държава. проф. Петър Петров (Издателство Наука и изкуство, София, 1981)Образуване на българската народност.проф. Димитър Ангелов (Издателство Наука и изкуство, “Векове”, София, 1971)Heinz Siegert: Osteuropa – Vom Ursprung bis Moskaus Aufstieg, Panorama der Weltgeschichte, Bd. II, hg. von Dr. Heinrich Pleticha, Gütersloh 1985, p. 46P. B. Golden An Introduction to the History of the Turkic Peoples. — Wisbaden, 1992. — p.92-104René Grousset: Die Steppenvölker, München 1970, p. 249Harald Haarmann: Protobulgaren in: Lexikon der untergegangenen Völker, München 2005, p.225Sedlar, Jean W. East Central Europe in the Middle Ages, 1000-1500. University of Washington Press, 1994. page 6Bowersock, G. W. & Grabar, Oleg. Late Antiquity: A Guide to the Postclassical World. Harvard University Press, 1998. page 354Chadwick, Henry. East and West: The Making of a Rift in the Church : from Apostolic Times. Oxford University Press, 2003. page 109Reuter, Timothy. The New Cambridge Medieval History. Cambridge University Press, 2000. page 492Beshevliev, Vesselin. Proto-Bulgarian Epigraphic Monuments. Sofia, 1981. web page. Протоболгарларның мәдәни үзенчәлекләрендә сармат элементлары сарматлашкан төркиләр яки төркиләшкән сарматларга бәйле булулары турында бәхәсләр тулысынча чишелмәгән.Otto Maenchen-Helfen, The World of the Huns: Studies in Their History and Culture, University of California Press, 1973, p.443 Евразия далалары (ингл.) аркылы көнбатышка таба хәрәкәтләре заманында күп башка этник төркемнәрне үзләренә алганнары билгеле.The New Cambridge medieval history, Volume 4, Part 2, Cambridge University Press, 1995, ISBN 0-521-36292-X, p. 229.http://www.kroraina.com/p_bulgar/p_bulg2a.htm

Чыгышлары буенча һәм җирләреннән булган дип саналучы тарихи халык, бүген дә яшәүче болгарлары (славяннар), дә яшәүче балкарлар, карачайлар, Идел-Урал татарлары һәм чуашларның уртак борынгы бабалары.

Тарихи язуларында мөстәкыйль автохтон этнос буларак б.э.к. II гасыр белән XIII гасыр арасында телгә алыналар, Европа җирләрендә һуннар тарафыннан булдырылган Һун империясенең халыклары арасында яшәүләре билгеле. Телләренең алтай яки көнчыгыш иранлы телләр төркеменә кергәнлеге бәхәсләшә, бүгенге иң якын яшәгән тел — чуаш теле.

Этимология Болгар исеме күпчелек дөньякүләм танылган галимнәр тарафыннан төрки фигыль булга ("болгатырга") һәм аныннан чыгарылмасы булгак ("фетнә", "тәртипне бозу") сүздән килә дип уйланыла.Bowersock, Glen W. & al. Late Antiquity: a Guide to the Postclassical World, p. 354. Harvard University Press, 1999. ISBN 0-674-51173-5.Karaty,O. In search of the lost tribe: the origins and making of the Croatian nation, pp 24-26

Башка гипотеза буенча, исемнәре бел гур (огурларның (ингл.) "биш кланы") төшенчәсенә килеп тоташа.Karataty, Osman. In Search of the Lost Tribe: the Origins and Making of the Croatian Nation, p. 28.

Булгар этнонимы этимологиясенә ачыклыкны танылган маҗар телче-галим Бернат Мункачи китерә: булгар — «биш огыр»Muncacsi. Ethnographia, VI, Budapest, 1945, стр. 280—281Karataty, Osman. In Search of the Lost Tribe: the Origins and Making of the Croatian Nation . Кытайларның елъязмаларында Булгар исеме 216 елда көньяк хуннуларда яңа «биш канат» сугыш тәртибе кертелүеннән соң кулланылышка керәПаркер Е. Г. «Тысяча лет из истории татар», 1894 г.О. А. Федоров «Некоторые вопросы из истории гунн», 2011г.

Тарих Беренче телгә алынулары Борынгы Болгарлар (яки "протоболгарлар") Кара белән Каспий диңгезләре арасындагы далаларда б.э.к. 2 гасырдан башлап урнаша алулары мөмкин: Птолемей'ның География әсәренең латин телендәге кайбер версияләрендә Bulensii дип аталган халыкның Кара диңгезнең төньяк-көнбатыш яры тирәләрендәге территориядә яшәве күрсәтелә.Dobrev, Petar 2001Fries, Lorenz and Claudius Ptolemy. Tabula IX. Europae. In: Servetus, Michael. Opus Geographiae. Lyon, 1535.Germanus, Nikolaus and Claudius Ptolemy. Geographia . Ulm: Lienhart Holle, 1482. (fragment) Шул ук чорда бу территорияләрдә болгарлар исемле кабиләнең яшәве әрмән тарихчы Мовсес Хоренаци'дан (рус.) калган чыганаклардан да билгеле (III—IV гасыр чигенә кадәр яшәгән историограф Мар Абас Катина (рус.) эшләренә нигезләнеп язылган)Моисей Хоренский. История Армении, кн. II, 9.

Болгарларның барлыгы турында иң борынгы язу — 354 елгы аноним латин телле хронограф (рус.): Кара диңгез һәм Каспий тирәсендә яшәүче халыклар һәм кабиләләр исемлегенең иң төбендә болгарлар (Vulgares) күрсәтеләChronographus anni 354. Cap. XV. Liber generationis. Monumenta Germaniae Historia. Auctor. Antiquissimi, t. Х1, р. 105..

Тарихи чыганакларда болгарлар турында соңгырак мәгълүмат Һун империясе таркалуыннан гына пәйда була. Бу вәзгыять болгарлар һуннар дип аталган кабиләләр берләшмәсенә кергән дип уйларга нигез бирә.

Болгарлар һәм һуннар :ru:Захарий Ритор үзенең «Чиркәү тарихы» хезмәтендә (VI гасыр уртасы) Каспий диңгезе тирәсендә Кавказдан төньяккарак яшәүче барлык кабиләләрне (алар арасына «бургар» дигән кертеп) һуннар дип билгели. Шул ук арада :ru:Иордан (историк) болгар һәм һуннарны аера, аларның VI гасыр уртасында урнашуларын шулай тасвирлый (русча):

«Далее за ними [ акацирами ] тянутся над Понтийским морем места расселения булгар, которых весьма прославили несчастья, [совершившиеся] по грехам нашим. А там и гунны, как плодовитейшая поросль из всех самых сильных племен…»Иордан, «Гетика», 36.

Болгарлар кабиләләре Һуннарның империясе, Византия империясе, аварларның каһанлыгы, төрки чыгышлы хәзәрләрнең Хәзәр каһанлыгы дәүләтләре чикләрендә яши бирә, бер ил зәгыйфьләнә барганда үз башларын күтәреп торалар.

Бөек Болгар дәүләтенең нигезләнүе һәм яшәеше 6 гасыр азагында-7 гасыр башында Константинопольда урнашкан 20px Византия империясе императоры Ираклий I нең (ингл.) сараенда тәрбия алган һәм укыган болгарларның Дуло нәселеннән Кубрат исемле шәхесе, болгарларның башлыгы булгач — аның акыллы сәясәте белән бәйле.

Бөек Болгар 632 елда төзелеп, 668 елда хәзәрләр басымы астында таркала. Башкаласы Фанагориядә урнашкан иде.

Бөек Болгар варислары

Риваятьтә Кубратның үлеменнән соң балалары арасында бердәмлек булмау сәбәпле ул булдырган мөстәкыйль дәүләте таркала, соңыннан күршедәге төркиләрнең Хәзәр каһанлыгы дәүләтенең басымы астында юкка чыга. Тарихта балалары күп булуы билгеле, ләкин бишесенең генә исемнәре сакланган — Батбай, Котраг, Аспарух, Кубер һәм Әлчек.

Кубрат ханның өлкән улы Батбай Төньяк Кавказда үз җирләрендә торып калган һәм хәзәрләргә буйсынган. Хәзәр каһанлыгы өлеше буларак, болгарларның бу токымнары 9 гасырда яһүдилекне кабул итәләр. Тора-бара аның җитәкчелегендәге болгарлар, ягъни кубан болгарлары, «кара болгарлар» дип атала башлаганнар. Бүген алар белән хәзерге карачайлар (карачалылар) һәм балкар халыкларын бәйлиләр. Аспарух онагурлар кабиләсе белән көнбатышка таба күченеп киткән: башта Дунай елгасы тамагына барып утырган, монда аңа элегрәк аерылып киткән болгар кабиләләре—кутригурлар һәм бу якларга күптән түгелрәк төпләнгән славяннар килеп кушылганнар. Болгарларның куәтле сугышчан оешмасы славяннарны да үз эченә алган, һәм алар тиздән, куәтле берлеккә тупланып, Византиянең 50 меңле гаскәрен, ягъни шул чордагы иң зур даими армияне тар-мар иткәннәр. Бу хәл 679 елда булган, ике елдан соң, 681 елда, көнбатышта яңа болгар дәүләте—башкаласы Плиска шәһәре булган Дунай Болгариясе (шулай ук Беренче Болгар патшалыгы буларак билгеле) барлыкка килгән. Котраглар кабиләсеннән Котраг дип йөртелгән өченче улы җитәкчелегендәге төркеме Кубрат үлгәннән соң Дон елгасының уң ярлары тирәсенә күченә, буена китеп, Идел буе Болгары дәүләтенә нигез сала. Ләкин фәндә андый ханзадәнең булмавы, ә котраглар кабиләсе генә яшәве турында да әйтелә. Шуның өстенә, археологик тикшеренүләр күрсәткәнчә, Татарстан якларына болгарлар VII гасыр уртасындагы ук килеп чыкмаганнар әле. Азак буенда һәм шул тирә төбәкләрдә калган болгарлар хәзәр кабиләләре союзына кергәннәр һәм алар белән, аерата аланнар белән берлектә, югарыда әйтелгән Салты-Маяк археологик культурасын барлыкка китергәннәр һәм VIII йөз азагына тикле диярлек шунда яшәгәннәр. Әлчек белән Кубер җитәкләгән төркемнәр аварлар яшәгән Паннониягә (үзәк Европа, бүгенге тирәсе) китәләр. Кубер төркеме нигезләнү чорында Авар каһанлыгы тарихында эз калдыра, соңрак Византия империясе тарафына чыгып бүгенге җирләрендә урнаша. Әлчек төркеме Авар каһанлыгында җитәкчелек өчен көрәштә катнашуы, соңыннан франклар арасында сыену таләп итә, нәтиҗәдә га качып Равенна шәһәре тирәсендә урнашырга мәҗбүр була.

Болгарлар Идел буена күчеп, бу тирәләрдә дәүләтен 7 гасыр азагында-8 гасыр башында булдырганнары уйланыла. Башта Хәзәр каһанлыгына бәйлелектә яшәгән дәүләт, соңгысының X гасырның 60 нчы елларда юкка чыгу сәбәпле тулы бәйсезлеккә ирешә. «18. Вниз по реке Волге, древние болгары, наполняли весь уезд Казанский и Сибирский. Сии наиболее язык татарским испортили. Ныне же по принятии крещения весьма их мало остается, ибо многие, не желая креститься, перешли к башкирам и в другие уезды поселились.»:ru:В. Н. Татищев. История Российская. Часть I. Глава 22. Оставшиеся сарматы.. «Потомки болгар, составляющих значительную часть населения Среднего Поволжья, по иронии судьбы называются именем "татары, а их язык "татарским", хотя это не более, чем камуфляж».Л.Н.Гумилёв. "Корни нашего родства". Известия, 13.04.1988.

Җәмгыять thumb|left|300px|Протоболгарларның җирләнү урыннары

Украина далаларында табылган археологик материал борынгы болгарларның мәдәнияте — ел фасылларына карап үз хайваннары өчен ашау өзләп күчүче Үзәк Азия күчмә халыкларына хас булуын күрсәтә. VII гасырдан башлап исә алар урнаша башлыйлар — үсемлекләр чәчү, тимерчелек, төзүчелек һәм агач эшкәртү һөнәрләрне үзләштерәләр.

Җәмгыять төзелеше

Болгарларның билгеләнгән клан системалары була, җитәкчелек нәсел буенча тапшырыла. Хәрби аристократия вәкилләре boyil (:en:boyar) титулын йөртә. Түбәнрәк хәрби җитәкчеләр титулы — bagain була. Өстәмә буларак, дәрәҗәле затлар кече һәм олы боярларга бүленә. Соңгыларыннан торган Олы Боярлар Шурасы хан җитәкчелегендә җыелып, дәүләт өчен әһәммиятле карарларны кабул иткәннәр. Шундыйларның саннары алты белән ун ике арасында булган — ханнан соң ике иң тәэсирле шәхес (ичиргу бойил һәм кавхан, ягъни вице-хан) кергән. Соңгы ике пост нәсел буенча тапшырылмаган, административ кына булган. Боярлар шулай ук эчке һәм тышкыларга бүленгән, аларның башкала эчендә яки тышында яшәү буенча аерылган дип санала. Ханзадәгә канартикин статусы бирелгән. Болгар дворяннары тарафыннан кулланылган башка түбәрнәк статуслары арасында бойила таркан (ханның икенче улы дип уйланыла), кана бойила колобур (төп рухани), боритаркан (шәһәр башлыгы).